+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 март 2009, 02:00

Итәк кисеп, җиң ямау булмасмы?

Соңгы чорда һәр яңа туган ай Русия автомобильчеләре өчен нинди дә булса бер үзгәреш алып килә. Бу уңайдан март автомобиль тармагы үсешенә бәйле бер түгел, берничә яңалык белән билгеләнде. 13 февральдә Дәүләт думасы беренче укуда “Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кабул итте. Аңа ярашлы, “зебра”да җәяүлегә юл бирмәгән өчен штраф күләмен әлеге 100 сумнан 1000 сумга кадәр, пассажирлар ташу кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләмен исә әлеге 100 сумнан 500 сумга кадәр арттыру каралган.


Аңлашыла, Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына шушы рәвешле үзгәрешләр кертү очраклы түгел. Русиядә юл-транспорт вакыйгаларының 40 проценты җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле. Бу уңайдан былтыр гына Русия юлларында 35 меңнән күбрәк кеше һәлак булган. Үз чиратында депутатлар кагыйдә бозган водительләргә карата җаваплылыкны арттырып, хәлне уңай якка үзгәртмәкче. Әлбәттә, Кодекска үзгәрешләр җәяүлеләр хәвефсезлегенә бәйле хәлне беркадәр яхшыртыр, дияргә кирәк.
Шул ук вакытта, Дәүләт думасы депутатлары тарафыннан моңа кадәр кабул ителгән законнарда да, әлеге үзгәрештә дә җәяүлеләрнең үзләренең җаваплылыгы турында берни дә әйтелми. Ә бит җәяүлеләр катнашлыгындагы аварияләрнең күпчелеге еш кына җәяүлеләрнең үзләренең гаебе белән килеп чыга. Светофорның кызыл утына юлны кисү, ярамаган урында юлны аркылы чыгу, исерек килеш урамда йөрү — болар җәяүлеләр тарафыннан иң еш очрый торган, һәм иң еш фаҗигале хәлләргә китерүче кагыйдә бозулар. Шул ук вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен Русиянең берәр төбәгендә берәр җәяүле административ җаваплылыкка тарттырылса?! Юк, ни өчен дигәндә, ЮХХДИ инспекторларына мондый хокук бирүче закон юк. Закон юк икән, җәяүлеләр дә шәһәр урамында, урмандагы кебек, ничек тели, шулай йөрүен дәвам итә. Дөрес, машина астына кергәнгә кадәр...
1 марттан, шулай ук, “Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалау турында” Законга үзгәрешләр үз көченә керде. Аңа ярашлы, хәзер вак аварияләрне ЮХХДИ хезмәткәрләрен чакыртмыйча да теркәп булачак. Бу очракта бәлагә тарыган водитель шулай ук страховка түләүләрен юллап юл вакыйгасында гаепленең страховка компаниясенә түгел, ә үз компаниясенә мөрәҗәгать итәчәк. Дөрес, юл-транспорт вакыйгасын урында теркәүнең берничә шарты бар. Юл-транспорт вакыйгасында катнашучылар саны икедән артмаска, аларның һәркайсының гамәлдәге ОСАГО полисы булырга тиеш һәм авариядә кешеләрнең каза күрмәве шарт. Шулай ук юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә күрелгән казаның күләме 25 мең сумнан арта алмый. Законга үзгәрешләрне әзерләүчеләр фикеренчә, әлеге яңалык юлларда вак аварияләргә бәйле килеп туган тыгыннарны киметү мөмкинлеге бирәчәк. Юкса, вак кына юл-транспорт вакыйгасы өчен дә ЮХХДИ инспекторын көтеп сәгатьләр үтә, ди алар.
Шул ук вакытта, законга үзгәрешләр үз көченә керер-кермәстән аңа бәйле аңлашылмаучылыклар һәм сораулар да килеп туды. Әйтик, авария урынында каза күләме 25 мең сумнан артмаган булып тоелса да, автосервиста сездән аннан шактый күбрәк акча таләп итәләр икән, страховка компаниясеннән нисбәт аермасын инде кайтарып алалмаячаксыз. Ягъни аварияне ЮХХДИ хезмәткәрен чакыртмыйча теркәгән очракта 25 меңнән арткан сумманы үз кесәгездән чыгарып түләргә мәҗбүр булачаксыз. Шулай ук юл-транспорт вакыйгасын гадиләштерелгән рәвештә теркәү мөмкинлеге ОСАГО полисын 1 мартка кадәр тутырган транспорт хуҗаларына кагылуы-кагылмавы да законда ачык кына язылмаган. Ягъни, авариядә катнашучыларның берсенең ОСАГО полисы 1 мартка кадәр, икенчесенеке 1 марттан соң тутырылган икән, алар юл-транспорт вакыйгасын урында терки алмый булып чыга.
Гомумән, әлеге яңалыкка бәйле сорау тудырган урыннар байтак. Әйтик, закон чыгаручыларга ни өчен ЮХХДИ инспекторларының тәгаен вакытта авария урынына мотлак килеп җитү җаваплылыгы турында уйланмаска? Һәрхәлдә, безнең карашка, бу закон югарыда бәян ителгән яңалыкка караганда күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде төсле.
Һәм, ниһаять, шушы көннәрдә дәүләт биргән льготалы кредит буенча сатып алу мөмкинлеге булган автомобильләр исемлеге расланды. Анда бәясе 350 мең сумнан артмаган, Русиядә җитештерелгән һәм безнең илдә җыелучы 30 модель автомобиль кергән. Аңлашыла, алар арасында күпчелекне ВАЗ автомобильләре тәшкил итә. Шулай ук льготалы кредит буенча UAZ Hunter, UAZ Patriot, Fiat Albea, Kia Spectra, Penault Logan, Skoda Faвia, Ford Focus һәм Volksvagen Jetta кебек Русиядә җыелган чит ил автомобильләрен дә сатып алып булачак. Дөрес, соңгыларының бәяләре 350 мең сум эченә генә сыешмый. Димәк, дәүләткә “бәяләр планкасы”н берникадәр күтәрергә туры килер, мөгаен.
Бүгенге көнгә, шулай ук, гражданнарга льготалы кредит юллап кайсы банкларга мөрәҗәгать итәргә һәм әлеге схеманың кайчан эшли башлаячагы да билгеле түгел. Хәер, бу мәсьәләләр, иртәме-соңмы, хәл ителер һәм Русия гражданнары, ниһаять, 10-12 процентлы автокредиттан файдалана башлар, дияргә кирәк. Ә менә әлеге башлангыч төп максатына ирешерме, ягъни Русиядә автомобиль производствосын яңа үсеш баскычына чыгара алырмы, өзеп кенә әйтү авыр. Дәүләт җитәкчелеге белдерүенчә, дөньякүләм финанс кризисы шартларында шушы рәвешле льготалы кредитлар булдырып, Русия автопромына акча салу үзебездә җитештерелгән автомобильләргә ихтыяҗны бермә-бер арттырырга тиеш. Шушы юл белән җитәкчелек гражданнарны акрынлап “иномарка”лардан Русия автомобильләренә күчереп утыртмакчы. Һәм, чыннан да, дәүләт автокредитлау схемасы эшли башлаганнан соң, үзебездә җитештерелгән автомобильләргә өстенлек бирүчеләр саны сизелерлек артыр дияргә кирәк. (Башкасын алырга мөмкинлек булмагач).
Бу, үз чиратында, Русиянең автомобиль җитештерүче заводларының складларын да берникадәр бушатачак. Әйтик, үзәк матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә АвтоВАЗ заводының ике айлык продукциясе сатылмыйча ята. Бер сорау гына ачык кала: Русия автопромына дәүләт ярдәме бездә җитештерелгән автомобильләрнең сыйфатында чагылыш табармы? Әлегә калса, җитәкчелек сыйфат турында түгел, күбрәк сатып алучыларны ничек тә җәлеп итү турында кайгырта кебек. Ә бит кулланучы иртәме-соңмы, беренче чиратта, яхшыга, югары сыйфатка тартылачак. Ил җитәкчелегенең Русия автомобиль сәнәгатен үстерү буенча мөһим башлангычы итәк кисеп, җиң ямауга кайтып калмаса иде.
Читайте нас: