+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2009, 02:00

Асрамага бала бирәм, кем ала?

Кечкенә Тукай язмышын хәтерлисездер. Кызганычка каршы, цивилизация гөрләп алга киткән XXI гасырда да ятимлек темасы ябык түгел. Киресенчә, аларның саны елдан-ел арта гына бара: бүгенге көндә илдә балалар йортларында тәрбияләнүче 870 мең ятим бар. Моңарчы күрелмәгән хәл, хәтта Бөек Ватан сугышыннан соң да ятимнәрнең саны азрак — 600 мең булган. Тагы да куркынычрагы: бу балаларның күбесе әти-әнисе исән килеш ятим. Бу безнең җәмгыятьнең иң зур хурлыгыдыр, мөгаен. Хөкүмәт соңгы елларда әлеге балаларны гаиләләргә урнаштыруны оештыра. Опекага, патронат тәрбиягә алган гаиләләргә хәтта хезмәт хакы да түли башлады. Күпләр үксезләрне кызганып, үз канаты астына алды. Ятимлек, ниһаять, хәл ителә башлады кебек.



Сабыйлар акча эшләү коралына әверелмәсен
Күңелендәге назны ятимнәр белән бүлешеп, матур гына яшәүче гаиләләр дә бик күп. Алар турында гәзит битләрендә мәкаләләр әледән-әле басыла. Әмма, моңа никадәр генә ышанасы килмәсен, түләнгән пособие өчен генә тәрбиягә бала алучылар да бар. Нефтекама шәһәрендә яшәүче Рәшидә апа белән сөйләшү уйга сала.
— Ирем белән аерылганга хәтсез инде. Ул бурычка батып, тау хәтле бурычларын калдырып, шәһәрдән чыгып качты. Миңа фатирны сатып, бала белән тулай торакка күчәргә туры килде. Улыбыз чирләп, катлаулы операция кирәк булгач, бераз булса да ярдәм итүен сорап, хат яздым. Ләм-мим, кая анда ярдәм! Ничә ел буена улын исенә алганы да булмады, баштарак бала сагынып хат яза, көтә иде. Хәзер үсте инде, атасының нинди кеше икәнен үзе аңлар яшьтә. Әмма мин күптән түгел шушы бәндәнең тәрбиягә өч бала алганын ишетеп шаккаттым. Менә сиңа мә! Үз баласын язмыш кочагына ташлаган, аның турында бер тапкыр да кайгыртмаган, хәлен белүне дә кирәк дип санамаган кешегә ышанып тәрбиягә бала бирүләре таң калырлык хәл! Нәрсәгә өйрәтә алыр икән ул аларны? Элекке иремнең акчаны никадәр яратканлыгын белеп, мин аны бу адымга бары тик акча өчен генә барган дип уйлыйм. Шуңа да тиешле органнар баланы тәрбиягә биргәндә ныклап тикшерсеннәр, сабыйлар өлкәннәр кулында табыш, пособие чыганагына әйләнмәсен иде, — ди ул.
Ятим бала – уенчык түгел
Краснокама районы приютында 3-4 яшь чамасында Айдар исемле бер малай бар иде. Акыллы, тыйнак бу сабыйны Агыйдел шәһәреннән бер гаилә тәрбиягә алгач, тәрбиячеләр дә, малайны якыннан белгән башкалар да аның өчен бик сөенде. Тик күпмедер вакыттан соң мин Айдарны приютка кире китерүләрен, әлеге гаиләнең аны алудан баш тартуын ишеттем. Малай йомылып китте, приют вакытлыча гына яшәп тору урыны булганлыктан, эш аны балалар йортына озату белән тәмамланды. Сораштыра торгач, мондый күренешнең җәмгыятьтә ешаеп китүе, Айдар хәленә таручыларның башка приютларда да булуы ачыкланды.
Хөкүмәтнең ятимнәрне кайгыртуы, гаиләләргә урнаштырырга тырышуы, балаларга яңа әти-әниләр эзләве, һичшиксез, хуплауга лаек. Әмма кайсыдыр үзәк гәзиттәге мәкалә игътибарны җәлеп итте: анда ятим балаларны гаиләләргә урнаштырудан хөкүмәтнең никадәр отуы турында сүз бара иде. Ягъни, тәрбиягә алган гаиләләргә хезмәт хакы, ятим балаларның үзләренә фәлән сум пособие түләп барсаң да, бу чыгымнар балалар йортын тотуга караганда азрак, файдалырак диелгән, конкрет саннар китерелгән иде. Ә менә бу эшнең ничек баруы, балаларның яңа гаиләләрдә ничек яшәве турында бер сүз дә юк. Баштан ук балалар язмышыннан бигрәк, чыгымнарны исәпкә алып башланган эш никадәр уңышлы соң?
Беренче карашка, алга китеш искитмәле: соңгы ике елда ятим балаларның бик зур проценты гаиләләргә урнаштырылган, хәтта кайдадыр балалар йортлары ябылган. Бу, әлбәттә, сөенечле хәл, әмма бу теманың уйланырлык яклары да кала бирә. Әйтик, кире кайтарылган балалар. Әлеге мәкаләне язар алдыннан тәрбиягә бала алган берничә гаилә белән очраштым. Араларында ашыгып, җиңел уйлап ятим бала алуларына үкенгәннәре дә бар. Статистика да узган елларга караганда быел балаларны тәрбиягә алу күпкә кимү турында сөйли.
— Кире илтеп бирер идек, ничектер хәзер кыен, күршеләр, авылдашлар алдында оят. Ә бит без Мәрьямне чын күңелдән жәлләп алган идек. Аны начар бала дип тә булмый, эш кушсаң да карышмый, җиренә җиткереп, белеп эшли, әмма дөньяга карашы, уй-фикерләре икенче, кыланышлары бөтенләй ят инде, нишләтмәк кирәк, — дип уфтана бер гаилә.
Ә икенчеләре, шушы ук проблема белән очрашкач, тәрбиягә алган баланы кире приютка илткән. Тик малай, анда калмыйча, яңа әти-әнисенә ябышып диярлек кире кайткан.
— Инде нишләргә дә белмибез. Күчтәнәчләр алып приютка барып йөри идек, жәлләтте бит шушы малай, төптән уйламадык, алдык та кайттык. Ике елга якын вакыт үтте, өйрәнергә дә тиешбез кебек, әмма ераклаша гына барабыз. Яхшылыкны бөтенләй аңламый, кычкыруга, тукмауга гына өйрәнгән. Гел генә тиргәп торасы килми, бала бит ул. Тугыз гына яшь, ә үзе шундый әрсез, беркайда да югалып калмаячак. Урысның “прожженный” дигән сүзе бар, нәкъ менә шундый инде. Мәктәптә дә әллә ни алдыра алмый. Ирексездән, тора-бара нәрсә күрсәтер икән бу безгә дип уйландыра башлады. Хаталанганыбызны аңладык, тик инде соң. Үз тәҗрибәбездән чыгып әйтәм: бу адымга барганчы башка әти-әниләр бик нык уйласын иде, — дип уфтана хәзер бу гаилә.
Әйе, күңелле күренеш түгел. Башта бу кешеләргә ачу да килә, “Уенчык түгел бит ул, ничек инде бала кадәр баланы бер алып, бер кире илтеп була?!” — дип уйлыйсың. Бары тик алар белән ныклап сөйләшкәч, аралашкач кына әлеге проблема ачыла. Алар балаларны, чыннан да, изге ният белән алган, күңелләрендәге назны ятимнәр белән дә уртаклашмакчы булган, тик бер нәрсәне — бу балаларның башка балалар кебек түгеллеген, аларның икенче төрле булуын исәпкә алмаган. Бер-ике ел чит балаларны тәрбияләп караганнан соң, алар приютка эләккән баланың башка тормыш, икенче дөнья кешесе булуын, ата каны, ана сөте аша аларның икенче кыйммәтләрне, гадәтләрне сеңдереп үсүен аңлаган. Шунлыктан, ятимнәрне тәрбиягә алган гаиләләргә акча түләү генә аз, аларга көчле психолог ярдәме дә кирәк. Балаларга да психолог белән шөгыльләнү файдага гына булыр иде. Тормышның ачысын татырга, пычраклыкларын күрергә өлгергән балаларның күңеле тиз генә эремәслек булып каткан, күрәсең, югыйсә, приюттагы иң тыныч, иң акыллы кызны тәрбиягә алган гаилә дә, элекке тыныч тормыш хәзер төшкә генә керә, дип, аны кире илтү турында уйланмас иде.
Боларны нигә язам? Һич кенә дә хөкүмәтнең ятим балаларны гаиләгә урнаштыру турындагы сәясәтенә каршы чыгар өчен түгел. Бары тик әлеге вакытта детдом, приютларда яшәүче балалар да киләчәктә шундый проблемалар белән очрашмасын, аларны да бер алып, бер кире китереп, күңелләрен әрнетмәсеннәр өчен. Өлкәннәр ятим баланы гаиләгә тәрбиягә алу турында карар кабул иткәнче мең кат уйлансын, барысын да кат-кат үлчәсен өчен.
Ятимлек төптән үзгәрде
— Үз балалары булмаган гаиләләр яңа туган балаларны элек тә уллыкка һәм кызлыкка ала иде. Биләүдән үк үзең карап үстергәч, беренче адымнарын, беренче сүзен бергәләп кичергәч, алынган бала үзеңнеке кебеккә әйләнә, өстәвенә, тәрбияне дә үзең бирәсең. Ә хәзергедәй өй тулы балалары булып та детдомнан бала алу бик сирәк күренеш иде. Җәмгыять үзгәрде, мәрхәмәтлерәккә әйләнде халык, дип уйлау беркатлылык булыр иде. Игътибар итегез: балаларны бит акча түли башлагач кына күпләп ала башладылар. Сабыйлар өчен сөенсәк тә, әнә шунысы эчне кыра. Тәрбиягә бала алуга җиңел-җилпе карарга, кызгану хисеннән чыгып яисә акча өчен бу адымга барырга ярамый, аларның киләчәге турында уйларга, теләгең ныклы булса гына үз өстеңә мондый җаваплылык алырга кирәк, — ди республика приютларының берсендә эшләүче тәрбияче.
Бүгенге көндә детдомнарның асылдан үзгәрүе, анда тәрбияләнүчеләрнең бөтенләй икенче төрле катлам кешеләре булуын да исәпкә алмыйча булмый. Ни өчен шулай? Чөнки беренче балалар йортлары ачылган чорда анда авыр хәлдә калган гаиләләрнең балалары, әти-әнисе үлгән балалар урнаштырылган. Игътибар итегез: имин булмаган гаиләдән түгел, ә ятим балалар. Сугыш елларында алар саны шактый арткан, чөнки бик күпләр әти-әниләрен яу кырыннан көтеп ала алмаган. Ул елларда балалар йортларыннан бик күп шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар, музыкантлар, бер сүз белән әйткәндә, күренекле кешеләр үсеп чыккан. Чөнки ул елларда ятимлек икенче төрле булган. Ә бүген балалар йортларында кемнәр яши? Күп очракта эчкечелек, амораль тормыш алып барулары өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балалары. Әти-әниләре исән килеш ятимнәр. Шунлыктан, бу балаларны иң яхшы ниятләрдән чыгып тәрбиягә алган кешеләргә дә җиңел түгел. Гаиләгә эләккән балаларның үзләренә дә шунлыктан авыр.
— Әтине белмим, әни еш кына исерек була торган иде. Мине берәү дә йоклар алдыннан аякны юарга, өлкәннәр кайтуына чәй куеп торырга өйрәтмәде. Беренче тапкыр 11 яшьтә мине бер гаилә үзенә алды. Кулга тарак алсам да, чәй эчәргә чәшкегә үрелсәм дә, анысы синеке түгел, дип, шелтә ясап кына торалар иде. Һәр кешенең аерым тарагы, аерым чәшкесе булу минем өчен ят күренеш. Теш щеткасына кадәр һәркемнеке аерым. Бөтен ишеткәнем “теге ярамый, бу ярамый” булды, кыскасы, уртак тел тапмадык. Алар мине кире китереп куйды. Икенче гаиләдә дә шул ук хәл кабатланды, анысыннан үзем киттем дияргә була. Башкача гаиләдә яшәп карарга теләгем юк, чөнки “нормаль” гаиләдә үземне ничек тотарга белмим, кыенсынам, — ди әлеге вакытта приютта тәрбияләнүче 15 яшьлек кыз.
Бу сүзләргә өстәп нәрсә әйтәсең? Кыз баланың фикерләве үк аның нинди шартларда тәрбия алганлыгы турында сөйләп тора. Кызганычка каршы, бүгенге 870 мең ятимнең күбесенең интеллекты шул дәрәҗәдә, аларны асрамага таратып бирү генә проблеманы хәл итү юлы түгел. Гаиләдә дә аларның проблемалары дәвам итәчәге көн кебек ачык. Ятимлекне тамырыннан корытыр өчен эчкечелеккә һәм эшсезлеккә каршы көрәшергә, җәмгыятьне дәваларга, гаиләләр белән күбрәк эшләргә, профилактик чаралар күрергә кирәк. Чөнки авыр гаиләләрнең нигезендә шушы социаль проблемалар ята.
Читайте нас: