+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2008, 02:00

Иң игелекле бәйге

4 декабрьдә Башкортстан дәүләт филармониясендә “Яшь гаилә-2008” республика конкурсының Гала-концерты булды. Анда финалга чыккан 8 гаилә арасыннан иң күркәм гаилә билгеләнде.


Гаиләнең мәртәбәсен күтәрү, республиканың милли-мәдәни традицияләрен яңарту һәм тарату, үсеп килүче буынның рухи-әхлакый тәрбиясенә шартлар тудыру һәм, ниһаять, гаиләле булып яшәүнең өстенлекләрен күрсәтү максатыннан оештырылган бу конкурс җәмәгатьчелектә елдан-ел зуррак танылу ала. Аны БРның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты 1998 елдан оештыра. Конкурсны оештыруда, шулай ук, “Башкортостан” телерадиокомпаниясе һәм Республика яшьләренең иҗади башлангычларын тормышка ашыру үзәге өлеш кертә. Конкурста ел саен 250-300 яшь гаилә катнаша.
Финалда Баймак районыннан Тимербулатовлар, Уфа шәһәреннән Аднабаевлар, Яңавылдан Шакировлар, Федоровка районыннан Павловлар, Учалыдан Идрисовлар, Кырмыскалы районыннан Баязитовлар, Уфа районыннан Буланкиннар һәм Стәрлетамактан Гыйльфановлар көч сынашты. Гала-концертта бу гаиләләр нәни балалары белән сәхнәгә чыгып басуга залга шатлыклы бер дулкын җәелде. Әнә нинди сокланып карап туймаслык гаиләләребез бар безнең, дип зал аларны алкышларга күмде.
Соклану хисе Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешевның сүзләрендә дә сизелә иде.
— Гаиләдә мәхәббәт булырга, мәхәббәтле гаиләдә балалар туарга тиеш. Андыйларга дәүләт ярдәме дә оештырыла. Быел яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту өчен 400 миллион сум бүленде, 925 гаилә бу ярдәмне алды да инде, бу узган елгы белән чагыштырганда, күбрәк, — диде ул һәм сәхнәдәгеләргә уңышлар теләп, аларны бәйрәм белән котлады.
Ул республикада берничә ел дәвамында алып барыла торган программага ярашлы, тагын 11 гаиләгә бала туган очракта торак шартларын яхшырту өчен субсидиягә таныклыклар тапшырды. Бер бала туган очракта – 8, ике балага – 12, өч балага 16 квадрат метр мәйданга субсидия бирелә. Шулай итеп кире кайтарылмый торган субсидиянең күләме 50 меңнән 500 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.
Финалга чыккан гаиләләр “Безнең гаиләнең бер көне” һәм балалар “Мин — булачак йолдыз” бәйгеләрендә көч сынашты. Бигрәк тә балалар чыгышлары истә калырлык булды. Нәни Альфред Гыйльфановның башкорт биюен, Камилла Аднабаеваның “Чунга-чанга”, Лев Буланкинның “Мамонтенок” җырларын зал яратып кабул итте. Озакламый жюри җиңүчеләрне дә игълан итте.
“Гаилә традицияләрен саклаучылар” номинациясенең җиңүчеләре итеп Яңавылдан Шакировлар гаиләсе билгеләнде. Федоровкадан Павловлар гаиләсе “Иң гармонияле гаилә” номинациясендә җиңде. “Иң иҗади гаилә” булып Кырмыскалыдан Баязитовлар танылды. Өченче урынны Стәрлетамактан Гыйльфановлар яулады. Икенче урынны Баймактан Тимербулатовлар, Уфаның Калинин районыннан Аднабаевлар бүлеште. Беренче урынга Учалыдан Идрисовлар чыкты.
Ә 2008нче елның иң күркәм яшь гаиләсе дип Уфа районыннан Буланкиннар гаиләсе танылды. Оксана белән Дмитрий – икесе дә музыкантлар. Алар озакламый Миловка поселогындагы яңа йортка күчеп яши башлаячак. Бу йортны алар үз көчләре белән төзи башлаган, яшь гаиләгә дәүләт ярдәме эшне тизләткән. “Иң мөһиме: актив, тәвәккәл булырга кирәк. Намуслы һәм җаваплы булудан курыкмаска кирәк, шулай икән, барысы да җиңелләшә”, диләр алар.
Җиңүчеләрнең барысына да 10 мең сумлык сертификат, кыйммәтле бүләкләр, балаларга йомшак уенчыклар тапшырылды. Кичәне Халит һәм Айнур Фатыйховлар, Милли симфоник оркестр солистлары Светлана һәм Алексей Ворониннар бизәде.
Билгеле, гаилә институтын пособиеләр, субсидияләр белән генә ныгытып булмый. Гәрчә, гаиләдә матди терәк зур роль уйнаса да. Иң башта гаиләнең абруен күтәрү кирәк. Яшьләрне гаилә тормышына бәләкәйдән үк әзерләү мөһим. Статистика мәгълүматлары буенча күп гаиләләр яшь вакытта төзелә: хатын-кызлар – 22, ир-атлар – 24 яшьтә гаилә кора. 70 процент гаиләләр беренче тапкыр төзелә, һәр бишенче гаиләнең бүгенге көнгә бер яки ике баласы бар. Бу конкурс югарыда әйткән гаилә абруен күтәрүгә хезмәт итә. Һәм ул башка бик күп бәйгеләр арасында иң игелеклеседер, мөгаен.


Читайте нас: