+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2009, 02:00

Халык батыры

Шундый кешеләр була, аларның тормыш юлы халык язмышы белән тыгыз бәйләнгән, ил тарихына үрелеп үткән. Иртәгә тууына 100 ел тулу билгеләнәчәк Советлар Союзы Герое, генерал-майор Таһир Кусимов — шундыйлардан. Таһир Таип улы 1986 елның 10 маенда вафат булды. Аны кече ватанында да, элекке союздаш республикаларда да яхшы хәтерлиләр. Бөек Ватан сугышы елларында бу кешенең сугышчан батырлыклары югары бүләкләргә лаек булган.


Җитмеш тугызынчы елның феврале хәтердә калган. Уфа гарнизонының Офицерлар йортында Т. Т. Кусимовның 70 яшьлек юбилеен үткәрәләр иде. Юбилей кичәсе алдыннан да, тантана көнендә дә безне гадилек, артык купшылык булмау гаҗәпләндерде. Офицерлар йортында гадәти булмаган җанлану хөкем сөрә. Советлар Союзы Герое, отставкадагы генерал-майор Кусимовны котларга хәрби дуслары – 112 нче кавалерия дивизиясе буенча ветеран-полкташлары, гарнизон генераллары һәм офицерлары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, республика җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм, билгеле, аның туганнары, якыннары килгән. Ул кичтә чал чәчле генерал матур һәм баһадир булып күренә иде.
Таһир Таип улының кешелеклелек сыйфатларын күренекле якташыбыз, данлыклы очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев үзенең очеркында “безнең генерал” дип төгәл билгеләде: “Таһир Таип улы Кусимовны очраткан саен үземнең гаҗәпләнүемне һәм соклануымны тырышлык белән генә яшереп калам: ну, өзгән дә куйган ерак бала чакта ишеткән әкияттәге Урал-батыр инде! Кешегә 70 яшь, ә теләсә кайсы даирәдә аерылып тора – озын буйлы, тыгыз, мәһабәт гәүдәле, кояшта янган тәнен кардай агарган чал чәчләре ассызыклап күрсәтә. Ә күзләрендә һәрвакыт шаянлык чаткылары поскан кебек.
Кусимов нәрсәсе беләндер билгеле кинофильмда башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев образын гәүдәләндергән, хәзер инде мәрхүм, СССРның халык артисты Арслан Мөбәрәковны хәтерләтә. Әгәр Таһир Таип улына иртәрәк туарга насыйп булса, аның турында да Салават турында җырлаган кебек, халык җырлар чыгарыр иде”.
Таһир Таип улы 1909 елның 14 февралендә Әбҗәлил районының (ул вакытта — Ырынбур губернасының Югары Урал өязе) Кусим авылында туган. 1928 елда доброволец булып Кызыл Армия сафларына баскан көне аның хәтерендә гомер буе саклана. Бу хәл Казанда була, аны татар-башкорт берләштерелгән хәрбиләр мәктәбенә юллама белән җибәргән булалар. Мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, 1932 елда ул курс командиры вазыйфасында калдырыла.
Аннан соң гаскәри хезмәт. 1935 елда — эскадрон командиры ярдәмчесе, Бөек Ватан сугышы алдыннан майор Кусимов – Иранда совет гаскәрләре составындагы кавалерия полкының командир ярдәмчесе була.
Сугыш башлана. Немец гаскәрләре Туган ил башкаласы Мәскәү янында канлы бәрелешләр алып барган көннәрдә, 1941 елның 13 ноябрендә республикага күптән көтелгән хәбәр килеп ирешә: Башкортстан халкының теләкләрен искә алып, Дәүләт оборона комитеты ике кавалерия дивизиясе оештырырга карар иткән. Кавалеристлар сафына доброволецларны чакыралар – эшчеләр, крестьяннар, зыялылар килә. Командование составының төп өлеше фронттан, башка хәрби округлардан чакырып китерелгән татар һәм башкорт хәрбиләреннән тора. 1942 елның башында Кусимов Уфага килә, аны 112 нче башкорт кавалерия дивизиясенең 275 нче полкы командиры итеп билгелиләр.
Һәм менә – фронт. 1942 елның 2 июлендә дивизиянең хәрби тарихы башлана. Немец-фашист оккупантлары белән беренче бәрелешләрдә үк Кусимов үзен булдыклы һәм кыю командир итеп күрсәтә. Яуда күрсәткән батырлыклары өчен аның күкрәген беренче хәрби орден бизи.
1942 елның 20 ноябрь төнендә Сталинград янындагы артобстрел вакытында Кусимовның аты – Уфадан фронтка бергә килгән “Бодрый” кушаматлы айгыры үлемечле яра ала: снаряд ярчыгы аның корсагын ярып үтә. Көн ахырында командир үзе дә каты яраланып кыр госпиталенә эләгә...
1943 елның февралендә Кусимов хезмәт иткән соединение — 16нчы гвардия кавалерия дивизиясе, ә ул командиры булган часть 58нче гвардия полкы дип йөртелә башлый. Подполковник Кусимов Идел елгасының утлы ярларыннан алып Польша чигенә кадәр авыр хәрби юл үтә. Немец оккупантлары белән алышларда ул көчле ихтыяры, куркусызлыгы, түземлеге белән аерылып тора.
Күпсанлы хәрби эпизодлардан Таһир Таип улының хәтерендә Днепр елгасын кичү вакыйгасы аеруча нык истә калган. Командованиенең хәрби заданиесен үтәгәндә аның полкы, дошман уты астында елганы аша чыгып, плацдармны яулап ала. Ватан полк командирының хәрби осталыгын, кыюлыгын һәм батырлыгын югары бәяли. СССР Югары Советы Президиумы указы белән Таһир Кусимовка Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә.
Бәрелешләр дәвам итә, авырлык белән үтелгән һәр километр артта кала. Бервакыт дивизиягә Советлар Союзы Маршалы Семен Михайлович Буденный килә һәм Кусимовны укырга җибәрергә киңәш итә. Ул вакытка фашист Германиясенең язмышы хәл ителгән була инде, сугыш Җиңүгә таба бара. Ил җитәкчелеге һәм хәрби командование армияне вакыт һәм халыкара хәл таләпләренә туры килгән офицер кадрлар белән тәэмин итү турында уйлый башлый. Бай сугышчан тәҗрибәсе булган полк командиры Мәскәүгә җибәрелә. Хәрби академия тыңлаучысы буларак, полковник Т. Т. Кусимов 1945 елда Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнаша. Ул М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академияне кызыл дипломга, соңрак СССР Кораллы Көчләренең Генераль штабы академиясен тәмамлый.
Арытаба Таһир таип улы төрле җаваплы вазыйфаларда хезмәт итә: Төньяк Кавказ хәрби округының штаб начальнигы һәм дивизия командиры, Төркестан хәрби округының армия корпусында башта урынбасар, соңрак командир була, ә алтмышынчы елларда БАССРның Хәрби комиссариатын җитәкли.
Хәрби Көчләрдә хезмәт елларында ул илнең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнаша. Партиянең XXIII съезды делегаты була, ике тапкыр РСФСР Югары Советы депутаты булып сайлана, Төрекмән ССР Югары Советы Президиумы әгъзасы һәм депутаты була, 1969-71 елларда – БАССР Югары Советы депутаты.
Уфада эшләгән һәм хезмәт иткән чорында генерал-майор Кусимов белеме һәм бай тәҗрибәсен гарнизон, республиканың район һәм шәһәр хәрби комиссариатлары офицерлары белән юмарт уртаклаша иде.
Һәм лаеклы ялга чыккач та Кусимов, халык батыры һәм легендар генерал, үзен һәрвакыт сафта дип санады: иҗтимагый тормышта актив катнашты, Кораллы Көчләрнең данлыклы сугышчан традицияләрен пропагандалады, яшь буынны хәрби-патриотик тәрбияләү буенча зур эшләр башкарды. Үсеп килүче буынга аннан өйрәнерлек нәрсә күп иде. Аның күкрәгендә Советлар Союзы Героеның Алтын йолдызы, ике Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, беренче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены балкый иде. Таһир Таип улының тормыш үрнәге хәрби бурычны үтәүгә, Ватанга мәхәббәткә, аның дошманнарына карата нәфрәткә өйрәтә.
Әбҗәлил районының Кусим авылында Таһир Таип улы Кусимов музее бар. Уфада ул яшәгән йортка тактаташ куелган.
Читайте нас: