+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2008, 02:00

Намусы саф, күңеле керсез…

Кара репрессия еллары корбаны, Башкортстанның тәүге күренекле язучыларының берсе, 15 китап авторы, ике тапкыр “Коммуна” (хәзерге “Кызыл таң”) гәзите баш мөхәррире булып эшләгән ялкынлы революционер һәм актив җәмәгатьче Имай Насыйри (Имаметдин Низаметдин улы Насыйров) тууга 110 ел тулуны якташлары — Стәрлетамак районы Түбәнге һәм Югары Усылы авыллары халкы, мәктәп укучылары, шулай ук район җитәкчелеге, БР Язучылар Союзы вәкилләре истә калырлык матур бәйрәмгә әверелдерде.



Чарада Имай Насыйринең бертуган сеңлесе Шәмсикамалның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче кызы Лена Юлдашбаева, икенче сеңлесе Бәдгылъямалның Салават шәһәрендәге кызы Лена Хөснетдинова, Уфада яшәүче туганнарының берсе Ирина Заманаева, усылыларның хөрмәтле хезмәт ветераннары, туган авылында озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән, Социалистик Хезмәт Герое Рәис ага белән үз гомерен балаларга туган тел байлыгын өләшү, Имай Насыйри иҗадын өйрәнү һәм өйрәтүгә багышлаган Хәҗәр апа Бәһаветдиновалар, башкалар катнашты. Әдипнең йөзьеллыгы уңаеннан 1998 елда мәктәп бинасына урнаштырылган тактаташка чәчәкләр салганнан соң, кунаклар изге урын — Имай Насыйри музеена юлланды һәм андагы экспонатлар белән танышты. Чараны төп оештыручыларның берсе, әлеге юбилей тантанасы алдыннан гына татар телендә басылып чыккан “Йөрәгемдә Имай Насыйри” китабының авторы, язучының өченче буын туганнарының берсе, укытучы-шагыйрә Клара ханым Тукаева архив материалларын өйрәнеп Имай Насыйринең нәсел тамырларын барлый. Үз куллары белән җыйган, төзегән шәҗәрә – мәһабәт ботакларыннан көч-куәт бөркелеп торган нәсел агачын ул тантаналы шартларда музейга тапшырды.
Бәйрәм чаралары арытаба мәктәпнең җыелышлар залында дәвам итте. Укучы балалар бәйрәмчә бизәлгән сәхнәгә бер-бер артлы чыгып, юбиляр якташларының биографиясе, ифрат катлаулы еллардагы тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Аларның чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды.
Имай Насыйринең балалык һәм үсмер еллары Стәрлетамак районы Түбәнге Усылы авылында үтә. Башлангыч белемне дә ул шунда ала. Соңрак Стәрлетамак шәһәрендәге “Шәргыя” мәдрәсәсен тәмамлый. Биредә ул дин сабакларыннан тыш тарих, география, физика, математика фәннәрен дә өйрәнә. Октябрь инкыйлабы яшь егетне ялкынлы революционергә әверелдерә. Кызыл Армия сафында агитатор-оештыручылар әзерләү курсларын тәмамлагач, ул Урал фронты башкорт бригадасының сәяси бүлегендә агитатор буларак контрреволюционерларга каршы көрәштә актив катнаша. 1919 елда Имай Насыйровны Күзәй кантоны милиция бүлеге начальнигы итеп тәгаенлиләр. Тагы да бер елдан — Башкортстан милициясенең сәяси комиссары. 1923 елда Мәскәүдә партия өяз комитеты секретарьләре курсын тәмамлый. 1930 елдан партия өлкә комитетында матбугат эшләре буенча инструктор. 1931 елның маенда Имай Насыйров “Коммуна” бүгенге “Кызыл таң” гәзитенә җитәкчелек итә. Ул мөхәррир булып эшләгән дәвердә гәзиткә актив авторларны, язучыларны җәлеп итә, үзе дә күп яза. Барлык эшчәнлек һәм иҗат дәверендә 15 китап бастырып чыгара. Шагыйрь һәм язучы билгеле революцион үзгәрешләрне, яңа тормыш төзүче совет кешеләрен данлый. 1934 елда башкорт әдәбиятының иң билгеле әсәрләренең берсе — “Күзәй” романы дөнья күрә. Анда коммунистларның башкорт буржуаз милләтчеләренә каршы каты көрәше күрсәтелә. Роман нигезендә реаль шәхесләр һәм автор үзе дә катнашкан Күзәй кантонындагы тарихи вакыйгалар ята. Шул елны Имай Насыйри СССР Язучылар Союзы әгъзасы итеп алына. Ул дәвердәге байтак зыялылар, аек фикерле галимнәр, булдыклы, талантлы башка һөнәр кешеләре кебек, Имай Насыйри дә 1937 еллардагы сәяси репрессиягә эләгә. Шул елның 12 декабрендә аны “Коммуна” гәзите редакциясендә эшләп утырган чагында кулга алалар. Гаепсезлеген исбат итә-итә ул судка кадәре дә өч елга якын төрмәдә интегә. Соңыннан Совет хөкүмәтенә каршы эш алып барган, дип НКВДның аерым киңәшмәсе 1940 елның 28 сентябрендә аны 8 елга иректән мәхрүм итә.
Коммунизм идеалларына бөтен күңеле белән бирелгән, партиягә, халкына фидакарь хезмәт иткән бер гаепсез шәхескә “халык дошманы” дигән исем тагыла. Тормыш иптәше Бәдәр белән кызы Венерага Свердловск өлкәсенең Тавда бистәсендәге “таш капчыктан” җибәргән хатында ул урман кисү эшендәге коточкыч авыр шартлар, ачлыктан интегүе турында хәбәр итә. Соңгы йөрәк әрнеткеч хатларының берсендә ул: “Бәдәр кадерлем, бер калын дәфтәр, язу кирәк-яраклары һәм посылка белән кулдан килгәнчә ашамлык җибәр. Черек бәрәңгеңне дә ташлама, миңа сал”, дип, ачтан өзгәләнеп яза.
Төрмәдә биш ел газапланганнан соң, 1942 елның 29 мартында Имай Насыйринең гомере өзелә. Уралдагы Тавда төрмәсендә ул 44 яшендә дөнья куя. Дөрес, соңлап булса да, хаклык өскә чыга, ул аклана...
— Яраткан язучыбыз моннан йөз ел элек ялан тәпи йөгереп йөргән сукмакларда бүгенге бәхетле балаларның шат авызларын ишетәбез. Биредә эш сөюче, тырыш, матур кешеләр яши. Алар үзләренең күренекле якташлары исеменә тап төшерми. Имай Насыйринең якты истәлеге һәрчак безнең күңелләрдә, — диде Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы урынбасары Люция Шәяхмәтова бәйрәм чарасында.
Шулай ук бүгенге билгеле каләм осталары, Язучылар Союзының Стәрлетамак бүлеге җитәкчесе Кәбир Акбашев, шагыйрәләр Зөбәрҗәт Янбирдина, Зимфира Муллагалиева, Стәрлетамак районының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Эльвира Имангулова, Имай Насыйри нәселенә моннан 45 ел элек килен булып төшкән, 35 ел Усылы фермасында савучы булып эшләп, хаклы ялга чыккан, шигъри җанлы Мөнирә ханым Насыйрова, мәктәп директоры Марат Хисмәтуллин, аның урынбасары Венера Гыйльманова, татар теле укытучысы Раушания Гобәйдуллина һәм башкалар үз чыгышларында туган иле, халкы алдында әдипнең намусы саф, күңеле керсез булуы, бүгенге һәм киләчәк буын вәкилләре хәтерендә ул мәңге шундый булып сакланачагы турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар күренекле язучының исемен мәңгеләштерү максатында Усылы авылы мәктәбенә Имай Насыйри исеме бирү һәм аңа һәйкәл ачу кирәклеген сызык өстенә алды.

Минҗан Зарипов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Башкортстанның күренекле язучысы Имай Насыйриның 110 еллык юбилей тантанасын оештырырга, аны күркәм итеп үткәрергә ярдәмләшкәннәре өчен Стәрлетамак муниципаль район хакимиятенә һәм мәгариф бүлегенә, Стәрлетамак шәһәре язучылар оешмасына, шәхсән Кәбир Акбашев, Зөбәрҗәт Янбирдина, Земфира Муллагалиеваларга, Усылы урта мәктәбе дирекциясенә, укытучылар Венера Байбәкова һәм Раушания Гобәйдуллиналарга, бәйрәмдә чыгыш ясаган укучыларга, үзешчән артистларга, чара өчен матди ярдәм күрсәтүче туганнарыбызга, авылдашларым Ләйлә һәм Зиннур Вәлиевларга, Рәмзия Ганиевага олы рәхмәтемне белдерәм.


Читайте нас: