+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2009, 02:00

Дәүләт секретаре Хиллари

Гаҗәпләнерлек тә, гыйбрәт тә алырлык, сокландырырлык та инде бу дөнья! Күз алдында дәүләтләр кыйрала, яңалары хасыйл була. Хәтта мөселман дөньясында да ил белән җитәкчелек итүгә гомер бакый хокуксызлыкта көн күргән хатын-кызлар килә. Бик күп дәүләтләрдә президент, хөкүмәт башлыгы, чит ил эшләре яисә финанс, оборона министры булып ханымнарның эшләве хәзер гаҗәпләндерми. Бәлки ир-атта бу хәл көнчеллек яки соклану тойгысы гына уятадыр. Ә бит катлаулана, авырлаша баручы тормышта хатын-кызлар парадоксаль акылы, түземлеге, иң четерекле хәлләрдән дә чыгу юлын таба алу сәләте, хәйләкәрлеге һәм хәтта мәкерлеге дә кирәк.


Русия җәмгыятендә хатын-кыз җитәкчегә карата шиклерәк караш электән яшәп килә. Бу җәһәттән без — консерваторлар. Америка Кушма Штатларында исә югары дәүләт вазыйфаларына да ханымнарны тәвәккәлрәк тәгаенлиләр. Соңгы чордагы Билл Клинтон һәм кече Джордж Буш хакимиятләрендә Мадлен Олбрайт, Кондолиза Райс Дәүләт секретарьлары, ягъни чит ил эшләре министрлары булып эшләде. Бүген вазыйфага килгән яңа президент Барак Обама да шушы урынга Нью-Йорк штатыннан демократ сенатор Хиллари Клинтонны тәгаенләде.
Дәүләт секретаре Кушма Штатлардагы вазыйфалар баскычында президент һәм вице-президенттан соң өченче урынны били. Әмма бу формаль яктан караганда гына шулай. Гамәлдә исә, дөньядагы иң куәтле һәм бай илнең тышкы сәясәтен гәүдәләндерүче фигура буларак, халыкара эшләргә йогынты ясый алу мөмкинлекләрен исәпкә алганда, аның вәкаләтләре президентныкына якынлаша.
Хиллари ханым олы сәясәттә, әлбәттә, яңа шәхес түгел. Ире Билл Клинтон президент булып сайланырдан алда Арканзас штаты губернаторы вазыйфасына килгәндә үк ханымның сәясәткә әвәслеге күренгән.
Аны гаиләдә американнарча кырыс һәм таләпчән шартларда тәрбияләгәннәр. Әтисе аны мылтыктан атарга һәм үз-үзен яклый алырга өйрәткән: “Син үзеңне яклый белергә тиеш. Безнең өйдә куркакларга урын юк. Бу — кагыйдә”. Шундый кырыс таләпчәнлек һәм Америка җәмгыятендәге пуританлык Хиллариның холкын сәясәтне гаилә кыйммәтләреннән дә өстен куярлык итеп тәрбияләгән. Чыннан да, әгәр Хиллари Родхэм-Клинтонның тәрҗемәи хәлен җентекләп өйрәнсәк, аның талип чагыннан ук лидерлыкка, властька омтылып яшәвен күрербез. Юрист һөнәренә ия булып, хокук мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү үз максатларына бернигә карамый юл яручы ханым өчен зур мөмкинлекләр ачкан. Хиллари белән Билл икесе дә бай гаиләләрдә үсмәгән, аның каравы, ике төрле холык бер-берсен күтәрерлек итеп берләшкән. Уильям Джефферсон Клинтон — сөйкемле, ачык холыклы, әмма җилбәзәгрәк егет. Хиллари Родхэм — чибәр, эчендәген тышка чыгармас, тотанаклы, салкын канлы кыз.
Яшьләр Йель университетында очраша. Хиллари монда юриспруденцияне өйрәнгән була. “Билл Клинтонны күрмәү өчен сукыр булырга кирәк иде. Викингка охшаган Билл, ике елын Оксфордта үткәргәч, кире әйләнеп кайткан икән. Буйчан, чәчләре бөдрәләнеп торган шәп егет. Аннан дәрт ургылып торгандай...” — Хиллари аны шулай хәтерли. Әмма булачак президент та язмышын бәйләячәк кызны шундук шәйләп ала. “Ул куе кара-көрән чәчле, күзлек кия, ләкин буяну-фәләннең эзе дә юк. Анда көч тә, ихтыяр да сизелеп тора. Мондый сыйфатларны мин ирләрдә дә, хатын-кызларда да сирәк очраттым”. — Еллар үткәч, Билл хатыны булачак кыз турында шуларны яза.
Университет тәмамлагач, Хиллари Балаларны саклау фондында эшли, төрмәгә эләккән авыр язмышлы үсмерләр белән эш алып бара. Соңрак аны президент Ричард Никсонның импичментын әзерләү буенча комиссиягә кертәләр, ләкин Никсон, президентлыктан мәхрүм итүләрен көтеп тормыйча, оставкага үзе китә. Хиллари эшсез кала.
Ул яшьтән үк җитди була, һәрнәрсәне уйлап, җиренә җиткереп эшли. Арканзаска да, Биллга кияүгә чыгу нияте белән, үзе китә. Һәм алар 1975 елның октябрендә өйләнешә. Никах һәр җәһәттән уңышлы булып чыга. Сәләтле ир вазыйфа баскычларыннан тиз күтәрелә. Хиллари Клинтон исә аның җиңүләрен оештыручы һәм дәртләндерүче көч булып тора. Һәрхәлдә, ансыз Билл Клинтонның президент вазыйфасын яулый алуы шикле. Биллда дәрт, акыл, яңа идеяләр бар, ләкин аңа тәртиплелек, тотанаклылык һәм тәвәккәллек җитми. Соңгы сыйфатларны Биллга Хиллари биргән. Хилларига, үз чиратында, сизгерлек кирәк. Аның мин-минлеге һәм уңышка тиз ирешергә теләве Клинтоннарга байтак бәлаләр дә алып килгән.
Ул товар биржасында теге яки бу товарны билгеле бер хак буенча сатарга яки сатып алырга вәгъдәләр белән сәүдә итүдә уйный, йөз мең доллар акча эшләп ала. Хиллари күчемсез милек белән дә шөгыльләнә. Ничек кенә булмасын, аның фикеренчә, Хиллари Биллдан бер җәһәттән дә калышмый. Ул шулкадәр сәләтләргә ия булып та нигә ул да ире ирешкәннәргә күтәрелә алмавына гаҗәпләнә. Хиллари хәтта, Билл уңышсызлыкка очраган хәлдә, аның урынына губернаторлыкка дәгъва итәргә әзерләнә.
— Мин, пирожкилар пешереп, чәй әзерләп, өйдә генә дә утыра алыр идем, — дип белдерә Хиллари журналистларга, — ләкин мин ирем профессиональ сәясмән булганга кадәр үк профессиональ карьераны сайлаган идем.
Клинтон президент булып Ак йортка күчкәч, Хиллари Билл Клинтонның кабинетына үзенең зур сурәтен элә. Гомумән, Ак йортка Хиллари җитди ниятләр белән төпләнә. Ул кунаклар кабул итеп, аларның кәефен күтәрергә генә җыенмый. Хиллари ил белән ире белән бергәләп идарә итәргә ниятли. Әлбәттә, аңа кадәр дә президент хатыннары эшләргә тыгылган, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаткан, кемне нинди вазыйфага тәгаенләргә киңәш биргән. Ләкин, башкалардан аермалы буларак, Хиллари киңәшләрен йокы бүлмәсендә түгел, ә ачыктан-ачык, бөтен ил аның ролен белеп торырлык итеп бирүне хуп күргән.
Сайлау кампаниясе вакытында Клинтон: “Бер президент өчен тавыш бирсәгез, икенчесен бушлай алырсыз”, — дип шаяртыр булган.
Хиллари ханым президент каршындагы киңәшмәләрдә катнашканда Клинтон аннан һәрвакыт: “Ә син ничек уйлыйсың, Хиллари?” — дип сорый икән. Ул хәтта рәсми вазыйфа биләргә дә ниятләгән, ләкин ил законнары гаилә белән бер урында эшләүне тыя.
Шулай да Хиллари Клинтон кул кушырып утырмаган. Ул төрле утырышларда, конференцияләрдә катнашыр булган, сәламәтлек саклау системасын реформалау белән шөгыльләнгән.
Сигез ел гомерен Ак йортта, алты елын сенатта үткәреп, ире хыянәтеннән, түбәнчелек һәм хурлык газапларын кичереп, Хиллари Клинтон зур тормыш һәм сәяси эшчәнлек тәҗрибәсе туплаган. Ул әле булса югарыга омтыла, АКШ президенты вазыйфасына дәгъва итте һәм, яшь демократ Барак Обамадан җиңелгәч, Дәүләт секретаре булып эшләргә ризалык бирде. Мадлен Олбрайт, милләте белән чех, безнең ил белән кырыс сөйләште, шулай да аек акыллы сәясмән булды. Кара тәнле Кондолиза Райс, профессор һәм музыкант, барлык дөньяда АКШ мәнфәгатьләрен ныгыту өчен көчен кызганмады. Аның белән Русия җитәкчеләренә эшләве җиңелдән булмагандыр. Хиллари Клинтон ханым да Райс сәясәтен дәвам итәчәк, Русия белән сөйләшкән чакта йөзендә — елмаю, аңында — рациональлек, йөрәгендә кырыслык саклаячак.
Читайте нас: