+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2009, 02:00

Сатып алучы һәрвакыт хаклы

17 ел элек “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы кабул ителгән, бу юнәлештә төрле оешмалар эшли. Былтыр май аенда республикада азык-төлек товарлары әйләнешенә һәм сыйфатына контрольлекне һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясе урынына Кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясе әйләнешенә һәм сыйфатына контрольлек итү идарәсе оештырылды.



Яңа оешманың аталышыннан ук күренүенчә, кулланучылар хокукларын яклауга аеруча басым ясала. Начальник урынбасары Айрат Халиков һәм кулланучылар хокукларын яклау бүлеге начальнигы Наталия Николаева идарәнең төрле товарлар сату, хезмәтләр күрсәтү, эшләр башкару кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләр белән шөгыльләнүен расладылар. Кимчелекле товар сатылу, сатучының аны алмаштырудан баш тартуы, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, җитешсезлекләрне бетерү вакытын сузу — төп мөрәҗәгатьләр шулар икән. Киңәш-консультация бирүдән алып, мәнфәгатьләрен судта тәэмин итүгә, ягъни хокукы тергезелгәнгә кадәр кулланучының эшен күз уңыннан ычкындырмый идарә. Азык-төлек товарлары буенча сатып алучылар үз хокукларын яклый алуын әйтә Наталия Геннадьевна. Ә менә сәнәгать товарлары төркемендә дәгъвалар еш була, алар күбрәк катлаулы көнкүреш товарларына, компьютер техникасына, кесә телефоннарына һәм ...аяк киемнәренә кагыла икән. Кагыйдә-закон бозуларның күпчелеге халыкның кулланучы хокукларын белмәвеннән килә дияргә дә була. Әмма еш кына сатып алучы белән сатучы арасында аңлашылмаучылык соңгысының һөнәр дәрәҗәсе түбән булудан, дәгъваны кабул итәргә һәм үз ирке белән канәгатьләндерергә теләмәвеннән дә килеп чыга. Бүген бу мәсьәлә җитди һәм көнүзәк.

Сатып алучыга үз хокукын ничек якларга?

Алган товарда кимчелекләр ачыкланган яисә ул ватылган очракта нишләргә соң? Иң элек үзең турында мәгълүматларны, файдалану вакытында нәрсә булганын күрсәтеп, таләпләреңне куеп, кибет җитәкчесе исеменә дәгъва язарга һәм аны дөрес итеп тапшырырга. Ягъни, бер данәсен кибеттә калдырырга, үзеңә алыначагына аны кабул иткән көнне яздырырга, чөнки мөрәҗәгатьне тикшерүнең законда билгеләнгән вакыты шуннан исәпләнә. Дәгъваны ирекле рәвештә дә, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының анык статьяларына нигезләнеп тә язарга мөмкин.
—Моның өчен ярдәмгә безгә, районнарда “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәләренә, хакимиятнең сәүдә бүлекләренә, кулланучылар хокукларын яклау комиссияләренә, иҗтимагый оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин, — дип сөйли Наталия Геннадьевна. — Кибет җитәкчесе законда билгеләнгән вакыт эчендә, сәбәпләрен дә күрсәтеп, таләпне үти алу-алмавы турында җавап бирергә тиеш. Кибет сатып алучының законлы таләбен канәгатьләндерүдән баш тарткан яисә аны игътибарсыз калдырган очракта, эшкә без керешәбез. Бәйләнешкә керәбез, ачыклыйбыз, кирәк булса, тикшерүгә чыгабыз.
Кибетләр, күбесенчә, эшне судка җиткерергә тырышмый, чөнки суд, төп карардан тыш, кулланучының законлы таләбен үз ирке белән канәгатьләндермәгән өчен сәүдә предприятиесенә сатып алучыга кайтарып биреләсе акчаның (товар бәясе, башка чыгымнар) яртысы күләмендә штраф та сала.

Нинди нечкәлекләрне белергә?

Кулланучының таләбен канәгатьләндермәгән өчен Административ хокук бозулар турындагы кодекс буенча җаваплылык та каралган. Кызганычка каршы, сатып алучы һәрвакыт хаклы булмый икән шул. Законлы таләп кую өчен гарантия хезмәте күрсәтүгә бәйле кайбер нечкәлекләрне карап үтик.
Закон буенча сатучыга гарантия-хезмәтләндерү вакытын билгеләү хокукы бирелә, әмма бу мәҗбүри түгел. Гарантия билгеләнү-билгеләнмәү мондый дәгъвасы булган сатып алучының гамәлләрен тамырдан үзгәртә икән.
Гарантия билгеләнмәгән булса, товарның кимчелеге яки ватылуы кулланучы гаебе белән түгел, ә завод дефекты булуы исбат ителмичә торып, сатучы дәгъваны канәгатьләндермәячәк. Исбат итү (экспертиза) чыгымнарын исә сатып алучы тулысы белән үз өстенә алырга тиеш була. Күп очракта ул моны белми һәм нигезсез таләп куя. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: гарантия вакытын билгеләмәү җитештерүче завод өчен файдалы түгел, чөнки андый очракта кулланучы 10 ел дәвамында дәгъва белдерә ала. Шуңа да ул хезмәтләндерүне гарантия вакыты белән чикли. Бу вакыт чыккач та ике ел дәвамында кимчелекнең приборны эшләтүгә бәйле булмавын раслаган сатып алучы акчаны кире кайтаруны таләп итә ала.
Әгәр гарантия вакыты куелган икән, хәл бөтенләй башка. Кулланучы товарның сыйфатына бәйле дәгъвасын тапшырганнан соң, сатучы үз исәбенә товарда завод дефекты булуын тикшертә һәм арытаба чара күрә: кулланучы таләбенә ярашлы рәвештә җиһазны алмаштыра, ремонтлый яки акчаны кайтарып бирә. Шуны онытмагыз: сатып алучы үзе бернинди остаханәләргә дә йөрми, бу — сатучы бурычы. Еш кына тикшерү-экспертиза үткәргәннән соң товарның техник таләпләргә җавап бирүе турында нәтиҗә ясала. Сатып алучыга товар сыйфатсыз эшли кебек тоела гына, янәсе. Моның белән килешмәгән кулланучы бәйсез экспертиза үткәрүгә ирешә ала.
Сыйфатсыз, кимчелекле товар сатып алучы белергә тиеш нечкәлекләр бик күп. Бу темага янә әйләнеп кайту нияте белән бүгенгә шушы урында нокта куйыйк.


Читайте нас: