+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2009, 02:00

Милиция дин белән дуслаша

Уфаның “Лалә-Тюльпан” мәчетендә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның күчмә утырышы узды. Аның барышында министрлык һәм республиканың традицион дини конфессияләре җитәкчеләре хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Атап әйткәндә, документка эчке эшләр министры, генерал-майор Игорь Алешин, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Уфа епархиясе идарәчесе, Уфа һәм Стәрлетамак архиепископы Никон, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин һәм Башкортстанның баш раввины Дан Кричевский кул куйды.


Күчмә утырышта РФ эчке эшләр министры урынбасары — Иҗтимагый советлар эшчәнлеге мәсьәләләре буенча координацион үзәк җитәкчесе Николай Овчинников, РФ Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Русиянең атказанган артисты Владислав Галкин һәм башкалар катнашты.
Башкортстанда бу совет 2004 елда төзелгән иде. Шушы вакыт эчендә 16 утырыш узды, төрле темалар— җәмәгатьчелек хәвефсезлеге милициясенә караган махсус учреждениеләрдә кеше хокукларын яклаудан эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең мәдәни-әхлакый тәрбиясе мәсьәләләренә кадәр күтәрелде.
Узган ел советның рәисе итеп Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе Марат Муллагалләмов сайланган иде. Әлеге утырышны да ул алып барды. Әйткәндәй, Игорь Алешин белән бергә ул Русиянең Иҗтимагый советлар эшчәнлеге буенча координацион үзәк составына кертелгән.
— Бүгенге утырышның мәчет гөмбәзе астында төрле конфессия вәкилләрен җыюы Иҗтимагый совет караган мәсьәләләрнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйли. Бу советлар гражданлык җәмгыяте мәнфәгатьләрен һәм хокук саклау органнары гамәлләрен килештерү өчен төзелгән,— дип белдерде генерал-полковник Николай Овчинников.
Аның сүзләренә караганда, кайберәүләрнең төрле дин тоткан халыкларны дошманлаштырырга омтылуы эчке эшләр органнарын һәм җәмәгатьчелек вәкилләрен хафага сала. Үсеп килүче буынның әхлакый кыйммәтләре югалуы, экстремизм, коррупция һәм наркомания күренешләре таралу да борчый. Николай Александрович Эчке эшләр министрлыгының дини конфессияләр белән хезмәттәшлек итүе ислам, православие һәм иудаизм ия булган куәтле рухи потенциалны җәмгыятьнең әхлакый сәламәтлеген саклау өчен кулланырга мөмкинлек бирәчәк, дигән ышаныч белдерде.
Тәлгать Таҗетдин наркотиклардан ел саен ун мең яшь кеше һәлак булуын билгеләде. Бу сан елдан-ел арта икән, димәк, кичекмәстән нидер эшләргә кирәк.
— Балаларыбызга кайбер киңкүләм мәгълүмат чараларыннан акчага табыну, фәхишәлек һәм наркотиклар куллану кебек безгә бөтенләй хас булмаган идеяләр сеңдерелә. Без моңа ничек түзеп торырга тиеш? Бүген экстремизм күренешләренең һәм төрле секталарның Ватаныбызга үтеп керергә омтылыш ясауларын күрәбез. Аларны сүз белән генә җиңеп булмый, власть кулланырга да кирәк. Шөкер, республикада Хизб-ут-тәһрир яклыларга яхшы сабак бирелде. Соңгы 15-20 елда без гомум көч һәм Аллаһ ярдәме белән Башкортстанны тоталитар секталар һәм экстремистик оешмалардан саклый алдык. Ләкин алда әле зур эшләр көтә.
Тәлгать Таҗетдин власть органнары һәм эчке эшләр структуралары эшчәнлеге — Аллаһ фатыйхасындагы хезмәт, дип белдерде. Илдә ныклы законнар һәм тәртип булганда гына тыныч яшәргә: гыйбадәт кылырга һәм ураза тотарга, балалар һәм оныклар үстерергә мөмкин.
Утырышта Игорь Алешинның, дини конфессияләр җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Алар хокук саклау органнарының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итәчәген яхшыга гына юрады.
Читайте нас: