+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2009, 02:00

Марат Колшәрипов: “Башкортстан автономиясе Русия федерализмының башында торды...”

Агымдагы елның 20 мартында Башкорт Совет Автономияле Республикасы турында Килешүгә 90 ел тула. Үзәк власть һәм Башкорт Хөкүмәте арасында әлеге Килешү нинди хәл-шартларда төзелә? Ни өчен Русия эшче-крестьян Хөкүмәте тәүгеләрдән булып нәкъ Башкорт Хөкүмәте белән шундый Килешү төзүгә бара? Гомумән, Килешү төбәкнең арытабангы үсешендә нинди роль уйный? Шушы һәм башка сораулар белән без галим, тарих фәннәре докторы, профессор, Башкортстан дәүләт университетының тарих факультеты деканы, Башкортстан тарихы буенча йөзләгән гыйльми, публицистик мәкаләләр авторы Марат Колшәриповка мөрәҗәгать иттек.


— Марат Мәхмүтович, рәсми рәвештә БАССРның 90 еллыгы агымдагы елда билгеләнсә дә, тарихтан мәгълүм булуынча, төбәк автономиясенә нигез 1917 елда ук салына...
— Чыннан да, Башкортстанның дәүләт корылышы буенча эш 1917 елның июль-август айларында үткән беренче башкорт съездларында ук башлана. Бу съездларда, тәү чиратта, төбәкнең территориаль автономиясе мәсьәләсе карала. Октябрь революциясеннән соң исә Башкортстан автономиясе игълан ителә.
1917 елның июлендә 1нче Башкорт съездында төзелгән Башкорт шурасының Октябрь революциясенә, бәреп төшерелгән Вакытлыча Хөкүмәткә, автономия, җир мәсьәләләренә мөнәсәбәте шул ук елның 11 ноябрендәге 1 санлы Фәрманда чагылыш таба. Фәрман буенча автономияне игълан итү 1917 елның декабрендә үткән оештыру съездына кадәр кичектерелергә тиеш була. Әмма Башкорт автономиясе Фәрман басылып чыгып дүрт көн үтүгә үк, ягъни 15 ноябрьдә үк игълан ителә. 15 ноябрьдә дөнья күргән 2 санлы Фәрманда Ырынбур, Пермь, Уфа һәм Самара губернасы чикләрендә Башкортстанның территориаль автономиясе игълан ителә.
1917 елның 8-20 декабрендә эшләгән III Бөтенбашкорт корылтае исә бертавыштан Башкортстанның милли-территориаль автономиясен законлаштыра. “Башкурдистанның автономияле идарәсе турында” махсус положение белән Корылтай 9 кантоннан торган Кече Башкортстанга аерым автоном идарә ителүче территориаль берәмлек статусы бирә. Корылтайда, шулай ук, законнар чыгару һәм башкарма власть органнары оештырыла. Кече корылтай, дип аталучы автономия парламентына сайлау-законнар чыгару вәкаләтләре бирелә. Шулай ук кече корылтай әгъзаларыннан торган автономия хөкүмәте оештырыла.
Әмма Ырынбурда игълан ителгән автономия Үзәк тарафыннан танылу тапмый. Арытаба 1918 елның гыйнвар-февралендә Ырынбур губернасында совет власте тергезелә. Башкорт Хөкүмәте әгъзалары, Дутов гаскәрләре белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, 1918 елның 17 февралендә кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Шул ук чорда Таналык-Баймакта башкорт хәрәкәтендә актив катнашучылар атып үтерелә.
Шушы чордан алып 1918 елның июненә кадәр Башкорт Хөкүмәте эшчәнлеген туктата, автономия төзү эше дә тукталып кала.
1918 елның апрелендә Дутов гаскәрләренең Ырынбурга һөҗүменнән файдаланып, Зәки Вәлиди җитәкчелегендәге Башкорт Хөкүмәте сак астыннан качуга ирешә. Халык армиясенең кораллы һөҗүменнән соң, башкорт хәрәкәте башлыклары Чиләбе шәһәренә күченә һәм анда Хөкүмәтне тергезә. Үзәк шура да үз эшен башлый. Биредә Башкорт Хөкүмәте тиз арада ике дивизиядән торган башкорт гаскәрләрен оештыра. Әйтергә кирәк, аклар лагеренда булган вакытта да Башкорт Хөкүмәте съездларда Башкортстан автономиясен төзү буенча кабул ителгән карарларны тормышка ашыруга гаять зур көч сала.
Соңрак Башкорт Хөкүмәте һәм гаскәрләре Кызыл Армия һәм совет власте ягына күчә. Шушы ук чорда Башкорт совет автономиясе турында документ проекты эшләнә. Ахыр чиктә ул 1919 елның 20 мартында кабул ителгән Килешү нигезенә ята да инде.
— Күренүенчә, Башкорт совет автономиясе гаять катлаулы шартларда һәм бик күп каршылыклар аша төзелә. Шулай да совет Хөкүмәтен ахыр чиктә Башкорт автономиясен, төбәкнең үзбилгеләнешен танырга, бу турыда Килешүгә кул куярга нәрсә этәрә соң?
— Беренчедән, совет Хөкүмәте милләтләрнең үзбилгеләнешенә хокукларын таный. Бу 1917 елның ноябрендә кабул ителгән Русия халыклары хокуклары Декларациясендә һәм РСФСРның беренче Конституциясендә чагылыш тапты. Икенчедән, һәм иң мөһиме, Гражданнар сугышы шартларында большевиклар өчен башкорт гаскәрләрен үз якларына җәлеп итү дә мөһим була. Һәм, әйтергә кирәк, Көнчыгыш фронтта — Колчак, Көньякта Деникин гаскәрләрен тар-мар итүдә, Петроград оборонасында башкорт гаскәрләре гаять зур өлеш кертә. Шуңа күрә автономияне һич кенә дә Башкортстанга Үзәктән бүләк ителгән дип карарга ярамый. Күпсанлы көрәш һәм бәрелешләр, сөйләшүләр һәм килешүләр аша яулап алына ул.
— Башкорт совет автономиясе турында Килешү өстендә эш ничек алып барыла һәм ул төбәк халкына нинди хокуклар бирә?
— 1919 елның мартында Мәскәүдә Башкорт Хөкүмәте һәм Үзәк җитәкчелеге арасында сөйләшүләр башлана. 7 мартта Иосиф Сталин Ырынбур һәм Уфа губерна комитетларына телеграммалар юллый. Анда болай диелә: “Мәскәүгә башкорт делегациясе килде. Башкортлар, һичшиксез, совет автономиясе алачак, әмма әлегә аның детальләре, территориаль чикләре билгеләнмәгән, бу турыда сөйләшүләр дәвам итә. Үзәк комитет партия хезмәткәрләрен башкорт эшче массаларының мөрәҗәгатьләренә игътибарлы булырга һәм аларга Башкортстанда Советлар оештыруда һәрьяклы ярдәм күрсәтергә йөкли”.
Зәки Вәлиди истәлекләрендә билгеләнүенчә, Мәскәүдә Башкорт делегациясе, Сталиннан тыш, В. И. Ленин, Г. К. Орджоникидзе, Л. Б. Каменев, Г. Л. Пятаков, Л. Д. Троцкий һәм башка җитәкчеләр белән очраша. Башкортстан совет автономиясе турында Килешү проектын эшләү иң катлаулысы була. Аның аерым параграфлары буенча кискен бәхәсләр һәм фикер алышулар бара. Шулай да 9 мартта Килешүнең Мәскәү варианты төзелә. Аңа Башкорт Хөкүмәтеннән Мстислав Кулаев, Муллаян Халиков һәм Әбдрәшит Бикбавов; РСФСР җитәкчелегеннән Иосиф Сталин һәм А. Каменский кул куя. Ул 14 параграфтан тора. Беренче параграфта “Башкорт Совет Автономияле Республикасы Кече Башкортстан чикләрендә оештырыла һәм Русия Социалистик Федератив Совет Республикасы составына керүче федератив кисәк булып тора”, — диелә.
Иртәгәсе көнгә якынча Килешүнең күчермәсе килештерү һәм өстәмәләр кертү өчен РСФСР халык комиссариатына җибәрелә. Нәтиҗәдә, документ беркадәр үзгәрешләр кичерә һәм Килешү исемен ала. 16 мартта В. И. Ленин катнашлыгында үткән РКП Үзәк Комитеты утырышында Башкорт Хөкүмәте белән Килешү мәсьәләсе тикшерелә. 17 мартта яклар Килешүнең соңгы текстына кул куя. 18 мартта исә “Известия” гәзите Үзәк Совет власте һәм Башкорт Хөкүмәте арасында Килешү төзелүе турында язып чыга.
1919 елның 20 мартында РСФСР Халык Комиссарлары Советының утырышы үтә. В. И. Ленин рәислегендә үткән чарада Башкорт автономияле республикасын раслау турында мәсьәлә карала. Милләтләр эшләре буенча халык комиссары Иосиф Сталинның чыгышын тыңлаганнан соң, утырыш көн тәртибенә чыгарылган мәсьәлә буенча “Расларга һәм Үзәк башкарма комитетка юлларга” дигән карар чыгара. Шул ук көнне Килешү Үзәк башкарма комитет тарафыннан да раслана. 23 мартта исә Килешүнең тулы тексты “Известия” гәзитендә дөнья күрә.
— Килешү төбәкнең арытабангы үсешендә нинди роль уйный, халыкка нинди хокук һәм ирекләр булдырыла?
— Килешү Башкорт Совет Автономияле Республикасы төзелүен хокукый яктан ныгыта. Ул Башкортстанның иҗтимагый, дәүләт һәм административ корылышы турында 16 параграфтан тора. Беренче параграфта АБСРның Кече Башкортстан чикләрендә төзелүе һәм РСФСР составындагы федератив кисәк булуы турында әйтелә. VIII параграфта республикада власть Совет Конституциясе нигезендә оештырылуы турында бәян ителә. Ягъни бу Башкортстан эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советы республикасына әверелә һәм Советларның съезды үткәнгә кадәр барлык власть вәкаләтләре Башкорт революцион комитетына бирелә дигәнне аңлата. II-IV параграфларда Башкортстан территориясенең чикләре күрсәтелә. Ул Ырынбур, Уфа, Пермь һәм Самара губерналары волостьлары, уездларын үз эченә ала һәм 13 кантоннан тора. V параграф “урындагы сәнәгать продуктларын бүлгәндә Башкорт Совет Республикасының ихтыяҗлары беренче чиратта канәгатьләндерелә” дип әйтелә. Бу, аңлашыла, төбәк халкының социаль мәсьәләләрен хәл итүдә, яшәеш шартларын яхшыртуда мөһим роль уйный. XII параграфта бернинди матди компенсацияләрсез һәм сәяси йөкләмәләрсез РСФСРның яшь республикага финанс ярдәме күрсәтәчәге турында әйтелә. Башкорт Республикасының башкаласы итеп вакытлыча Темәс билгеләнә. IX-X параграфларда Башкортстанда революциягә каршы көчләргә карата көрәшне көчәйтү зарурлыгы билгеләнә. Бу максатта Кызыл Армия турында положениегә ярашлы, аның составында аерым башкорт армиясе төзелә. Һәм, ниһаять, XVI параграфта “Башкорт Хөкүмәте, административ учреждениеләр һәм иҗтимагый оешмалар әгъзалары элекке эшчәнлекләре өчен репрессияләнми”, дип әйтелә. Шулай итеп, озайлы көрәш нәтиҗәсендә башкорт халкы үзенең милли дәүләтчелегенә — Башкорт автономиясен төзүгә ирешә.
Әйтергә кирәк, Башкорт автономиясен төзү башкортлар арасында гына түгел, башка милләт халыклары арасында да зур хуплау таба. Барлык үзәк һәм урындагы гәзитләр Килешүнең тулы текстын яки кыскача эчтәлеген бастыра. Арытаба Башкортстан үрнәгенә башка төбәкләр дә иярә. Шушы рәвешле беренче булып төзелгән Башкортстан автономиясе, чын мәгънәсендә, Русиядә федерализмга нигез сала.
Бу күренекле тарихи вакыйганы билгеләгәндә хәзерге көн күзлегеннән шуңа да игътибар итәргә кирәк: кайбер Мәскәү сәясмәннәре илнең федератив корылышын кабул итәргә теләми. Алар фикеренчә, имеш, Русиядә яшәп килгән милли республикалар дәүләтнең бердәмлегенә һәм бөтенлегенә куркыныч яный. Бу караш белән һич кенә дә килешеп булмый. Киресенчә, милли республикаларны бетерү, ягъни илне губерналарга бүлү, урыс булмаган халыкларны кысрыкларга маташулар милләтара бәрелешләр китереп чыгарырга мөмкин һәм моның Русияне таркатуга кадәр китереп җиткерүе бар. Бары тик халыкларның үзбилгеләнешенә хокукы турында халыкара хокукый актларга нигезләнгән демократик федерализм принципларын бер тайпылышсыз үтәгәндә генә федераль үзәк белән төбәкләр арасында нормаль мөнәсәбәтләр булуы мөмкин.
Читайте нас: