+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2009, 02:00

“Балачакның хәвефсез юлы”

Республикада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары кимеми. Билгеле, юл-транспорт вакыйгаларының артуы иң элек водительләрнең һәм җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәвенә, аларны белмәү яисә санга сукмауга бәйле. Мәсәлән, ел башыннан гына балалар катнашлыгында республикада 31 очрак теркәлгән. Авария нәтиҗәсендә бер баланың гомере өзелгән, 31е төрле тән җәрәхәтләре алган.

Юлларда авария очракларын кисәтү, балаларның, үсмерләрнең бәхетсезлеккә очрау, травма алуларын киметүдә Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында 1999 елдан бирле даими эшләп килүче Шаяннар һәм тапкырлар клубларының (КВН) өлеше дә зур. Балалар һәм үсмерләрнең уен-көлке, импровизация шартларында оештырылган һәм үткәрелгән үтемле чаралары юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм пропагандалауга багышланган. “Балачакның хәвефсез юлы” дип аталган конкурс республиканың һәр районында һәм шәһәрендә үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр өчен матур бәйрәмгә әверелгән әлеге мөһим чараның финал өлеше ике көн дәвамында Салават шәһәрендә булды.
Республикада унынчы тапкыр оештырылган дәрәҗәле конкурсның финал уеннарында 300 укучы үз командасы составында юмор, тапкырлык, җор сүз буенча көч сынашты. “Салаватнефтеоргсинтез” акционерлар җәмгыятенең “Нефтехимик” мәдәният сарае сәхнәсендә 21 команда үз осталыгын күрсәтте. Конкурсның йомгаклау өлеше алдыннан чараны оештыручылар матбугат конференциясе үткәрде. Журналистларның сорауларына мәгариф министры Зиннәт Аллаяров, Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе начальнигы Динар Гыйльметдинов, Мәгариф министрлыгының баш белгече Роза Зәйнашева, Салават шәһәр округы хакимияте башлыгы урынбасары Азамат Моратов һәм башка рәсми кешеләр җавап бирде.
— Бу мөһим чара Русия Федерациясенең башка бер субъектында да үткәрелми. Без аны республиканың Мәгариф министрлыгы, шәһәр һәм район хакимиятләре, “Росгосстрах”ның Башкортстандагы идарәсе җитәкчелеге, шулай ук киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә үткәрәбез. Бу эштә республика җитәкчелегенең ярдәмен һәрдаим тоябыз, — диде Динар Заһит улы.
Ниһаять, иң дулкынландыргыч минутлар җитте. Мәдәният сарае сәхнәсенә конкурсның финал өлешендә катнашкан команда капитаннары чакырылды. Жюри әгъзалары аларга, шулай ук унике төрле номинациядә җиңү яулаган командаларга бүләкләр тапшырды. Конкурсның абсолют җиңүчеләре район һәм шәһәр командалары өчен аерым билгеләнде. Нәтиҗәдә, Күгәрчен һәм Куергазы районнары, шулай ук Октябрьский белән Мәләвез шәһәрләре командаларына өченче урын бирелде. Аскын һәм Краснокама районнары белән Стәрлетамак һәм Бәләбәй шәһәрләре КВНчылары республика конкурсының көмеш призына лаек булды. Ә алтын медальләр, шулай ук җиңүче кубогы, истәлекле бүләкләр Чишмә районы белән Салават шәһәре командаларына бирелде.
Конкурс тәмамланганнан соң хәбәрчеләргә биргән интервьюсында Салават шәһәр округы хакимияте башлыгы урынбасары Азамат Моратов :
— Конкурсның финал өлешендә безнең 18нче мәктәп укучылары катнашты. КВН уеннары Салаватның һәр мәктәбендә оештырылган. Милиция һәм мәгариф хезмәткәрләренең гомум тырышлыгы нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт вакыйгаларында травма алу, үлү очраклары кими дияргә була. Быел, мәсәлән, балалар, үсмерләр катнашлыгында бер генә авария да теркәлмәде. Минемчә, бу — дөрес оештырылган профилактика эшләренең нәтиҗәсе, — диде.
Читайте нас: