+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2008, 02:00

Баланы бишектән өйрәт

Ризаэддин Фәхреддин үзенең “Тәрбияле бала” китабында шундый юллар язып калдырган: “Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”.Гаилә корып, бала тәрбияләүгә бар көчен биргән ата-ана өчен галимнең шундый раславы бертөрле шик яисә сорау тудырмый. Киресенчә, еллар үтү белән алар бу фикернең тапкырлыгына һәм тормышчанлыгына сокланып яшәячәк.


“Баланы табудан багуы авыр”, “Баланы бишектән өйрәт”, “Тәрбияле бала — байлык”, “Акыллы бала йөзеңә аклык китерер”, ди халык. Р. Фәхреддин яхшы баланы нәкъ шулай халык рухында тасвирлый: “Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле нәрсә — тәрбияле баладыр”, “Ата һәм ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендәге олы байлык һич булмас”, һ.б. Коръән сүрәләрен, Пәйгамбәр хәдисләрен яттан белгән галим үзе 40 яшенә тәрбия өлкәсендә ярыйсы гына тәҗрибә туплап өлгергән була инде.
ХХ гасыр дәвамында өйрәнелгән педагогика “Бала тәрбияләү ул дөньяга тугач та башлана” дип өйрәтте. Әмма ХХ гасыр азагында туган “Психодидактика” фәне (аның нигезен салучыларның берсе күренекле галим, академик Ә. З. Рәхимов): “Бала ана карынында чакта ук тәрбия ала башлый”, дип раслый һәм шул нигездә “Лептон педагогикасы”на нигез салына башлавын белдерә. Аның асылы түбәндәгеләрдән гыйбарәт: “Кешенең баш мие пространствога чиксез күләмдә электромагнит дулкыннар бүлеп чыгара. Алар үз чиратында вак кына кисәкчәләргә бүленә. Менә шушы микрокисәкчәләр “лептоннар” дип аталалар. Акыл ягыннан һәм эмоциональ яктан бик тә якын булган кешеләр арасында (гашыйклар арасында, яхшы лектор белән “аудитория” (тыңлаучылар) арасында, яраткан җырчы белән “зал” (тамашачылар) арасында һ. б.) бәйләнеш урнаша. Ул “лептон кыры” дип атала. Бала ана карынында ятканда ук аның лептон кырында анасының уй-хисләре язылып бара. Бала никадәр уңай мәгълүмат алса, ул шулкадәр сау-сәламәт, сәләтле булып туа. Һәм, киресенчә, даими стрессларда яшәгән ана авыру, психик яктан чирле бала тудырачак.
Борын-борыннан ук гүзәл талант, барыннан да элек, нәселдән килә, табигать җимеше дип исәпләгәннәр. Әгәр безгә беренче концертын Моцарт өч яшендә куйган яисә Джон Стюарт Милль (инглиз философы) классик әдәбиятны латин телендә шул ук яшьтә укыган дисәләр, без моңа гади генә итеп: “Әлбәттә, алар генийлар бит”, — диячәкбез.
Әмма ләкин Моцарт белән Милльның бәләкәй чакларын анализласак, без аларның ата-аналарының балаларын бик тә талантлы итәсе килгәнлекләрен һәм шул максат белән аларга ныклы тәрбия бирүләрен белер идек.
Безнең уебызча, Моцарт та, Милль да тумыштан гений булмаганнар, бәлки аларга атаклы булсыннар өчен бәләкәй чактан ук тиешле шартлар тудырылган һәм төпле белем бирелгән.
Һәм киресенчә, яңа туган бала баштан ук аның үсешенә тискәре йогынты ясый торган мохиттә тәрбияләнә икән, аның киләчәк үсеше өметсез дигән сүз. Тарихта бәләкәй балаларның җанварлар өнендә тәрбияләнүләре турында 32 очрак билгеле. Андый балаларны кабат кешеләр арасына кайтарып тәрбияләп караганнар. Кызганычка каршы, моннан берни дә килеп чыкмаган, балалар кешеләрчә сөйләшә алмаганнар. Сәбәбе бер генә: вакыт үтү белән аларның аң үсеше соңлаган. Күрүебезчә, нәкъ халык мәкалендә әйтелгәнчә килеп чыга: “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың”. Тумыштан нинди мохиткә эләгәсең һәм нинди тәрбия аласың, үскәч шундый кеше буласың.
Әйләнә-тирә мохитнең һәм тәрбия бирүнең кече яшьтән үк кеше язмышы өчен нинди мөһим урын тотканлыгы турында исеме бөтен дөньяга танылган “Сони” япон фирмасы президенты Масару Ибука 1969 елда “Баланың иртә өлгерүен өйрәнүче япон ассоциациясе” дигән оешма төзи. Тикшеренүләр нәтиҗәсе шуны күрсәтә: балалар тәрбияләүдә кулланылган традицион карашның яраксызлыгы торган саен ачыла бара. Без балалар турында барысын да беләбез кебек һәм аларга өч яшь тулганнан соң тәрбия бирүгә күп игътибар юнәлтәбез. Әмма хәзерге тикшеренүләр биш мие күзәнәкләре үсешенең 70-80 проценты шушы яшьтә тәмамлануын күрсәтә. Шулай булгач, тәрбиядә төп игътибарны өч яшькә кадәр чорда биреп калдырырга кирәклеге ихтыяҗы тумыймы икән?
Аның иртә үсеше имчәк балаларына фактлар һәм саннарны көчләп тутыруны күздә тотмый, әлбәттә. Иң мөһиме — яңа тәҗрибәне үз вакытында кертә башлау. Моның үз вакытын бала тәрбияләү белән көн саен шөгыльләнгән ана гына белә ала.
Бер яктан, баш мие физиологиясен һәм, икенче яктан, бала психологиясен өйрәнүләр шуны күрсәтә: баланың табигый сәләте үсешенең ачкычы аның тормышындагы баштагы өч ел вакыт эчендә танып белгән шәхси тәҗрибәсе. Бер генә бала да гений яисә ахмак булып тумый. Барысы да бала гомеренең хәлиткеч елларында баш мие үсеше дәрәҗәсеннән тора. Бу — тумыштан алып өч ел дәвамындагы дәвер. “Балалар бакчасында тәрбия алып бару соң инде”, дип раслый Масару Ибука.
Бу юлларны укучының, ни өчен һөнәре буенча инженер булган кеше иртә аң үсеше белән шөгыльләнә икән, дип гаҗәпләнүе мөмкин. Моның сәбәпләрен Масару Ибука җәмгыять куйган таләпләр белән аңлата. “Мин бүгенге яшьләр арасында барган ыгы-зыгыларга битараф түгелмен һәм үземә-үзем шундый сорау бирәм, — ди ул, — хәзерге мәгариф торышы яшьләрне канәгатьләндерми. Ни өчен? Бу очракта минем шәхси сәбәбем дә бар: минем улым аң үсешендә артта калды. Кечкенә чагында дөрес тәрбия биреп укытканда аны нормаль балага әйләндереп булу мөмкинлеге бар икәнлеге минем уема да кереп чыкмады. Минем күзләремне доктор Шиничи Сузуки ачты. “Үсештә өлгерә алмый торган бала булмый — бар да дөрес өйрәтүдән тора”, — диде ул. “Студентлар арасындагы чуалышлар проблемасы белән шөгыльләнгәндә Масару Ибука белем бирү турында уйлана һәм ни өчен система агрессия һәм канәгатьсезлек тудыруын аңларга тырыша. Башта аңа аларның тамырлары университетлардагы белем бирү программасы белән бәйледер кебек тоела. Бу проблемага тирәнрәк үтеп кергән саен ул андый күренешләрнең урта мәктәпләр өчен дә хас икәнлеген аңлый. Аннары урта һәм башлангыч мәктәпләр системасын өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килә: балалар бакчасында балага йогынты ясау соң. Һәм: “Һич көтмәгәндә бу фикернең доктор Сузуки һәм аның коллегалары эзләнүләре белән тап килүенә төшендем”, ди Масару Ибука.
Доктор Сузуки үзенең уникаль ысулын 30 елдан артык кулланып килә. Моңа кадәр ул гадәти ысуллар буенча башлангыч һәм өлкән сыйныфларда укыткан. Сәләтле һәм сәләтсез балалар арасындагы аерманың өлкән сыйныфларда аеруча зур икәнлеген тапкан. Шул сәбәпле кече яшьтәге балалар белән шөгыльләнүнең мөһимлегенә төшенгән. Шулай итеп акрынлап балаларның яшен кечерәйткәннән-кечерәйтә барган. Доктор Сузуки скрипкада уйнарга өйрәтә, чөнки ул үзе скрипкачы. Бу ысулны мәгарифнең теләсә кайсы өлкәсендә уңышлы кулланып булуына ышанганнан соң, Масару Ибука иртә өлгерү проблемасы белән җитди шөгыльләнергә карар итә.
Аңардан еш кына: “Иртә өлгерү генийлар тәрбияләүгә ярдәм итәме?” — дип сорыйлар. Ул: “Юк, — дип җавап бирә. — Иртә өлгерүгә ирешүнең бердәнбер максаты шул: балага төпле акыл һәм тәненә саулык бирү, аны зирәк һәм игелекле итеп үстерү”.
Масару Ибука уйлавынча, иртә өлгерүгә ирешүнең төп максаты — бәхетсез балалар булуга юл куймау. Баланы яхшы музыка тыңларга һәм скрипкада уйнарга өйрәтү аны атаклы скрипкачы итү түгел. Яисә аны чит телдә сөйләшергә өйрәтү аңардан мәшһүр тел белгече тәрбияләүне аңлатмый әле. Иң мөһиме — балада чиксез потенциал мөмкинлекләр үсешен булдыру, аның тормышында һәм дөньяда күбрәк шатлыклар булуга ирешү.
Дөньяга туганда хайван балалары белән чагыштырганда кеше баласының өлгерүе күпкә артта кала. Хайван баласының баш мие туу көненә формалашып бетсә, кеше баласының баш мие чиста кәгазь битен хәтерләтә. Анда нәрсә язылуга карап, арытаба баланың нинди булуын билгеләп була.
Кешенең баш миендә якынча 1,4 миллиард күзәнәк исәпләнә, диләр галимнәр. Әмма аларның күпчелеге әле хәрәкәткә китерелмәгән.
Яңа туган баланың һәм өлкәннәрнең баш мие күзәнәкләрен чагыштыру шуны күрсәтә: баш мие үсеше барган чорда күзәнәкләр арасында аерым күпер-үсентеләр формалаша. Баш мие күзәнәкләре бер-берсенә ныклап тотынып, тою органнары аша алынган тышкы информациягә җавап кайтаргандай булалар. Бу процесс электрон компьютердагы транзисторларның эшчәнлеген хәтерләтә. Һәр транзистор үзенә башка аерым эшли алмый, бары бердәм тоташкан система буларак кына алар компьютер булып эш башкаралар.
Күзәнәкләр арасында бәйләнешләрнең актив формалашу чоры — бала туып өч яшькә җиткән дәвер. Бу чорда бәйләнешнең 70-80 проценты хәрәкәткә килә. Алар өлгергән саен баш миенең дөньяны тану мөмкинлекләре арта бара. Туганнан алып алты ай үткәч, баланың баш мие өлкәннәр баш миенең 50 процентына җитә, өч яшькә — 80 процентын тәшкил итә. Дөрес, баш миенең үсеше өч яшьтән соң туктала икән дигән сүз түгел. Өч яшькә, нигездә, баш миенең арткы өлеше өлгереп җитә, дүрт яшьтә исә бу катлаулы процесска “фронталь кисәкләр” дигән өлеше дә кушыла.
Баш миенең тышкы сигналларны кабул итү, аның образын тудыру сәләте һәм хәтердә калдыру нигезе нәкъ менә шушы чорда салына. Фикерләү, ихтыяҗ булдыру, иҗат, тойгылар кебек өлгергән сәләтләр өч яшьтән соң үсешкә ия була башлый, әмма аларның нигезе шул вакытка кадәр салынса гына тәрбиядә нинди дә булса уңышка ирешергә мөмкин.
Әгәр өч яшькә кадәр ныклы нигез салынмаса, аны ничек файдаланырга кирәклеккә өйрәтү начар компьютерда эшләп яхшы нәтиҗәгә ирешергә тырышуга тиң.
Барлык алга киткән илләрдә бала туганнан соң аналарга бирелә торган ял вакытының (декрет отпускасы) өч елга билгеләнүенең бер сәбәбе нәкъ шушы максатны күз уңында тотып кабул ителгән булса кирәк. Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында (күпчелек очракта бала тәрбияләүдә белем җитмәгәнлектән) аналар моңа игътибар итмичә, баланы күкрәк сөте белән тукландыруны туктатып, эшкә чыгарга тырыша. Тәрбия өчен иң кирәкле мөһим чор югалтыла, баш миенең потенциал мөмкинлекләре хәрәкәткә китерелми. Нәтиҗәдә кеше гомере буе шул мөмкинлекләрне эзли. Күпме язмышлар челпәрәмә килә, меңәрләгән бәхетсезләр үсеп җитеп, ата-аналарының гомерен хәсрәткә калдыра.
Баланы тәрбияләү ата-аналарны тәрбияләүдән башлана. Бала бәләкәй чагында аны икенче кешегә ышанып тапшырырга ярамый. Бары ата-ана гына, аеруча ана моны уңышлы хәл итә. Моның өчен аларга даими укырга һәм уйларга кирәк. Тәрбиянең нинди ысулын сайлап алырга тиешлеген алар үзләре хәл итсен. Моның өчен махсус уку йортына йөрү мәҗбүри түгел, һәркем үзаллы белемен күтәрү белән шөгыльләнергә тиеш.
Укытучы булырга җыенган кеше үзе укытачак фәнне генә түгел, бәлки психологияне, физиологияне, педагогиканы да өйрәнергә тиеш.
Ана кеше дә баланың беренче һәм алыштыргысыз укытучысы булып тора. Шунлыктан ул педагогика нигезләрен яхшы өйрәнергә тиеш. Шунсыз максатлы тәрбия биреп буламы икән?
Бала тәрбияләүдә ана ялгыз калырга тиеш түгел. Аның аерылгысыз ярдәмчеләре булып әти, картәти торырга тиешләр. Бу эштә алар ничек тәрбия бирүне баланың үзеннән өйрәнергә кирәклеген аңлаулары мәҗбүри. Ләкин тәрбия эшендә ананы беркем дә алыштыра алмый. Җан тәрбиясе ана назы аша да башкарыла икән.
Балага бер нәрсәне дә көчләп тагарга ярамый, аны эшләргә теләк тудырырга кирәк. Бөек кешеләрнең ата-аналары балаларына китаплар укырга кыстамаганнар. Бала бәләкәйдән ул кирәкле китаплар арасында үссен. Аларга беркайчан да: “Мин синең бөек кеше булуыңны телим”, димиләр. Аларга башкарачак әйтәләр: “Мин синең бөек кеше булачагыңа шикләнмим”.
Әйе, атаклы галимебез күрергә теләгән “алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсәгә — тәрбияле балага” ирешик дисәк, галимнең “бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас” дигән киңәшен мәңгелек васыять итеп алып җаныбызга сеңдерик. Бәхетле гаилә төзү өчен югарыда китерелгән фән казанышларына тугры калып, бу өлкәдә көчебезне кызганмыйк.
Югарыда сөйләгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗәгә киләсең: Ризаэддин Фәхреддиннең билгеле бер вакытта бер-бер артлы әхлакый тәрбия белән бәйләнешле хезмәтләр язуы юктан гына түгел. 1898 елда дүрт китабы — “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле хатын” басылып чыга. 1902 елда “Гаилә” китабы дөнья күрә. Бөек галим ныклы әхлаклы гаилә төзелми торып, тормышта бәхетле булып яшәүнең мөмкин түгеллеген яхшы аңлаган.
Әйдәгез, шул васыятьләргә тугры калыйк!
Читайте нас: