Кем соң ул Алевтина Берани? Шәһәр, республика күләмендә генә түгел, регионара конкурста җиңүчеләр нинди үзенчәлекләре белән аерыла? Шушы һәм башка сораулар мине Салаватның Ленин урамындагы йортларның берсендә урнашкан, ике залда берьюлы 70 кеше туклана алган заманча кафега алып килде.
— Мин үзем Салават кызы, һөнәрем буенча психолог, — дип сүз башлады Алевтина Анатольевна. – Бу җиңү иң элек тормыш иптәшем Лятив Хәлил улының ата-бабадан мирас булып калган шөгыле — аш-су остасы булу нәтиҗәсе.
Малтабарларның исем-фамилияләре генә төрле түгел, тормыш юллары да үзенчәлекле. Лятивның туган иле — Югославия, милләте — албан, һөнәре — профессиональ пешекче-бизнесмен. Ул Балкан илләре халыклары телләрен һәм аларның аш-су әзерләү серләрен яхшы белә.
— Гафу итегез, шәһәрдә ашарга пешерә, дөресрәге, тәмле фирма блюдолары әзерли белмиләр,— ди ул, сүзне шаяруга борып. Шуңа да, тормыш иптәше белән алар 2008 ел башында шәһәр уртасында “Югославия” кафесы ачып җибәрә. Ниятләре яңа суелган тана итеннән әзерләнә торган Балкан илләре халыклары кухнясы белән салаватлыларны таң калдыру. Лятив Хәлил улы әйтүенчә, “Шато Брион”, “Стэйк” кебек телеңне йотарлык ризыклар бары тик яшь тана итеннән әзерләнә. Шунысы да бар, үз предприятиесенең имиджын күтәрү максатында Берани Югославиянең булдыклы шеф-поварларының берсе, 25 ел милли ризыклар әзерләүче Бесим Рахманины да үзе белән Салаватка алып килгән.
Кафеда эшләүчеләр белдерүенчә, биредә бер тапкыр кунак булган кеше затлы ашамлыклар белән һәрчак монда сыйлана, ял итә. Салават предприятиеләренә командировкага килгән чит ил белгечләре дә, башлыча, “Югославия” кафесында туклана.
Минҗан Зарипов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.Уфада аш-су әзерләү, кулинария һәм туклану хезмәте күрсәтү буенча “Кунакчыллык индустриясе” дип аталган V төбәкара күргәзмә-конкурс булып үтте. Анда Башкортстан малтабарларыннан тыш, ашханә, кибет, ресторан, кафелар тотучы бизнесменнар — барлыгы 60 коллектив туклану хезмәте күрсәтү буенча көч сынашты.
Махсуслаштырылган күргәзмә-конкурста Салават шәһәреннән бердәнбер коллектив җитәкчесе Алевтина Берани булган “Югославия” кафесы аш-су осталары катнашты. Кунакчыллык индустриясе вәкилләре буларак, алар абруйлы жюри һәм клиентлар алдында фирма ашамлыклары әзерләүнең кайбер серләре белән таныштырды, хезмәтләндерү өлкәсендә үз осталыгын күрсәтте. Нәтиҗәдә салаватлылар “Кунакчыллык индустриясе”нең алтын брэндына лаек булды. Аларга “Иң яхшы сыйфатлы ризык өчен” һәм “Туклану өлкәсендә өлгеле хезмәтләндерү сәясәте өчен” дигән номинацияләрдә жиңүче исеме, махсус сертификат, кубок һәм медальләр тапшырылды.