+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2009, 02:00

Ихтыяр көче җитәрлек тә ул...

Хәзерге заман баласы бер генә нәрсәне дә артык эшләргә ашкынып тормый. Бары тик олылар тавыш күтәрмәсен, теңкәгә тимәсен өчен кулына китап алырга, бүлмәсен җыештырырга, ягъни күңеле тартмаган эш белән шөгыльләнергә тиеш була. Ә менә җаны тарткан шөгыльдән аерып кара син аны. Ничек кенә авыр булмасын, нинди генә каршылыклар үтәргә туры килмәсен, максатчан бала барыбер үз теләгенә ирешә ул. Мин еш кына балаларга Дүртөйле районының Иске Кәңгеш авылында яшәүче гаилә дусларыбыз Баяновларның Самат исемле улларын мисалга китерәм. Бу тырыш егет мәктәптә укыганда район үзәгендә урнашкан сәнгать мәктәбенә дә йөреп белем алды. Койма яңгыр, пычрак яисә кышкы буран дип тормый, атнасына өч тапкыр маршрут автобусына утырып, район үзәгенә китә. Ә бит авылдан автобус тукталышына чыгар өчен генә дә ярты сәгатьләп җәяү йөгерергә кирәк. Кайчагында дәрестән кайтып тамагын да рәхәтләнеп туйдырырга өлгерми, соңга калырга ярамый дип, чыгып йөгерә улым, дип сөйли иде әнисе. Ә кич әйләнеп кайткач, иртәгәсе көнгә дәрес әзерләргә, сәнгать мәктәбендә биргән өйгә эшләрне дә үтәргә кирәк. Саматның өлгерлегенә, тырышлыгына без генә түгел, укытучылары да, авылдашлары да соклангандыр, мөгаен. Ә менә бу балага авырлыкларны ничек итеп җиңәргә туры килгәнен бары тик әти-әнисе генә беләдер. Сәләтле егет сәнгать мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, тугызынчы сыйныфтан соң укуын башкалада дәвам итте. Сәнгать училищесының 3нче курсында укып йөри, бик талантлы рәссам булачак, диләр укытучылары.


Төпкел авыллардан район үзәгенә йөреп, музыка, сәнгать, спорт мәктәпләрендә белем алган яки төрле түгәрәкләргә йөргән сәләтле балалар турында еш ишетәбез. Әлбәттә, андыйларның күпчелеген дәрестән соң әтиләре җиңел машинада илтеп, алып та кайта. Шулай да Самат кебек ихтыяр көче нык булган, сайлаган шөгыленә җаны-тәне белән тартылган балалар да очрап тора араларында. Андыйлар, гадәттә, тормышка үзләре юл таба. Тик вакытында аларның сәләтен күреп алып, үстерергә генә кирәк. Уйлап карасаң, авыл җирендә күп нәрсәдән мәхрүм булып үскән кызлар һәм малайларның сәләте ачылсын һәм үстерелсен өчен нинди мөмкинлекләр тудырабыз соң без? Клубларда ниндидер түгәрәкләр эшләү түгел, бәйрәмгә концертлар да бик сирәк куела хәзер. Ә менә берничә еллар элек мәктәпләрдә гөрләп эшләгән филиаллар я бөтенләй ябылып бетеп бара, я сәгатьләре кыскартыла. Сүз райондагы музыка, сәнгать, спорт мәктәпләренең авылдагы филиаллары турында бара. Күптән түгел Бүздәк районында командировкада булдык. Казаклар-Кобау мәктәбендә алты ел дәвамында райондагы спорт мәктәбенең теннис буенча филиалы эшләп килә икән. Аның җитәкчесе — заманында шушы ук мәктәптә белем алган, соңыннан Стәрлетамак физкультура техникумын тәмамлап, туган мәктәбенә эшкә кайткан Марс Альберт улы Арсланов. Бу еллар эчендә өстәл теннисын үз иткән балалар җитәрлек булган. Бүгенге көндә дә егермегә якын укучы ике төркемгә бүленеп йөри. Кечкенәләр төркеменә бишенче сыйныфтан ук киләләр. Ә югары сыйныфлар төп төркемне тәшкил итә. Алар республика ярышларында катнашып, район данын яклап йөрүче яшь спортчылар. Мәсәлән, көзне өстәл теннисы буенча Әлшәйдә үткән республика ярышында 2нче урын яулап, финалга чыкканнар.
“Яхшы спортчыны биш-алты ел әзерләргә, аның өчен күп көч салырга кирәк. Әлегә кадәр атнасына алты сәгать шөгыльләнсәк, хәзер өч кенә сәгать калдырдылар. Әлбәттә, бу вакыт эчендә генә ярышларга әзерләнеп өлгереп булмый. Республика күләмендә бәйгегә чыккач, безнең балалар башкаларда яхшы ракеткалар күреп шаккаталар. Спорт инвентаре җитешмәү дә эш нәтиҗәсенә аяк чала”, — дип борчыла Марс Альберт улы. Биредә шөгыльләгән кызлар һәм малайлар арасында һәр елны диярлек разряд алып чыккан укучылар була. Үткән ел, мәсәлән, Диана Гыймранова 3нче разряд алган, быелгы уку елында 11нче сыйныф укучысы Ранис Мөхәммәтов шулай ук 3нче разряд белән чыгачак икән. 10нчы сыйныфтагы Финат Газизовны да мактап телгә алды тренеры. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, спорт мәктәбеннән разряд белән чыккан балалар югары уку йортына кергәндә аерым игътибарга алына һәм анда да бу шөгылен рәхәтләнеп дәвам итәргә мөмкин була. Чөнки һәр уку йортында да гөрләп спорт секцияләре эшли, студентлар уку йорты данын яклап, төрле ярышларда катнаша. Күп кенә билгеле спортчылар шундыйлар арасыннан үсеп чыккан да инде. Димәк, балада мәктәптә укыганда ук спортка омтылыш бар икән, без аңа төрле яклап ярдәм итәргә тиешбез. Гөрләп эшләгән түгәрәкләрне ябып, сәгатьләрне кыскартып үзебез үк үсмерләрне урамга куабыз түгелме? Алар, үз чиратында, вакытны ничек үткәрергә, эшсезлектән ни кылырга белми җәфалана. Күпләре урам йогынтысына бирелеп, тайгак юлга баса. Мәктәпләрдә балалар белән җанын биреп эшләүче белгечләрне эшсез калдыру шулай ук урамга куып чыгару белән бер инде ул. Тик укытучы кеше тайгак юлга басмый, күңеленә хуш килмәгән башка нәрсә белән шөгыльләнә башлый. Бу хәлнең бүгенге көндә, мәктәптә белгечләр, бигрәк тә ир-ат укытучылар җитмәгән чорда күзәтелүе аеруча аяныч. Ни өчен шундый көнгә калдык дип гади халык кына түгел, хөкүмәт башлыклары да баш вата икән.
Илдә кризисның көннән-көн кискенләшүенә карамастан, хөкүмәт гражданнарның сәламәтлеге турында кайгыртырга һәм гомумдәүләт проектларында экономия ясамаска вәгъдә итә. Бигрәк тә гомумдәүләт проектлары буенча февраль азагында үткән Совет утырышында Владимир Путинның әйткән фикерләр халыкта өмет уятырлык. Аның сүзләре буенча, Русиядә гомер озынлыгы гомумдәүләт проектлары үтәлеше чорында өч елга артса, балалар өч ел элеккә караганда 260 меңгә күбрәк туган. Халыкның сәламәтлеген ныгытыр өчен күпме акча бүленүе бары тик яңа бюджет салынгач кына билгеле булачак. Ә менә 2008 елда “Мәгариф” гомумдәүләт проектына казнадан 45,3 миллиард сум, “Сәламәтлек саклау”га —128,7 миллиард сум, “Торак белән тәэмин итү”гә — 90,5 миллард сум бүленгән булган. Премьер әйтүенчә, файдалы максатка ирешү өчен акча иң мөһиме түгел: “Сәламәт тормыш үзеннән-үзе тумый. Көндәлек спорт белән шөгыльләнү, начар гадәтләрдән баш тарту өчен яшьләрнең үзләреннән ихтыяр көче һәм хезмәт таләп ителә”. Мисал итеп Владимир Путин үзен китерә, гомер буе спорт белән шөгыльләнүен, аның барысы өчен дә түләүсез булуын ассызыклап үтә.
Премьер киләчәктә спорт учреждениеләре төзүне дәвам итүне, физкультура укытучыларына дәрестән соң мәктәп укучылары белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруны, балигъ булмаганнарга тәмәке һәм алкогольле эчемлекләр сатуга каршы каты чаралар куллануны һәм сәламәт тормыш алып баруны пропагандалауны вәгъдә итә. Путин аңлатуынча, балаларны урам йогынтысыннан саклап калыр өчен мөмкин булган бар нәрсә дә эшләнәчәк. Соңга калмасак ярар иде.
Читайте нас: