+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2008, 02:00

“Авылымны шәһәргә алыштырмыйм”

Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаганнан соң туган авылында үзенә урын таба алмагач, Салават авыл артында күз күремедәй янәшә урнашкан Уфага китә. Башкала тормышына күнегә алмыйча, янә Сәвәләйгә кайта. Өч ел дигәндә хуҗалыкның баш ветеринария врачы вазыйфасына кадәр күтәрелә. Яшь белгеч өчен иң зур ышаныч һәм бәхет түгелмени бу?!


Менә аның үз йорты бар. Ихата-кура әлегә буш. Мәһабәт өй ышыгында бәләкәй генә булып калган мунча тора. Салават алдагы яздан гараж белән сарай төзүгә тотынмакчы.
Салават Баязитов — районда “2010 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль программасы кысаларында субсидия алып, йорт салучы белгечләрнең берсе.
— Бу программа бик отышлы булып чыкты. Яшь белгеч буларак, 150 мең сум кредит бирделәр. Шуның 65 меңе субсидия рәвешендә бушлай бирелсә, калганын кредит буларак түләячәкмен. Һәр кварталга бер тапкыр 3,5 мең сум түләп барам. Кредит ун елга исәпләнгән. Әгәр авылга кайтырга теләк белдерүче яшь белгечләр бу программаның асылын аңласа, минемчә, авыл хуҗалыгы һөнәр ияләренә ихтыяҗ кичермәс иде, — ди Салават.
“Башкортстан” җәмгыятенең икътисады тотрыклы. Аның директоры Фәһим Ямаев та киләчәкне уйлап фикер йөртүче җитәкче.
— Бу урамдагы йортларда ике-өч елдан яшьлек дәрте ташып торучы гаиләләр яшәячәк. Арткы басудан да 50 гектар җирне төзелешкә бирергә уйладык. Тиздән безнең хуҗалыкка агроном, зоотехник, инженер-электрик, икътисадчылар таләп ителәчәк. Өлкәннәрне лаеклы ялга озатачакбыз. Бу урамга яшьләр хуҗа булуы аеруча куанычлы, — ди җәмгыять җитәкчесе.
Салаватның муллыкка аваздаш август аенда өйләнүе дә ниндидер бәрәкәтлеккә юрый кебек. Тормыш иптәше Альбина да Сәвәләй кызы. Гомум мәйданы 68 квадрат метр булган йортта яшь хуҗабикә үзен бик ышанычлы тота. Чөнки яшьләрнең үз “оя”лары бар, алар шушы җиргә үзләре хуҗа. Ә бит авылда җирсез генә түгел, эшсез йөрүче яшьләр дә байтак. Шуларның бишесе — Салават кебек үк аграр университет тәмамлап кайткан егетләр. Әмма, ни өчендер, авылда эшләргә теләкләре күренми.
— Айлык эш хакы тугыз мең сумнан ким чыкмый. Мондый акчаны Уфада да сирәк түлиләр хәзер. Хуҗалыкларның мөмкинлеге булганда яшьләрнең туган авылларында эшкә урнашып калуын теләр идем. Мин авылымны шәһәргә беркайчан да алыштырмаячакмын. Үзегез күреп торасыз, хөкүмәт тә ярдәм иткәч, яшьләргә өй күтәрү җиңелрәк, — ди Салават.

Олег Төхвәтуллин.
Кырмыскалы районы.

“Башкортстан” җәмгыяте биш йорт салырга әзерлек эшләре алып бара. Хуҗалык җитәкчесе, аларны төзүгә караганда, урын өчен проект документациясе артыннан йөрү мәшәкатьлерәк, ди. Яңа урам өчен җир алырга гына документ әзерләү 350 мең сумга төшә. Әлбәттә, җирнең бәясе дә бәләкәй түгел. Кабак авылында, мәсәлән, 15 сутыйның бәясе бер миллион сумга җитә. Димәк, авылда да хаклар күтәрелә башлаганчы җәмгыятькә йортлар салып өлгерү мөһим.

Читайте нас: