+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2008, 02:00

Нәрсә җитми: намусмы, акчамы?

Русия Конституциясе көнендә Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Зариф Байгускаров, аның урынбасарлары Ришат Зәйдуллин белән Евгений Трофимов журналистлар белән очрашты һәм идарәнең унбер айлык күрсәткечләре, бу өлкәдәге соңгы яңалыклар белән таныштырды.

Агымдагы елның 1 февралендә гамәлгә кергән “Башкарма производство турында” Федераль законның яңа редакциясе документларны мәҗбүри үтәтү белән бәйле берничә новелланы күз уңында тота. Әйтик, бер новелла белән суд приставының бурычлыларның Русия Федерациясеннән чыгып китү хокукларын вакытлыча чикләү буенча вәкаләте ныгытылган. Унбер айда суд приставлары-башкаручылары шушындый чикләүләр турында 1364 карар чыгарган, шуларның 637се алимент түләмәүчеләргә кагыла.
Федераль законның икенче новелласына ярашлы, суд приставы бурычлының торагына аның рөхсәтеннән башка үтеп керә ала. Моның өчен суд приставы-башкаручы өлкән суд приставыннан язма рәвештә рөхсәт алырга тиеш (әгәр дә бурыч түләттерүчене торакка урнаштыру яисә бурычлыны торактан чыгару турында документ башкарылса, әлеге рөхсәт таләп ителми). Әлбәттә, бу соңгы чара буларак күзаллана, тәүдә гражданга бурычын түләү мөмкинлеге бирелә.
— Соңгы вакытта безнең эшчәнлек даирәсе киңәйде, ул, күпләр уйлавынча, алимент түләттерүгә генә кайтып калмый, без 45 дәүләт органының карарларын гамәлгә ашырабыз. Законның яңа редакциясе көченә керү белән суд приставлары эшенең нәтиҗәлелеге узган ел белән чагыштырганда 12 процентка артты, — дип белдерде Зариф Закир улы.
Унбер айда идарә башкаруында 909757 документ булган, шуларның 479595е буенча эш төгәлләнгән. Бурычлылардан, гомум алганда, 4,5 миллиард сум түләттерелгән, узган ел бу сан 3,4 миллиард сум тәшкил иткән. Башкарма документлар таләпләрен үтәгәндә төп проблема — суд приставларына төшкән эш күләменең зурлыгы. Быел бер хезмәткәргә 147 башкарма производство туры килгән.
Бурычлыларны һәм аларның милкен эзләү буенча барган эш тә уңай бәяләнә. Унбер айда 225701 мең сумлык милек эзләп табылган. Милекне сатуга тапшыру процессы да камилләшә.
Әлеге хезмәт предприятие эшчеләренә хезмәт хакын тоткарлау проблемасына зур игътибар бирә. Быел суд приставлары 40 мең кешегә барлыгы 376829 мең сум акча кайтарган. Алиментка килгәндә, унбер айда хезмәт карамагында булган 69539 башкарма документның 41914енең эше тәмамланган. Шуларның яртысыннан күбрәге бурычлыларның эш урынына җибәрелгән, әле эзләүдә ике меңнән артык кеше исәпләнә.
Алимент түләттерү һаман да зур проблема булып кала. Бу уңайдан чит илләр тәҗрибәсе игътибарга лаек. Анда бурычлыларның водитель таныклыгын, һөнәри лицензияләрен гамәлдән чыгару кебек җәзалар кулланыла. Андыйлар бизнес үсеше өчен кредит, ссудалар ала алмый. Бездә алимент түләттерү максатында РФ Җинаять кодексының 157 мәддәсенә бурычлыларны ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү турында үзгәрешләр кертү фаразлана.
1 февральдән андыйларга җинаять эше кузгату суд приставларының вәкаләтләренә кертелгән. Евгений Трофимов сүзләренә караганда, бүгенге “алиментщик” — 20-30 яшьләрдәге хәлле генә ир кеше. Акчаны алар элекке хатыннарына үч итеп түләми, ә балаларының аяныч хәле турында уйлаучы аз. Бурычлы чыннан да акчасыз икән, суд приставлары бу очракта да җаен таба: республиканың бер районында алимент урынына берәүнең дистәгә якын сарыгы конфискацияләнгән. Аларны сатып, балага акча бирелгән.
Бүген бурычлыларны тиешлесен түләргә мәҗбүр иттерә торган юллар эзләнә. Әйтик, әле андыйларның тимер юл һәм самолет билетларына арест салу механизмы эшләнә. “Бәлки бу гражданның хәрәкәт итү хокукын чикләү булып тоелыр, икенче яктан карасаң, ә нигә аның аркасында бала интегергә тиеш әле, тиешлесен түләсен дә теләсә кайда йөрсен”, — диде Зариф Байгускаров.
Идарә хезмәткәрләренә судларда судьяларның һәм процесста катнашучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү бурычы да йөкләтелгән. Быел суд утырышына барудан баш тарткан 24 меңнән артык кеше процесска суд приставлары тарафыннан мәҗбүри китерелгән. Суд процессының хәвефсезлеген саклаганда идарә хезмәткәрләре 25 данә ут коралы, 386 данә сугыш кирәк-яраклары, 133 данә салкын корал алган. Судка наркотик матдәләр алып керергә тырышуның өч факты ачыкланган.
Суд приставы — хәвефле һөнәр, 2003 елдан башлап аларның үзләренә унике тапкыр һөҗүм иткәннәр. Быел өч һөҗүм теркәлгән, соңгысы шушы көннәрдә Калтасы районында булган. Анда җинаятьтә шиклене кулга алырга килгән приставларга пычак белән ташланганнар.
“Безгә суд карарларын катгый гамәлгә ашыруга ирешергә кирәк”, дигән иде Президент Дмитрий Медведев бер чыгышында. Бу таләпнең үтәлеше суд приставларының хезмәте ничек оештырылуга һәм аларның үз бурычларына мөнәсәбәтенә дә бәйле. Хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсендә эшләүчеләр бу бурычларны төгәл һәм намус белән башкара.
Читайте нас: