+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2009, 02:00

Беренче бәрелешне бүген дә оныта алмыйм

Салават шәһәрендә яше сиксәннән узган, зур хөрмәткә лаек өч йөзгә якын Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның һәрберсе турында бик күп сөйләргә була. Фронтовиклар үткән авыр сугыш һәм тормыш юллары бүгенге яшьләр өчен чын мәгънәсендә яшәү, ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора. Бүген сүз аларның берсе — сугыш кырларындагы батырлыклары өчен “Ватан сугышы” орденының тулы кавалеры, тыныч тормыштагы фидакарьлеге өчен “Почет билгесе” ордены һәм хөкүмәтебезнең 15 медале белән бүләкләнгән 87 яшьлек Шәрифҗан Мамлиев турында.


Озын буйлы, хәрбиләрчә төз гәүдәле отставкадагы офицер соңгы берничә елда хәләл җефете Хәлимә Нурый кызын җирләгәннән соң коттедж тибындагы ике катлы зур йортта ялгызы яши. Өй янындагы бакчасы да караулы, пөхтә.
— Балалар белән бергәләп былтыр евроремонт эшләттек әле. Менә бит күрәсез, тәрәзә-ишекләр хәзер карап торырлык. Җылы су, юыну бүлмәсе дә өй эчендә. Минем пенсиям дә зур. Инде туксанга җитеп килсәм дә, үзебез көне-төне диярлек яманлаган шушы фани дөньяны ташлап китәсе килми, һаман яшәргә тырышып яткан чак, — дип елмая ветеран.
Шәрифҗан Җиһанша улы тормыш сәхифәләре турында да мавыктыргыч итеп сөйли. Аның балачак, үсмер еллары Бүздәк районының Иске Бүздәк авылында үтә. Бөек Ватан сугышы башланганчы ук егет урта белем алган була. 1941 елда хәрби комиссариат аны башта очучылар әзерләү училищесына укырга җибәрергә ниятли. Тик егет медицина комиссиясен үтә алмый. Бераздан тагы да повестка килә. Бу юлы аны Златоуст шәһәрендәге хәрби инженерлар мәктәбенә тәгаенлиләр. Анда өч ай укыганнан соң, бер төркем курсантларны, шул исәптән Шәрифҗанны да, Свердловск өлкәсендәге пехота училищесына җибәрәләр.
Ниһаять, 1942 елның маенда укуын тәмамлап, Мамлиев лейтенант званиесе ала. Ватан азатлыгының кыл өстендә торган, немец илбасарларының Мәскәүгә якынлашып килгән көннәрендә лейтенант Мамлиев ике якташы — Туймазыдан 19 яшьлек Ибрай Абдуллин, старшина Кәлимуллин һәм башка хәрбиләр белән фронтның иң алгы сызыгына килеп җитә. Биредә ул Брянск, Орлов юнәлешләрендәге каты бәрелешләрдә катнаша. 1942 елның азагында: “Русия зур, ләкин чигенү юк. Безнең артта — Мәскәү! Бары тик — алга!” дигән приказны ант итеп кабул иткән хәрбиләр дошман белән җанын-тәнен аямыйча көрәшә. Курск юнәлешенә чыккач, Липецк өлкәсенең Задонск шәһәре янындагы бер зур авыл өчен өч тәүлек дәвам иткән канлы бәрелешләр, дөресрәге, мәхшәр көнен хәтерләткән сугыш эпизодларын фронтовик бүген дә дулкынланып искә ала.
— Немецларның үз көченә, Советлар Союзын җиңәчәкләренә ышанган чаклары, — ди Шәрифҗан Җиһанша улы. — Уңда-сулда снарядлар ярыла, пулялар сызгырыша. Баш күтәрер, күз ачар әмәл юк. Һавада — немец истребительләре, алда алты “Тигр” күренә, аларның артында берничә взвод пехота... Командир: “Танкларны эчкәрәк үткәрергә, пехотаны юк итәргә!” дигән приказ бирде. Мин җитәкчелек иткән взвод дошманның тәүге һөҗүмен кире какты. Уңайлы позициядә булу сәбәпле, без дошманның күп солдатларын кырдык. “Тигр”ларның өчесен уң як флангтагы взвод егетләре дөмектерде. Калган өчесе урман авызына таба борылды. Алышлар үтә дә киеренке шартларда дәвам итте. Без хәтта камауга калган идек. Зур югалтулар белән булса да, аннан чыга алдык. Өченче көнне иртән башка хәрбиләр һәм авиация ярдәмендә үзебез һөҗүмгә күчтек һәм немецларны үз окопларында тукмадык. Күбесе кырылып бетте. Шул тәүге һөҗүм, тәүге җиңү шатлыгын мин бүген дә оныта алмыйм...
Һөҗүм вакытында Шәрифҗан каты яралана. Канкойгыч бәрелешләр бераз басыла төшкәч, санитарка аны һушсыз килеш ялан санчастена алып килә. Операция эшләгәннән соң, башка яралылар белән бергә Мамлиевны Новосибирск шәһәрендәге хәрби госпитальгә җибәрәләр. Яралылар төялгән эшелонның Уфа аша үтәчәген белгәч, Мамлиев санитария поезды начальнигы — яшь кенә чибәр майордан үзен Уфада калдыруларын үтенә. Кыз үзе кебек яшь, озын буйлы, зәңгәр күзле офицер егетнең үтенечен канәгатьләндерә. Шәрифҗан Уфа янындагы Черниковский шәһәрендәге хәрби госпитальдә ярты елга якын дәвалана.
Савыгып чыккач, кабат фронтка җибәрүләрен сорап, баш комиссар Солтановка килә. Тик аны фронтка җибәрмиләр. Мамлиевка 1924-1926 елгы призывникларны армия хезмәтенә әзерләү буенча Башкортстан районнарында сборлар оештыру, икенче төрле әйткәндә, егетләрне фронт, сугыш шартларына өйрәтү бурычы куела. Соңрак аңа НКВД оперуполномоченные вазыйфалары да йөкләтелә.
Ниһаять, 1953 елда Шәрифҗан хатыны Хәлимәнең туган авылы — Стәрлетамак районындагы Бәләкәй Аллагуватка килеп төпләнә. Нәкъ шул елларда биредә — Салават шәһәре һәм нефть химиясе комбинаты төзелә башлаган була. Тыныч тормышта эшләү өчен бернинди һөнәре булмаса да, Мамлиев комбинатка килә һәм, биредә махсус курслар тәмамлаганнан соң, нефть эшкәртү заводының 10нчы цехында оператор булып эшли башлый. Фронтовик-офицер завод эшчесе буларак та үзен тиз таныта. Ике елдан аны өлкән оператор итеп үрләтәләр. Шушы вазыйфада ул пенсиягә чыкканчы намуслы эшли. Тырышлыгы, фидакарьлеге өчен дүртенче орден — “Почет билгесе” белән бүләкләнә.
Хәлимә Нурый кызы белән Шәрифҗан Җиһанша улы өч бала тәрбияләп үстерәләр. Марат, Флорид һәм Флорида бүген үз гаиләләре белән яшиләр. Кызганычка каршы, хәләл җефете генә гүр иясе булган. Ул зур йортта берүзе дөнья көтә. Дөрес, балалары атна саен килеп, әтиләренең хәлен белеп тора.
— Шөкер, сәламәтлеккә зарланган юк. Теге яки бу әгъза авырта, сызлый башлый икән — ул табигый күренеш, картлык сырхавы. Шуңа да мин яшәү рәвешен үзгәртмәскә, тынычлык сакларга, дөрес тукланырга тырышам, — ди аксакал.
Балалары күпме генә чакырса да, ветеран алар белән бергә яшәргә ризалык бирми. Олы кешегә тынычлык, режим сакларга кирәк, — ди ул. Хәтта бушлай бирелгән путевкалар белән ял йортларына барудан да баш тарта.
— Эчмим, тартмыйм. Сезгә дә киңәш итмим. Ит, йомырка, шулай ук он ризыкларын да күп ашамаска тырышам. Даруларны сирәк очракларда гына кулланам. Аның каравы, җиңел эшкәртелә торган яшелчә, җиләк-җимеш өстәлемнән өзелгәне юк. Мин ашарга пешерергә дә яратам. Йортта минем мунча юк. Шуңа да көн саен 20-30 минут ваннадагы җылы суда утырам. Кан тамырлары, организм өчен бик кирәкле процедура ул. Ятар алдыннан ярты стакан җылымса суга бер аш кашыгы бал сыеклап эчү дә безнең кебек өлкән кешегә файдалы, — ди 87 яшьлек Шәрифҗан Мамлиев.
Читайте нас: