+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2008, 02:00

“Цавт танэм”

“...Илдә фаҗигаләр бигрәк күбәйде. Төрлесе. Әле мин шуны уйлыйм: Ходай каһәре бу. Ни өчен? Ялганлык, икейөзлелек, хаинлык, мөртәтлек күбәйде. Ходай шуңа рәнҗи. Сабырлыгы беткәч, җәза җибәрә — җир тетрәүләр, янгыннар, ташкыннар — һәммәсе дә шул аркада”.Мостай Кәримнең көндәлегендә 1995 елның 7 июнендә шулай дип язылган. Шагыйрьнең хисләре аек акылдан өстен чыккан мәл булгандыр инде. 1988 елның 7 декабрендә Әрмәнстанны хәрабәләргә әверелдергән җир тетрәүне дә язмыш каһәре дип бәһаләргә булыр иде, ләкин әрмән туганнарның Ходай алдында ул кадәр нинди гаебе булсын? Бу төбәк, борынгы бу халык меңнәрчә ел буена болай да ис-акыл җитмәслек җәфалар кичергән. Урыс шагыйре Осип Мандельштам Әрмәнстанны “Сызланулардан иңрәүче ташлар дәүләте” дип атаган. Шушы көннәрдә Әрмәнстанга, димәк, Советлар иленә, тоташ дөньяга килгән олы казага егерме ел тула. Тетрәүдән соң рәхимсез язмыш илләребезне бүлгәләсә дә, халыкларның йөрәген урталай ярып булмый икән. Без әле дә бергә, хәтернең кадерлесе дә, каһәрлесе дә уртак.


Дөнья картасында бармак эзе зурлык кына бу Кавказга ни булды? Җир өстендәге халыклар да инде ничәмә гасыр тынгы таба алмый, җир астында да гүя тәмуг казаннары кайнап кына тора. Шекспирның: “Кавказ — җирнең каты учындагы утлы күмер ул”, — дип әйтүе дөрескә чыга микән ни?

1. Җәһәннәмдә купкан давыл

“Таяктан курыккан эт сыман, җир чинап җибәрде,
гүли башлады. Кырык үгез сөйрәткән сабан астына салгандай
җир ярылып, кабарып китте! Томан һәм тузан болыты күкне дә,
җирне дә каплады һәм шушы томан тәүлек
буена да тарала алмады”.
(Әрмән халкының “Давид Сасунский” эпосыннан).

1988 елның 7 декабрендә КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Михаил Горбачев Берләшкән Милләтләр Оешмасы залында Көнбатыш белән социалистик лагерь илләре арасындагы киеренкелекне киметү программасы белән чыгыш ясый иде. Нәкъ шул сәгатьләрдә СССРның көньяк-көнбатыш өлеше — Әрмәнстанда, гаять көчле җир тетрәү булды. Аның көчен приборлар, Рихтер шкаласы буенча җиде балл дип билгеләде. Очраклы гына туры килгәндер, әлбәттә, ләкин Әрмәнстан шәһәрләре һәм авыллары хәрабәләргә әверелгән мәлдә Төркмәнстан башкаласы Ашхабадта сейсмологларның кырык ел элек җир тетрәүдән шушы шәһәрнең җимерелүенә багышланган Бөтенсоюз киңәшмәсе үткән икән. Ашхабад сейсмик станциясе Әрмәнстандагы җир тетрәүне теркәгәч, сейсмограммаларны утырышлар залында ук караганнар.
Егерме ел элек Әрмәнстан җир тетрәүдән җимерелгәч, аңа ярдәмгә бөтен зур илебез, гамәлдә бар дөнья ашыкты. “Әрмәнстан!” дип сызланып килүчеләрнең иң алдында Башкортстан коткаручылары, төзүчеләре, табиблары, транспортчылары булгандыр. Якташларыбыз ул заманда хәрабәләрдән Ленинакан белән Спитак шәһәрләрен күтәргән, Кировакан белән Степанаван шәһәрләрендә торак кварталлары төзегән.
Җәһәннәмнән килгән каһәрле көч Әрмәнстан, Әзербайҗан белән Грузиянең дистәләрчә шәһәр-авылларын дер селкеткән. Казага кадәр 16 мең кеше яшәгән Спитак, тетрәүнең үзәгенә якын туры килгәнлектән, җир йөзеннән юкка чыккан. Әрмәнстанда Ереваннан кала икенче саналган Ленинакан (хәзер аны Гюмри дип йөртәләр) торак фондының 80 проценттан күбрәген югалткан. Кировакан (хәзер — Ванадзор) шәһәрендә торакның яртысы җимерелгән. Гомумән, җир тетрәү Әрмәнстанны сәнәгать потенциалының кырык процентыннан яздырган. Тугыз миллион квадрат метр чамасы торак зыян күргән. Аяусыз табигать 210 мең укучы йөрерлек мәктәпләрне, 42 мең сабый тәрбияләнерлек бакчаларны, 416 сәламәтлек саклау объектын, 2 театрны, 14 музейны, 391 китапханәне, 42 кинотеатрны, 349 клуб һәм мәдәният йортын кыйраткан. Янә 600 чакрым автомобиль, 10 чакрым тимер юлы йөрерлек хәлдән чыккан, 230 сәнәгать предприятиесе җимерелгән.
Менә шундый хәсрәтле статистика. Ә адәм баласының кыелган гомерләрен нәрсә белән үлчәп була? Рәсми мәгълүматлар буенча, һәлак булучылар саны 25 меңгә җиткән, халык исә корбаннарны ике тапкыр күбрәк, дип раслый. Моннан тыш, 17 мең кеше җәрәхәт алган, 530 мең кеше йорт-җирсез калган.
Әрмәнстанда көчле җир тетрәүләр 1679, 1827, 1840, 1926, 1931 елларда да булган икән. Шушы хәлне белә торып та, 1988 елгы каза территориясе сейсмик җәһәттән хәвефле урын исемлегенә кертелмәгән.
Галим-сейсмологлар да үзенчә исәпли: җир тетрәгән мәлдә Хиросима өстенә ташланган атом бомбасыннан ун тапкырга көчлерәк энергия хәрәкәткә килгән. Тетрәү дулкыны Җир шарын урап чыккан һәм Европадагы, Азиядәге, Америка һәм Австралиядәге сейсмографлар тарафыннан теркәлгән. Бүген нәрсә дип кенә сөйләмик, Советлар Союзы халыклары аңына милләтләрнең туганлыгы, бер-беренә ярдәмчеллеге, ихлас күршелек тойгысы нык сеңдерелгән иде. СССР Оборона министрлыгының хәрби-ялан хирургларын алган, дарулар төягән тәүге самолеты Мәскәүнең Внуково аэродромыннан җир тетрәү турында хәбәр булгач ук күтәрелә. Хәрби табиблар Ереванда вертолетка күчеп утыра да, ике сәгать үтүгә Ленинаканга килеп төшә. Төн уртасы, тирә-якта дөм караңгы. Шаулап торган шәһәр кайда? Аның йортлары, урамнары, мәйданнары, скверлары кайда югалган? Шәһәрдә электр уты юк. Йортлар урынында кызыл туфтан, кирпеч-штукатуркадан, бетоннан, пыяладан, мебель калдыкларыннан хасыйл булган курганнар гына өелеп ята. Һәр тарафтан ишетелгән тавышлар, ыңгырашулар бәгырьне телә. Кесә фонарьлары белән яктыртып, ирләр әлеге курганнарга үрмәли, хатыннарының, балаларының, туганнарының исемнәрен кычкырып, җавап ишетергә өметләнә.
Әрмәнстанның Спитакка җир тетрәүнең беренче сәгатьләрендә үк килеп җиткән җитәкчеләренең берсе болай дип хәбәр иткән: “Өч көн эчендә хәрабәләр астыннан тере калган 1700 кеше коткарылды, ә инде ике меңнән күбрәк якташыбызны кабат күрергә язмас. Эшче көчләргә мохтаҗлык юк: республиканың һәм илнең төрле тарафларыннан ярдәмгә килүчеләр күп. Ләкин әлегә техника, бигрәк тә куәтле күтәргеч краннар җитешми...”
Соңлап килгән акыл белән шуны да аңладык: Спитак, Гюмри, Ванадзор шәһәрләрендә яңа объектлар күтәрелгәндә сейсмик җәһәттән хәвефсезлеккә кул селтәгәннәр. Төзелешнең сыйфаты начар булган, аны башлардан алда грунт хәле җентекләп тикшерелмәгән.
Каза күргән республикага ярдәмгә Советлар Союзының төрле почмакларыннан коткаручылар, табиблар, төзүчеләр, авиаторлар, тимер юлчылар, хәрби хезмәткәрләр ашыккан. Әрмән халкының кайгысын уртаклашкан, авыр мәлләрдә аның янында булган һәркем олы рәхмәткә лаек.
Әрмәнстан өстенә төшкән афәт турында хәбәр бөтен дөньяны тетрәндергән. Фаҗиганең тәүге сәгатьләреннән үк республика ярдәм күрсәтү турында һәр тарафтан тәкъдимнәргә күмелгән. Әрмәнстанга бөтен кыйтгалардан 111 дәүләт, халыкара һәм төбәк оешмасы ярдәм кулы сузган. Алар — хөкүмәт, җәмәгать, хатын-кызлар, яшьләр, дини, хәйрия оешмалары, БМО учреждениеләре һәм аерым гражданнар, чит илләрдәге ватандашларыбыз һәм Әрмән чиркәвенең чит илләрдәге епархияләре. Кайгы уртаклашу һәм миһербанлылык сәяси капма-каршылыкларны да җиңә алган. Әрмәнстанга хәтта ул чак Советлар Союзы белән дипломатик мөнәсәбәтләре булмаган Израиль, Көньяк Корея, Чили, Көньяк Африка Республикасы да ярдәмгә килгән.
Шушы фаҗигале көннәрдә тоташ дәүләт механизмының никадәр көйле эшли алуы ачык күренгән. Һәлакәт зонасында башкарылган бөтен нәрсәдә СССРның гаять зур инфраструктурасының куәте чагылган. Совет дәүләтенең ресурслары һәм көче кечкенә генә урынга тиз арада туплана алган. Эшче көчләр, транспорт, машиналар һәм механизмнар, ягулык һәм азык-төлек каза урынына юнәлтелгән. Илнең төрле төбәкләрендәге йөзләрчә заводлар үз продукциясен Әрмәнстанга озата башлаган. Төзелеш комплексының резервлары да шушында бирелгән. Республикага коткару һәм тергезү отрядлары, куәтле төзелеш техникасы, вагончыклар, күчмә электр станцияләре килгән. Җир тетрәүләрдән соңгы тәүге көннәрдә үк республикага меңнәрчә палаткалар, җылы тирмәләр, җыелма өйләр төяп озатылган. Вакытлыча яшәгән урыннарда җылыту өчен күчмә казаннар, дизель ягулыгы, бензин бүленгән. Кышкы кием дә онытылмаган. 20 декабрьгә үк каза күргән районнарда меңнән артык кран, 1600дән күбрәк автомашина, 350 бульдозер эшләгән. Шушы вакытка төрле йөк төяп меңнән артык самолет рейсы ясалган, 31 мең тимер юл вагоны килгән, йөк автомашиналары 8 мең рейс ясаган.
Ленинакан шәһәренә Америкадан сейсмология һәм сейсмик җәһәттән чыдамлы төзелеш буенча белгечләр төркеме килгәч, алар хәйран калган —башнялы йөзләрчә кран офыкка кадәр сузылган. Американнар әйтүенчә, бу кадәр колачлы төзелеш эшләрен алар беркайда да, һичкайчан да күргәне булмаган икән.
Җир тетрәүдән зыян күргәннәргә зур ярдәмне армия, гражданнар оборонасы һәм эчке гаскәрләр яугирләре күрсәткән. Егерме мең солдат һәм офицер, өч мең берәмлек хәрби техника, меңнәрчә палатка, 200 поход кухнясы, күчмә икмәк заводлары — хәрбиләрнең ярдәме, әлбәттә, моның белән генә чикләнмәгән.
Табиблар өстенә төшкән җаваплылык аеруча авыр булган. Ул чактагы сәламәтлек саклау министры Евгений Чазов җитәкчелегендә республикага квалификацияле 500 хирург, травматолог, нейрохирург һәм инфекционист килгән.
Кыскасы, Әрмәнстанда башкарылган эшнең колачына тиңдәш юк. 1989 елның җәенә төзелеш, төзекләндерү һәм ремонт эшләрендә 15 меңнән күбрәк кеше эшләгән. Урындагы халык күргән зыянны каплау өчен хөкүмәт ике миллиард сум акча бүлгән. Ул заманда бу зур сумма иде.
Җир шары тыныч түгел. Аның йә бер, йә икенче ягында табигать казалары булып тора. Русия мондый вакытта һичкайчан битараф калмый. Гомумән, бәла килсә, кешеләр аны күмәкләп күтәрергә тырыша, димәк, халыклар барыбер бергә булачак.
2. Дус кулының җылысы
“Күккә дә очар — яхшылык,
Суга да батмас — яхшылык,
Утта да янмас — яхшылык,
Телдән дә төшмәс — яхшылык.
Бары эшкә баш булыр,
Үзеңә дә, кешегә
Мәңге яшәр аш булыр”.
(“Урал батыр” эпосыннан).

Җир тетрәп үткән төннең иртәсенә үк Кавказдан ерактагы Башкортстанда казадан зыян күргәннәргә ашыгыч ярдәм итү буенча тәкъдимнәр әзерләү комиссиясе булдырылган. Янә бер көннән БАССР Министрлар Советының “Җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерүдә Әрмәнстан ССРына ашыгыч ярдәм чаралары турында” карары чыккан. Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары Алексей Харлов җитәкчелегендә штаб оештырылган.
Миңа төзелеш коллективларын ашыгыч рәвештә Әрмәнстанга җибәрү эше белән турыдан-туры шөгыльләнгән кеше — “Башстрой” берләшмәсе начальнигының беренче урынбасары Юрий Яковлевич Бобылев белән ул көннәрне күп тапкырлар хәтергә алырга туры килде. Аның ярдәме белән мин югарыда телгә алынган штаб әгъзалары, Әрмәнстанга барып кайткан коткаручылар, төзүчеләр, монтажчылар, транспорт хезмәткәрләре, табиблар белән очраша алдым. Бәхеткә, аларның байтагы исән-сау, кайберләре хәтта әле булса актив эшләп йөри. Ике дистә ел гомер үтсә дә, Әрмәнстандагы хәсрәт йотып, туганнарның казасын уртаклашып йөргән көннәр, айлар бүгенгедәй күз алдында.
Әрмәнстан хәлләре турында язарга әзерләнеп йөргәндә Мәскәүдән күптәнге танышым, безнең якташ, РСФСР Госстрое рәисенең элекке урынбасары, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Лев Хихлуха килеп төште. Кайчандыр куе кара сакалы көмешләнгән булса да, данлыклы архитектор бирешмәгән, элеккечә көләч йөз, итагатьле мөгамәлә. Әлбәттә, сүз үзеннән-үзе Әрмәнстанга күчте.
— Тәү мәртәбә мин Ленинаканга 1989 елның гыйнварында килдем. Шәһәрдә күргәннәрем башка суккан кебек тәэсир итте, әйтерсең, аның аша сугыш гарасаты үткән, — дип башлады хәтерләүләрен Лев Хихлуха. — Һәр урамда йорт урынына — хәрабә, менә-менә аварга торган диварлар. Гыйнвар җитсә дә, гаип булган кешеләрне һаман эзлиләр, җимереклекләрне тазартып, төзелеш өчен урын әзерлиләр. Юк, тетрәү көче җиде балл гына булмагандыр, кимендә ун балл булырга тиеш. Дистәләрчә мең кешенең башына җиткән каһәрле баллар! Комитет штабына илтүче юл үзе бер газап: корбаннарны җирләүгә әзерләнгән табутлар тау итеп өелгән. Ләкин хискә бирелеп утырырга вакыт юк, эш башларга кирәк, чөнки төзүчеләр отрядлары килүен дәвам итә.
Шуны да әйтим: бер катлы аерым йортлар имин калган. Димәк, техник таләпләрне үтәп, үзләре өчен төзегәннәр. Борынгы осталарның эшенә дә сокланмый мөмкин түгел. Дистәләрчә гасыр элек төзелгән таш храмнар, монастырьлар, сарайлар тетрәүдән кымшанмаган да.
— Шәһәр кешеләре җимерелеп төшмәгән йортларга техник тикшеренү үткәргәнне ифрат дикъкать белән күзәтеп торды, — дип дәвам итә Лев Васильевич. — Һәркемнең үз төягендә каласы килә бит инде. Урындагы властьлар исә бу мәсьәләне хәл итүне үз өстенә алмый, кешеләрне безгә җибәрә. Кайгыдан акылын җую чигенә җиткән кешеләргә җимерелүе ихтимал булган йортларга кайтуның никадәр куркыныч икәнен аңлату авыр эш.
Башкортстан белән Әрмәнстан бер үк хәстәрлекләр белән яши. “Башстрой” берләшмәсе теләк белдергән төзүчеләрнең отрядын җир тетрәүнең икенче көнендә үк туплый башлый. Аңа җитәкчелек итү “Строймеханизация” трестының баш инженеры Владимир Кузьмич Разинков белән 2нче механикалаштыру идарәсенең баш инженеры Карнук Манукович Гарибянга йөкләтелә. Әйткәндәй, язмышын малай чагыннан Башкортстан белән бәйләгән әрмән Карнук гарибянның гомер юлы — үзе бер тарих. Җимерелгән Ленинаканда хәсрәтле бер ай вахта үткәргәннән соң, ике инженер, Уфага гыйнварда гына кайтып кергән.
Әрмәнстандагы олы каза элек бер-берсен белмәгәннәрне дә якынайткан, тормыш агышы үзгәргән, һәркемнең асылы шушы мәлләрдә күренгән. алдына язмыш каты сынаулар куйган кешеләр арытаба ничек яшәү турында уйланган, таяныч эзләгән чакта аны кайчак көтелмәгән урыннан тапкан.
Кинәт ябырылган бәла алдында каушап калу да була торган хәл. Әрмәнстанда да беренче сәгатьләрдә буталчык та, курку да, хәтта акылны югалту да булган. Кешеләрнең дә төрлесе бар: кемдер әҗәл белән якалаша, икенчеләр каушау һәм буталышны шәхси мәнфәгатьләрдә файдаланырга маташа. Әрмәнстан моны да башыннан үткәргән. Урындагы партия, совет органнары, хокук саклау хезмәткәрләре эшнең иң авырын Мәскәүдән, башка шәһәрләрдән килгән кешеләр иңенә салуны хуп күргән. Шәһәр-авылларны, кыйралган инфраструктураны тергезүне тизрәк оештыруга сиксәненче еллар азагында Әрмәнстанда СССРдан ераклашуга юнәлтелгән сәясәт тә аяк салган. Табигатьнең җимергеч көчләренә сәясмәннәрнең җимергеч эшчәнлеге дә өстәлгән. Гюмри, Ванадзор, Спитак шәһәрләре, тармак һәм коммуналь инфрастуктура әле булса тулысынча аякка басмаган. 1988 елда килгән байтак техника, төзелеш материаллары анда Әрмәнстан дәүләт мөстәкыйльлеген игълан иткәч тә торып калса да, башланган эшне яңа властьлар дәвам итә алмаган. Республикада байтак халык әле булса вакытлы торакларда көн күрә.
Башкортстан вәкилләре Әрмәнстанга башнялы һәм автомобиль краннары, һәртөрле техника белән коралланып килгән, “Башстрой”ның Ленинаканда урнашкан төзелеш-монтаж поездында гына меңгә якын кеше эшләгән.
Һәрчактагыча, Башкортстан төзүчеләре үз бурычын намус белән башкарган. Гомумән, барлык дөньяның карашы, кешеләрнең йөрәге Кавказ тавына, кечкенә Әрмәнстанга төбәлгән чактагы гомум дәртне, омтылышны сүз белән генә җиткерү мөмкин түгел.
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим болай дип язган иде:
“...Әрмәнстанга барыбыз өстенә дә кот очарлык каза килде. Кансыраган җирнең иңрәүләре менә ничәмә көн инде ватандашларымның йөрәген телгәли. Хәзер шушы сызланудан да ныграк сызлану юк, һәлак булганнар өчен түгелгән яшьтән дә әчерәк тоз юк, ярдәмгә мохтаҗлар турында хәстәрлектән дә мөһимрәк йомыш юк. Кеше хәленә керү мәртәбә булган вакыт. Аның балкып янган яраларын уч белән каплар өчен йөзләрчә миллион куллар Әрмәнстанга сузылды. Алар арасында мин якташларымның дүрт миллион пар кулын — Башкортстанымның кулларын күрәм. Ул кулларда — куәтле краннар, экскаваторлар рычаглары, авыр автомашиналар руле, хирургик инструментлар, балалар уенчыклары, җылы шәлләр. Күзләрдә — кайгы. Якын кешеләр өчен генә шулай кайгыралар...
Вакыт агышы туктау белми. Көл-күмердән шәһәрләр һәм авыллар янә күтәрелер. Ләкин кеше хәтере ике нәрсәне мәңгелеккә мотлак саклар. Ул — йөрәкләргә югалтулар салган яра һәм — фаҗигале шушы вакытта барлык халык күрсәткән югарылык һәм асыллык”.
Халык шагыйренә өстәп тагын нәрсә әйтеп булыр. Әмма бер кәлимә генә өстисе калган. Бәла ишек шакыгандамы, йә өйгә шатлык килгәндәме, мәҗлестә яки сер уртаклашкандамы, якыннары белән сөйләшкәндә, йә ят кешеләр белән аралашкандамы, әрмәннәр кыска, ләкин гаҗәп тирән мәгънәле ике генә сүз әйтә: “Цавт танэм”. Ул ике сүз сәламәтлек, табыш, бәхет теләү, шулай ук сызлануларыңны алып китәм, кайгыларыңны таратам, аларны үземә алам, дип аңлатыла.
Һәм бу сүз уйнату да түгел. 1989 елның җәендә Башкортстанның Олы Теләк поселогы янында тимер юл фаҗигасе булгач, тәүгеләрдән ярдәмгә әрмән табиблары ашыкты. Махсус самолет 6 тонна йөк, шул исәптән канны алмаштыручы сыекча, янган тәнне төзәтүче дарулар, “ясалма бөер” аппаратлары төяп килде. Һәлакәт корбаннарына ярдәм фондына әрмәннәр йөзләрчә мең сум акча күчерде.
“Цавт танэм...”
Читайте нас: