— Кайсы вакыт таләпчән дә, гадел дә булуы бик авыр — дөнья бит ул! — ди мин шул турыда сүз кузгаткач милиция подполковнигы.
Күптән түгел аңа урындагы хуҗалык җитәкчесеннән салам урлаулары турында гариза килә. Факт ачыклана: саламны рәис рөхсәтеннән башка алырга барган кеше тотыла. Бер яктан, чара күрергә — таләпчән булырга кирәк кебек. Әмма икенче яктан караганда, “җинаять” юктан бар ителгән. Язын барыбер яндырыласы саламны шул хуҗалыкның агрономы рөхсәте белән генә күрше авыл фермеры төяп кайтарган. Әйткәндәй, бер ялгызы ике бала үстерүче бик тырыш яшь хатын. Күрәсең, үзенә баш иеп килмәве рәиснең ачуын кабарткандыр. Рәис ризасызлыгын күреп, агрономы да үз “фатыйха”сыннан ваз кичә. Җилнең кайсы тарафтан искәнен бик яхшы аңлап торган участок инспекторы әлеге очракта таләпчән дә, гадел дә булып калырга тиеш бит инде!
...Менә шуның ише вакыйгалар җитәрлек “Никифар Анискины” эшчәнлегендә. Алар аңа кешеләрне ныграк аңларга, кемнең кем икәнлеген күрә белергә ярдәм итә. Бу Илгизәр Хәмит улына урыны белән таләпчән, әмма һәрвакыт гадел булып калырга мөмкинлек бирә. Халык ихтирамы бары шулай гына яулана.