+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2008, 02:00

Язмыш сынаган, сындыра гына алмаган...

Илеш районында барлыгы 4113 инвалид исәпләнә. Шуларның 2000нән артыгы район инвалидлар җәмгыятендә әгъза булып тора. Барысы да социаль яктан якланган, күбесе тулы канлы тормыш алып бара. Җәмгыять рәисе Фәвис Рәфис улы Гарифуллин да нәкъ шундыйлардан.1991 елның 18 октябрендә булган юл һәлакәте Фәвис Гарифуллинның тормышын икегә: авариягә кадәргегә һәм аннан соңгыга бүлә. Яңа йорт төзү хәстәре белән йөргәндә “КамАЗ” шоферы исерек килеш Фәвиснең мотоциклы өстенә менә. Сул аягы өзелеп, кан эчендә яткан Фәвисне ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып китәләр.


— Ул вакыттагы күңел кичерешләрен сөйләп аңлатырлык түгел, — ди Фәвис Рәфис улы моннан 17 ел элек булган вакыйганы күз алдына китереп. — Сиренәм белән өйләнешүебезгә өч ел тулган көн иде ул. Зур кызыбызга — ике яшь, кечесенә алты ай иде. Тугыз квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә көн күрәбез. Аягым юклыгын белү белән йорт салу уе челпәрәмә килгәндәй тоелды. Башта тик бер уй: ничек тә арытаба яшәргә. Рухым нык булгандырмы, сәламәтлегемме, 25 көндә дәваханәдән чыктым. Дәвалаучы табиб: “Гомердә булмаган хәл. Башкалар 45 көннән дә ким ятмый иде”, — диде. 23 яшемдә култык таякларына таянып өйгә кайтып кердем. Сиренәм елый-елый кочагыма килеп сыенды, зур кызым “әттә” дип, сыңар аягыма килеп сарылды. Шул чакта: “Хатыным, балаларым хакына тешне кысып булса да түзәргә, төшенкелеккә бирелмәскә, сау-сәламәт кешеләрнекедәй тулы канлы тормыш алып барырга”, дип, үз-үземә сүз бирдем. 17 ел буе шул антка тап төшергәнем юк.
Бераз вакыт үткәннән соң Фәвис Уфага барып протез куйдырып кайта, ярты елдан ведомстводан тыш сак хезмәтендә эш башлап җибәрә. Җиргә баскан саен яралары сулкылдап, күзләренә яшь булып эркелсә дә, чәмләнеп эшкә тотына ул. “Мин бит ир кеше. Ә ир кеше мотлак рәвештә яшәү шартлары турында кайгыртырга тиеш”, дип уйлана. Авариядә гаепле кеше 20 мең сум акча белән мунча бурасы да китергәч, күңеле бераз үсеп киткәндәй була.
— Ул кеше сезнең алда гомерлек бурычлы бит. Ярдәм итеп тордымы соң?
— Ярдәм итә буламы соң? Бер авылда яшәгәч, еш күрешергә туры килә. Бәрелә язып узып киткән чакларда исәнләшми дә хәтта. 20 меңгә ул вакытта мотоцикл да алып булмый иде. Акча болганган 1991 елда аның файдасын да күрә алмадык. Авариядән соң дәваханәгә килеп: “Гомер буе уң кулың булырмын”, дигәч, балалары хакына төрмәгә дә утырттырмаган идек. Үзгәрсә дә үзгәрә икән кеше. Ә бит минем гомерлек гарип булып калуымда бер ул гына гаепле, —диде ул ачынып.
Фәвис Рәфис улының IIIнче группа инвалид булуы белән дә күңел килешми. Җир җимертеп эшләп йөргән, сау-сәламәт кешеләрнең кайберләре таныш-белешлек аша II группа инвалидлык алган заманда аның кебек протез аяклыларның III группада йөрүе бөтенләй акылга сыймаслык хәл. Шул хакта сүз кузгаткач, Фәвис Рәфис улы болай дип җавап бирде:
— Табибларга каршы барып булмый бит инде. Аяк бот төбеннән 1-5 сантиметр өзелгән чакта гына II группа бирелү каралган икән. Ә минеке 5 сантиметрдан чак кына күбрәк шул...
Юк, тормышка зарланып утыра торганнардан түгел Фәвис Рәфис улы. Аяксыз калганнан бирле бер көн дә эшсез утырганы юк аның. Сак хезмәтеннән соң “Газсервис”та эшләп ала, анда кыскартылуга эләккәч, 2001дә район инвалидлар җәмгыятенә җитәкче булып килә. “Тырыш, намуслы, һәр эшне җиренә җиткереп башкара”, — диләр аның турында җитәкчеләр. Машина да йөртә ул, ак “Волга”сы 17 ел эчендә алыштырган сигезенче машинасы икән.
Гаиләсеннән дә уңган. Сиренәсе ире өчен өзелеп тора. Язмыш сынауларын бергә күтәрешүче дә, киңәшче дә, ныклы терәк тә ул тормыш иптәше өчен. Аяксыз килеш йорт салып керергә базнат итми Фәвис Рәфис улы. Аның каравы, моннан берничә ел элек Гарифуллиннар үзәктән шәхси йорт сатып алганнар, аңа яхшы ремонт үткәргәннәр, гараж төзегәннәр, быел мунча салу белән мәшгульләр. Абзарларында сугымга өч үгезләре, 25 казлары, 100 тавыклары бар. Иң мөһиме — бу йортта үзара татулык, аңлашу, хөрмәт хөкем сөрә. Шуңа да аларның бар эшләре дә ырамлы бара. Күршеләренең әйтүенә караганда, бу йорттан кешеләрнең өзелгәне дә юк икән. Кемдер киңәшкә, кемдер моң-зарын бушатырга килә аларга.
— Инвалидлар җәмгыятендә сигез ел буена эшләү дәверендә мин шуны аңладым: бу катлам кешеләре, социаль яктан якланган булсалар да, күп очракта бер җылы сүзгә, игътибарга мохтаҗ. Минем янга да алар күбрәк эч серләрен бушатырга, сөйләшергә-аралашырга килә. Безнең бурыч — аларны сау-сәламәт кешеләр кебек үк тулы канлы тормыш алып барырга инандыру. Шушы юнәлештә комплекслы эш алып барабыз. Ел саен инвалидлар көнен зурлап үткәрәбез. Быел да “Хәйрия” айлыгы игълан ителеп, районның бар бюджет, хуҗалык-оешмалар хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек эш хакын безнең җәмгыять исәбенә күчерде. Инвалидлар көне уңаеннан 142 инвалид балага 300 сумлык бүләкләр таратылды. Безнең һәр башлангычны күтәреп алучы, һәрьяклап ярдәм итүче район җитәкчеләренә рәхмәттән башка сүз юк, — ди Фәвис Рәфис улы.
Аксаклап йөрүен, җиргә баскан саен шыгырдап киткән протез тавышын исәпкә алмаганда, Фәвис Рәфис улы сау-сәламәт кешеләрдән бер ягы белән дә аерылмый кебек. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе нәкъ шундый булырга тиеш тә. Чөнки ул язмыш тарафыннан кыерсытылган башка инвалидларга да үрнәк күрсәтүче бит.
Читайте нас: