+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2009, 02:00

Гомерне бирдек, ләкин намусны сатмадык

Автор турында белешмә:Кораллы Көчләр ветераны Назиф Мөхәммәтҗанов тумышы белән Бөре районының Яңа Яндыз авылыннан. Караидел районының Кызыл Өреш мәктәбен тәмамлагач, армиягә чакырыла. Тула өлкәсе Плавск шәһәрендә сержант мәктәбендә әзерлек үткәннән соң, Байкал аръягы хәрби округына җибәрелә. Армия хезмәтен тутыргач та биредә хәрби хезмәткә кала. Унҗиде ел гомерен шушы төбәктә үткәрә. Өлкән прапорщик Мөхәммәтҗанов үз теләге белән Әфганстан сугышына китә, 1986-1988 елларда ике тапкыр Кызыл Байрак белән бүләкләнгән 108нче Невель мотоукчылар дивизиясендә рота старшинасы булып хезмәт итә, яралана. “Кызыл Йолдыз” ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Хәрби хезмәтен Уфа гарнизонында тәмамлый.



Хезмәтем буенча ике тапкыр Кызыл Байрак белән бүләкләнгән 108нче Невель мотоукчылар дивизиясе командиры Виктор Барынькин белән якыннан аралашырга туры килде. Аның турында дулкынланып язам. Бу дулкынлану шатлыклы, чөнки хатларын, котлауларын укып, фоторәсемнәрен карап, аның исән-сау булуына куанам. Әрем тәме дә бар бу дулкынлануда, чөнки Әфганстан — барыбызның да уртак әрнүе. Сугыш, гомумән тормыш та әрнү-сагышсыз булмый. Кайчак яңгыравык исемнәре булмаган кешене белмәүләре җанны әрнетә. Бу кешенең Ватан алдындагы казанышларының җиде орден һәм егерме өч медаль белән билгеләнүе үзе күп нәрсә турында сөйли. Кешенең кадере орден-медальләрдә түгел, ә аның намусында. Ә командир Барынькинның намусы күз яше кебек чиста! Хөрмәтемне белдереп, булачак китабымның бер бүлеген аңа багышларга булдым. Бүген ул Русия Оборона министрлыгы Генераль штабы начальнигының беренче урынбасары, идарә начальнигы, генерал-полковник, профессор.
Игенче хезмәтен — эшкәртелгән җир, алынган уңыш, шахтерныкын — чыгарылган руда күләме, шагыйрь эшен шигырьләренең кешенең күңеленә тәэсир көче белән үлчәргә мөмкин. Ә менә хәрби кешенең җиңел булмаган көндәлек хезмәте ни белән үлчәнә соң? Иртән уянганнан алып кич йокларга ятканга кадәр сәгатьләп-минутлап бүленгән вакытны бергә үткәргән, кайгы-сагышларыңны бүлешкән кешеләрнең хөрмәте беләндер, мөгаен. Гади солдат булсынмы, отделение, расчет, экипаж командирымы, маршалмы, хәрбиләрнең бер уртаклыгы бар, ул — хәрби антка тугрылык һәм Ватан солдаты булып калу. Чын командир булсаң, синең турыда: “Солдат!” диләр. Холкы, аң-белеме, тормышка карашы төрле булган кешеләр өстеннән җитәкчелек итү, өстәвенә, сугышта, ут эчендә — гади эш түгел. Командирларның кайберләре турында, кешеләрне саклый белә, диләр. Сугышта кешеләрне саклау — кул астындагыларны мәгънәсезгә хәвеф-хәтәргә дучар итмәү, ә кирәктә ут эченә озату дигән сүз. Иң кирәкле вакытны билгеләү синең өстә. Кулыңдагы властьны арттырып җибәрү дә, мөмкинлектән файдаланмау да канкоешка китерә. Һәлак булганнар — синең намусыңда. Бер генә хәрби җитәкче дә солдатлар гомерен мәгънәсезгә корбан итүгә юл куярга тиеш түгел. Техниканы үзләштерергә, сугыш тактикасына өйрәнергә, хәрби күнегүләргә чыдарга мөмкин, ә менә кул астындагы солдатларның гомере өчен җаваплылык тойгысы кичермәгән командир командир түгел инде.
Генерал Борис Громов белән командирыбыз Виктор Барынькинның сугыш алып бару осталыгын исбатлаучы “Магистраль” операциясен искә алып үтәсе килә. Аның сәяси әһәмияте дә зур иде.
Әфганстанның ул вакыттагы җитәкчеләренең сәяси хаталары аркасында пуштуннарның бик рәхимсез джадран кабиләсе фетнәчеләр ягына күчкән иде. Алар Гардез белән Хост шәһәрләре арасындагы юлның 60 километрын кулга төшергән. Оппозиция арытаба Хост округының Әфганстаннан аерылып чыгуын күз уңында тота.
Бурычларның катлаулылыгын исәпкә алып, “Магистраль”гә Армия командиры Борис Громов җитәкчелек итте.
Алышта катнашачак безнең гаскәрләр өчен шартлар җиңел түгел. Дошман кулындагы юл тар тасма булып өч мең метрдан артыграк биеклектәге таулардан үтә. Иң биек нокта — Сатекандав үткеле 3878 метрда урнашкан. Аннан барлык нәрсә уч төбендәгедәй күренеп тора, шуңа да мөҗәһитләр төп ныгытмаларын шунда урнаштырган да. Көнбатышның киңкүләм мәгълүмат чаралары аны “урыс солдатлары тешен сындырачак яуланмас бастион” дип атады. Һава шартларының да җиңелдән булмавын искә алырга кирәк: җәен солдатлар эсседән әлсери, кышын сөяккә үтәрлек салкын җил исә.
Операцияне ноябрьнең егермеләрендә (1987 ел) башларга карар ителде. Ул гап-гади иде: биеклектәге нокталарны десант белән яуларга, һава һөҗүме белән фетнәчеләргә өстәмә көч килү мөмкинлеге бирмәскә, Сатекандавны кулга төшереп, мәсьәләне тагын бер тапкыр тыныч юл белән хәл итәргә омтылып карарга. Каршы як сөйләшүдән баш тарткан очракта, үткелдән һәм Хост ягыннан берьюлы һөҗүм башларга.
23 ноябрь иртәсендә гаскәрләр үткелгә таба юнәлде. Операциягә өч меңнән артык кеше җәлеп ителде, анда безнең 108нче мотоукчылар дивизиясе дә катнашты. Иң элек генерал Громов биеклеккә 20 манекеннан торган “һава десанты” төшерде. Мөҗәһитләр алар белән “сугышкан” арада безнең артиллерия разведкасы ут нокталарын ачыклады, аннары авиация һәм артиллерия аларны юк итте. шуннан соң биеклекләргә чын десант төште, төп көчләр килгәнче ныгытмаларга урнашып өлгерде. Артиллерия һәм авиация тегеләрнең яңа көчләренә килеп кушылырга урын калдырмады. Фетнәчеләр тылына безнең отряд китте. Мондый көчле һөҗүмне көтмәгән дошман, авыр коралларын һәм сугыш-кирәк ярагын калдырып, чигенә башлады. 28 ноябрьгә безнең батальоннар яуланмас үткелне тулысынча кулга төшергән иде инде. Фетнәчеләр каршылык күрсәтмәде диярлек. 30 декабрьгә юлны миналардан, фугаслардан тулысынча тазартып, безнең гаскәрләр сак астына алды.
Ике ай дәвам иткән алышларда Совет гаскәрләре егерме кеше югалтты, 68 кеше яраланды. Киң колачлы хәрби операция өчен мондый югалтулар бик аз санала. Кызганычка каршы, сугыш бөтенләй югалтуларсыз була алмый шул. Генерал Громовның командалык итү осталыгы безнең егетләрнең бик күп гомерен саклап калды. Башка уңыш-казанышлары белән беррәттән, шушы алыш өчен дә Советлар Союзы Герое исеме алды ул.
Русия солдаты һәрвакыт оста сугышкан. Талантлы командирлар Русия армиясендә һәрвакыт булган. Каян килә соң алар? Бөек Ватан сугышы чорындагы һәм аннан соңгы еллардагы армия һәм хәрби округ командующийларын хәтергә төшерәм. Шунысы аермачык — үз акылы, сәләте, тырышлыгы, Ватанга һәм хезмәтенә мәхәббәте, кешелек сыйфатлары белән лейтенант баскычыннан генералга кадәр күтәрелгән кешеләр алар. Громов белән Барынькин да шулар исәбендә. Громов сугыш яланында җиңү яулап кына калмады, 140 мең егетне сугыш эченнән алып чыкты. Әйе, Борис Всеволодович кешеләрне саклый белә иде. Аларны сафларга тезеп, сугыш яланыннан тыныч урынга алып чыгып китәргә дигән сүз түгел бит бу. Сугышта репетицияләр булмый, караламалар юк. Анда барысы да кан-яшь белән языла.
Дивизия командиры Барынькинның сугыштагы һәр кискен мизгелдә дөрес карар кабул итә белү осталыгы бар иде. Алыш сулышын яхшы тоя иде ул. Солдатларны һөҗүмгә күтәрү өчен мөҗәһитләрнең хәлсезләнгән чагын алдан күрә белә иде. Аның сугышны тою сәләте позицияләрне биләп торуга гына түгел, алга барырга да булышлык итте.
Алышларда уңышның үзеннән, ул биргән боерыклардан гына тормавын аңлый иде Барынькин. Кайчак солдат яки сержантның шәхси инициативасы да хәлиткеч була. “Безнең һәрберебез Кораллы Көчләр сафларына басканда ант бирде. Без аңа соңгы сулышыбызга кадәр тугры калырга тиеш. Кемгәдер һәлак булырга язган икән, ә сугышта ансыз булмый, аның соңгы сүзе: “Бурычымны намус белән үтәдем”, булырга тиеш. Күптән билгеле хакыйкатьне исегезгә төшерәм. Җиңү хакына һәлак булган кеше — герой. Ә дошманны җиңеп, хәрби бурычны үтәгән һәм исән калган кеше — ике тапкыр герой!” — Сугышка шундый фатиха биреп озата солдатларны дивизия командиры.
...Әфганстан. 9 май, 1987 ел. Барынькинны генерал погоннарында күреп дивизия командиры белән чын-чынлап горурландым. Генерал исеме алганда кеше нинди хисләр кичерә икән? Гадилеге, игелеклелеге, турылыгы белән бөек ул. Дивизия белән командалык итү өчен Алып батырдан да болайрак көч кирәк. Меңләгән кеше, техника, милек белән идарә итү, финанс һәм административ-хуҗалык эшчәнлеге гади түгел. Һәр алыш алдыннан үзебезнекеләр белән Әфганстанның хәрби частьларының үзара гамәлләрен көйләү, кул астындагыларны сюрприз-миналар, агулы еланнар һәм чаяннар турында кисәтү, кабиләләр аксакаллары, бандалар башлыклары белән очрашу... Соңгысы дистәләгән егетебезнең гомерен саклап калу дигән сүз. Барынькин намуслы хезмәт өчен кул астындагыларга рәхмәт белдерергә бервакытта да онытмый иде. Батырлык күрсәтүчеләрне хәрби бүләкләргә тәкъдим итә һәм аларны шәхсән үзе тапшыра, сәләтлеләрне югарырак вазыйфага тәкъдим итә, чираттагы хәрби званиене вакытыннан алда бирүне юллый.
Батальон командирыннан алып һәр командирның штабы бар. Барлык мәгълүмат шунда туплана. Штаб начальнигының ике “кулы” бар: хәрби гамәлләрне планлаштыручы оператор һәм моның өчен мәгълүмат табучы разведка. Командирлар булачак алыш урынында барлык ваклыкларга ачыклык кертергә, инженерларга гаскәрләрнең хәрәкәт итү маршрутын төзергә, штабларга колонналар хәрәкәтен оештырырга кирәк. Сугыш кирәк-ярагы белән тәэмин итү — тылчыларның эше. Һәм снаряд-патроннар теләсә ничек урнаштырылмый, аның тәртибе бар. Госпиталь булдырырга, су, ягулык-майлау материалы өчен урыннар билгеләргә кирәк. Зыян күргән, ватылган машиналар, хәрби техниканы җыю һәм ремонтлау пункты да онытылырга тиеш түгел. Гаскәрләр карта белән тәэмин ителә, ә ул җентекле һәм аңлаешлы булырга тиеш. Әфганстандагы үзенчәлекле һава шартларын да исәпкә алырга кирәк: өчәр көн рәттән туктаусыз яңгыр явып, юлларны юдыра яисә миләр кайнап чыгарлык эсседә өермә кара тузан куптара.
Сугыш туктап торган арада командирлардан хәрби күнегүләр оештыру таләп итә иде дивизия командиры. Солдатлар өйрәтелмәгән икән, дошманны җиңү мөмкин түгел. Менә ни өчен Барынькин бу яктан үзенә дә, офицерларга һәм солдатларга да аяусыз иде.
Ул көннәр артта калды. Ут эченнән исән-сау кайту нинди зур бәхет ул! Исән калу гына аз, намуслы булып калырга кирәк! Виктор Михайлович кебек!
...Җирдә күпме генә сугышлар булмаган. Сугыш тәмамлангач, аны Җир йөзендәге иң соңгысы дип уйлап, кешеләр җиңел сулап куйган һәм башкача беркайчан да кабатламаска антлар биргән. Тик туплар тавышы тыну белән бу ант шундук онытылган, яңа гаделсезлекләр һәм газаплар тагын сугышка китергән. Әфганстан сугышыннан соң да дөньяда күпме канкоеш булды! Үз вакытында Урыс-япон сугышы һәм беренче бөтендөнья сугышы, Русия өчен нинди әһәмияткә ия булган, Әфган сугышы да СССР өчен шулай булды, илнең үзендә чуалышлар башланды, СССР таркалды.
Әфганстандагы алышларда җиңгәндә, безнең солдатлар кешелекле, юмарт булды, җиңелгәндә язмышыннан зарланмады, эсселекне, ком бураннарын, таулардагы үзәккә үтүче җилне сүкте... Әфганстан — тоташ эсселек, хәвеф һәм авырлыклар ул. Эссегә күнегергә, авырлыкларда чыныгырга, хәвеф-хәтәрдә тәҗрибә тупларга мөмкин. Әфганстан — туктаусыз киеренкелек һәм сынау да. Әфганстан бездән иң элек эш-гамәлләр таләп итте. Коры сүзгә, бәхәскә вакыт булмады анда. Кешеләр арасында да үзенчәлекле мөнәсәбәтләр булды, аларның эш-гамәлләре башкача бәяләнде. Кешенең асылы ачылды анда, хәрби кардәшлек көчәйде. Бик күп көннәр дәвамында без, ал-ял белми, батырлык үрнәкләре күрсәтеп, интернациональ бурычыбызны үтәдек, хәрби антыбызга тугры калдык, илебездән читтә дә яугир-патриот, яугир-интернационалчы дигән бөек исемне горур йөрттек. Һәм ахыргача хәрби туганлыгыбызга тугрылык саклыйк, һәлак булганнарны онытмыйк!
...Өйгә кайту — зур куаныч. Кунактан, ялдан, командировкадан, эштән түгел, сугыштан кайту... Ут эчендә үткән шушы ике елга бөтен гомер сыйган кебек... Ул һәрвакыт безнең йөрәктә. Күпләр бүген Әфган сугышын игълан ителмәгән, яшерен дип атый, кайберәүләр аны бөтенләй сугышка исәпләми. Бу сугышка дөрес атама бирергә вакыт җиткәндер. Дөрес атау — дөрес аңлау дигән сүз ул. Тик дөрес атаманы архивлар ачылгач, кайбер нәрсәләргә ачыклык кертелгәч, бу сугышның дөрес тарихы язылгач кына биреп була.

Читайте нас: