+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2008, 02:00

Дүрт янына дүрт сыя

Дөрес килдекме-юкмы, дип икеләнеп кенә капкадан узам. Ишек алдында берсеннән-берсе бәләкәй аяк киемнәре. Ничә пар итек соң монда? Берәү, икәү, сигез, ун... Ул арада ишектән хуҗабикә күренде:


— Ремонт белән мәшәкатьләнгән чак әле, әйдәгез, үтегез, курыкмагыз.
Ремонт дисә дә, өй эче ялт итеп тора, бары тик арткы бүлмәдә генә шакылдаган тавышлар ишетелә.
— Өйне болай да төзекләндерәсе бар иде, менә ишәеп киткәч, янкорма төзергә булдык. Кеше яллап тормадык, Рәзиф белән кияү үзләре эшли, — ди Илзида ханым төзелеп яткан балалар бүлмәсенең ишеген ачып. Асылмалы түшәм, стеналардагы гипс-катыргыдан эшләгән могҗизаларны күреп, таң калдым. — Кухняны зурайтасы бар, без бит хәзер күп, зур өстәл кирәк, — ди хуҗабикә.
Әйе, алар хәзер гаиләдә 12 кеше: үзләренең дүрт кызлары, приюттан алган дүрт бала, кияү һәм бер онык.
— Тугыз хатын-кыз заты арасында берүзем идем, ярый әле, миңа иптәшкә кияү бар, хәзер икәүбез, — дип елмая Рәзиф.
— Болай да ишле гаиләгә тәрбиягә дүрт бала алырга ничек батырчылык иттегез?
Минем сорауга Илзида ханым шуларны сөйләде:
— Берничә ел элек без кызларның зурлары — Гөлчәчәк һәм Миләүшә белән очраклы гына танышкан идек. Алар күрше авылда яши, әниләре чыгышы белән Яңавыл районыннан, якташларбыз. Әниләренең тайгак юлга басканлыгын белгәч, кызларны үзебезгә кунакка алып кайткан идек. Балаларыңны кара, болай эчеп йөрмә, дип әйткәләгән дә булган идем. Берничә елдан соң кызларның приютка эләккәнен ишеттем. Шулкадәр матур, акыллы балалардан баш тартуын белеп, бигрәк әрнедем. Иптәшемне дә бу хәбәр битараф калдырмады. Хәлләрен белергә барсак, алар инде ике генә түгел, дүртәү икән — ике сеңелләре туган. Кайтып киткәч тә күз алдымнан китмәделәр, ятсам да, торсам да аларны уйлыйм. Иптәшем алдында бу турыда сүз кузгаткач, бераз эндәшми торды да: “Җыен, барып алабыз”, — диде. Шулай итеп, кызлар бездә.
Авылда бу хәбәрне төрлечә кабул итәләр, күбесе Хановларны аңламый, нигә кирәк инде, үзенекеләр дә дүртәү бит, диешәләр. Башта хәтта балалары да, безне аякка бастырдыгыз, инде үзегез өчен яшәгез, диләр. Илзиданың әнисе дә, кызының приюттан дүрт бала алырга җыенуын белгәч, ара ерак дип тормый, килә. Әмма курчак кебек матур, тик күзләрендә моң-сагыш оялаган сабыйларны күргәч, кызының теләгенә каршы килми.
— Балаларның ни гаебе бар? Әниләренең үзләрен ничек җәберләгәннәрен елый-елый сөйлиләр, тыңлыйм да йөрәкләр жу итә. Шушы сабыйларга ничек кулы күтәрелгәндер?! Җиңел булыр димим, кызлар инде укуда да артта калганнар, һәрберсендә әллә ничә төрле чир. Әмма ничек тә яшәрбез әле, шөкер, үземнең олы кызлар булыша, башта каршы килсәләр дә, бәләкәчләрне яраттылар. Эшләсәң, өстәлдә аш та була, малларыбыз җитәрлек безнең, бакча зур, итен-бәрәңгесен сатып аласы юк, — ди Илзида ханым.
Искитмәле тырыш гаилә диләр авылда Хановлар турында. Рәзиф Ханов — Краснокама районы “Гостехнадзор” инспекциясе начальнигы, Илзида почтада эшли. Үзләренең кызлары Динара, Рәмилә, Регина мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый, җыр-биюгә осталар, кече кызлары Дианага әле алты гына яшь, ул балалар бакчасына йөри. Моңарчы гаиләнең иң кече әгъзасы буларак, гаиләдәге бөтен игътибар аңа һәм Динараның кызы Данага төшкән. Хәзер инде аларга әти-әнисенең, апаларының сөюен ятимнәр белән дә бүлешергә туры килә. Берсеннән-берсе бәләкәй дүрт кызның гаиләгә килүен сәерсенеп кабул иткән Диана белән Дана хәзер инде өйрәнгәннәр, бергә уйныйлар, кызлар мәктәптә, дәваханәдә чакта юксыналар.
Балаларны приюттан алып кайту белән диярлек, Илзида ханым дәваханә юлын таптый, тын ала алмый интеккән Эльвинага борын куышлыгына операция эшләтәләр. Кызчыкның бер аягы да гарипләнгән, ул җайсыз басып аксап йөри, хәзер аягы белән дәваханәләрдә йөрисе бар.
Балалар дип Илзида ханымга эшен дә калдырырга туры килә, чөнки Гөлнур әле бәләкәй, бакчага йөрми. Икенче һәм беренче сыйныфтагы Гөлчәчәк, Миләүшәнең дә укуларын җайга саласы бар, Илзида ханым көненә берничә сәгать вакытын алар белән дәрес әзерләүгә, үзләштерелмичә калган темаларны өйрәтүгә багышлый. Төрле конкурсларда катнашырга да вакыт таба алар, күптән түгел районда һәм республикада опекун һәм патронат гаиләләр арасында үткән конкурста катнашып, тамашачыларны әсир иттеләр.
— Тамаклары тук, өсләре бөтен булу гына тәрбия түгел бит әле, рухи үсеш тә булырга тиеш, әти-әни моның өчен дә җаваплы, — ди гаилә башлыгы.
...Дөньяның барлык алтын-көмешләре баланың бер бөртек күз яшенә дә тормый, дигән бер акыл иясе. Бүгенге авыр заманда иңнәренә шундый зур җаваплылык алган Илзида һәм Рәзиф Хановлар алдында баш иярлек.
Читайте нас: