+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2008, 02:00

Сокланалар, өйрәнәләр, хәтта көнләшәләр дә...

“Проект һәм ресурс үзәкләре буларак дуслык йортларының, милләтләр йортларының, милли-мәдәни үзәкләрнең роле. Методология һәм практика” икенче бөтенрусия семинарында Башкортстан халыклары Дуслык йортын аның директоры Шәрифулла Алсынбаев һәм урынбасары Альмира Юлдыбаева тәкъдим итте. Атап әйткәндә, презентациядә катнашучыларга Халыклар дуслыгы йортының эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде, Шәрифулла Алсынбаевның фотослайдлар белән баетылган доклады тыңланды. 40 минутка якын дәвам иткән Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты белән таныштыру һәркемдә зур кызыксыну тудырды.

“Проект һәм ресурс үзәкләре буларак дуслык йортларының, милләтләр йортларының, милли-мәдәни үзәкләрнең роле. Методология һәм практика” икенче бөтенрусия семинарында Башкортстан халыклары Дуслык йортын аның директоры Шәрифулла Алсынбаев һәм урынбасары Альмира Юлдыбаева тәкъдим итте. Атап әйткәндә, презентациядә катнашучыларга Халыклар дуслыгы йортының эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде, Шәрифулла Алсынбаевның фотослайдлар белән баетылган доклады тыңланды. 40 минутка якын дәвам иткән Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты белән таныштыру һәркемдә зур кызыксыну тудырды.
— Коллегаларымны аеруча республикада гөрләп эшләүче тарихи-мәдәни үзәкләр кызыксындырды, чөнки мондый оешмалар башкача Русиянең бер генә төбәгендә дә юк, — диде бу уңайдан тәэссоратлары белән уртаклашып Шәрифулла Алсынбаев. Ә инде һәр тарихи-мәдәни үзәкнең үз бинасы булуын, моның өчен аренда һәм коммуналь түләүләр алынмавын, һәр оешмада штаттагы хезмәткәрләр эшләвен, эш урыннарының телефон һәм компьютерлар, тиешле җиһазлар белән тәэмин ителүен күпчелек тормышка ашмас хыял кебек кабул иткән. Шуңа да семинарда катнашучылар мотлак Башкортстанга килеп, милли-мәдәни өлкәдә биредәге алдынгы эш тәҗрибәсен өйрәнү теләген белдергән.
Аңлашыла, Башкортстан халыклары Дуслык йортының презентациясе семинарда катнашучыларда шушы рәвешле зур соклану тудыруы очраклы гына түгел. Бу, беренче чиратта, республикада менә инде ике дистә елга якын вакыт дәвамында халыклар дуслыгын ныгыту, аларның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өлкәсендә Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан алып барылган аек акыллы дәүләт сәясәте нәтиҗәсе дияргә кирәк. Юкса, дәүләт тарафыннан тиешле игътибар бирелмәсә, күпме генә тырышып көч салсаң да әлегечә югары уңышларга ирешеп булмас иде.
Беренчедән, узган чорда Башкортстан халыкларын милли-мәдәни үстерү юнәлешендә ныклы хокукый база булдырылды. Бу уңайдан “Мәдәният турында”, “Мәгариф турында”, “Башкортстан Республикасы гражданнарының милли-мәдәни берләшмәләре турында” республика законнары менә инде ун ел дәвамында уңышлы эшләп килә. “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турындагы” законда исә барлык милли төркемнәрнең дә телләрен саклауга һәм үстерүгә тигез хокуклылыгы конституцион норма буларак ныгытылды.
Икенчедән, республикада төрле милләт халыкларын рухи-мәдәни үстерү юнәлешендә күпсанлы дәүләт программалары тормышка ашырыла. “2000-2005 елларда Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү”, “2002-2010 елларда Башкортстанның яңа гражданын формалаштыру”, Башкортстан Республикасы халыклары фольклорын өйрәнү, тергезү һәм үстерү буенча, 2003-2012 елларга “Башкортстан халыклары” программасы — болар республикада төрле чорда тормышка ашырылган һәм бүген дә гамәлдә булган программаларның берничәсе генә. Ә бит әлеге программалар артында күпме мөһим чаралар, бер сүз белән республикада гомер итүче күпмилләтле халыкның бүгенге бай рухи-мәдәни тормышы тора.
Өченчедән, республика Президенты Указлары нигезендә төзелгән Башкортстан халыкларының тарихи-мәдәни үзәкләре дә гомум эштә мөһим адым булды. Бу уңайдан бүгенге көндә төрле милләт халыкларының 14 тарихи-мәдәни үзәге, илледән артык иҗтимагый һәм милли оешмалар көч сала. Билгеле, алар да гомум эшкә зур өлеш кертә.
Үз чиратында Башкортстан халыкларын милли-мәдәни үстерү юнәлешендә дәүләт дәрәҗәсендә алып барылган сәясәтнең мәртәбәле җимешләре күз алдында. Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә 14 тел укытыла. Шул исәптән 6 тел туган тел буларак өйрәнелә. Алты телдә гәзит һәм журналлар нәшер ителә. Дистә еллар дәвамында Башкортстанда даими рәвештә “Нәүруз”, Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре, “Бердәмлек” халыкара милли мәдәниятләр фестивале, Урыс җыры һәм такмаклары бәйрәме, “Сылукай” һәм “Нәүруз гүзәле” конкурслары, “Туган тел” татар җырын яшь башкаручылар конкурсы, “Самоцветы Прикамья” фин-угыр халыкларының төбәкара фестивале, Курай республика бәйрәме, “Моңга бай гармун” тальян бәйрәме, Халыкара Аксаков бәйрәме, белорусларның Иван Купала бәйрәме, “Лиго” латыш бәйрәме һәм башка бик күп мөһим чаралар үткәрелә. Шәһәр һәм район хакимиятләре, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты һәм милли-мәдәни оешмалар белән берлектә тарихи-этнографик, тел һәм фольклор лагерьларын оештыру да яхшы традициягә әверелде.
Русия Федерациясенең Мәдәният һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән Башкортстанда “Бердәмлек” милли мәдәниятләр халыкара фестивален үткәрү дә республика халыклары үсешендә мөһим вакыйга булды. Беренчедән, әлеге чара читтә гомер итүче милләттәшләр белән бәйләнешләр урнаштыру мөмкинлеге бирсә, икенчедән, милли сәясәттә булган мәсьәләләрне ачыклап, алар буенча анык эшчәнлек юнәлешләрен билгели.
Гомумән, республика халыкларының милли-мәдәни үсешендә булган мәсьәләләрне шушы рәвешле җыелып берлектә тикшерү, аларны хәл итү юлларын эзләү, арытаба тәгаен чаралар күрү республикада дәүләт дәрәҗәсендә алып барылган милли сәясәтнең төп асылын тәшкил итә. Бу уңайдан Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләре ай саен Башкортстан халыкларының Дуслык йортында милли-мәдәни, иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә түгәрәк өстәл артына җыела. Анда булган мәсьәләләр, алдагы айга эшчәнлек планы, бурычлар һәм максатлар билгеләнә. Әйткәндәй, Дуслык йортын чын мәгънәсендә милләтләр гөлләмәсе дип тә атарга булыр иде. Бүген ул үз канаты астында утыздан артык милли-мәдәни үзәкне берләштерә. Калган утыз милли-мәдәни үзәк тә бина белән тәэмин ителгән. Аларның һәркайсы нәтиҗәле эшчәнлек алып бара.
Шушы көннәрдә республика Президенты Мортаза Рәхимов 2009 елның июнь аенда Башкортстан халыклары Ассамблеясенең чираттагы съездын үткәрү турында Указга кул куйды. Башкортстан халыкларының арытабангы үсеш юнәлешләрен билгеләү, өлгереп җиткән мәсьәләләрне тикшерү, аларны хәл итү буенча берлектә фикер алышу — съездның төп максатлары булып тора. Димәк, республика халыкларын милли-мәдәни үстерү буенча дәүләт дәрәҗәсендә күләмле эш дәвам итә. Бу уңайдан Башкортстанда әлеге юнәлештә алып барылган эшчәнлек Мәскәүдә, Русиянең башка шәһәрләрендә үткән мәртәбәле чараларда бер генә тапкыр соклану тудырып калмас әле.
Читайте нас: