+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2009, 03:00

“Намус кушканча эшләдек”

— Мин үзем сугыш чоры баласы. Безне язмыш бер дә иркәләмәде. Бәләкәйдән ятим калып, мин энем-сеңелләрем белән бергә әби-бабай тәрбиясендә үстем, — дип үткәннәргә байкау ясый ул. — Шулай да укырга, авыл өчен кирәкле һөнәр иясе булырга тырыштым. 1945 елда Куйбышев өлкәсендәге Камышлы авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. Көзен үзебезнең райондагы “Красный партизан” колхозында агроном булып эш башладым. Тормышка чыктым. Балалар тугач та яраткан эшемне ташламадым. 1953 елда ирем хәрби хезмәткә алынгач, гаиләбез белән илнең ерак бер төбәгенә күчендек. Күпмедер дәвер офицер хатыны булып яшәдем мин. Ләкин язмыш сынаулары алда булган икән. Тормыш иптәшем белән безнең юллар аерылды. Өч баламны ияртеп, Уфадагы якын кешеләремә килеп сыендым. Ул чакта дүртенчесенә авырлы идем. Яңадан тормышта үз сукмагымны табарга, үз һөнәрем буенча эшкә урнашырга кирәк иде. Авыл хуҗалыгы министрлыгына бардым. Республика картасыннан төртеп күрсәтеп, мине Шаран районындагы Мичурин исемендәге совхозга җибәрделәр. 11 мең гектар сөренте җире булган зур хуҗалык иде. Башта Мишәр бүлекчәсендә агроном булып эшләдем, аннан идарәче итеп куйдылар. Сынатмаска тырыштым. Совхозда эшләү, зур гына коллективны җитәкләү минем өчен олы бер хуҗалык мәктәбе булды.

— Зиреклегә рәис булып килергә Сез тәүдә ризалашырга теләмәгәнсез шикелле.
— Райкомның беренче секретаре чакыртып алды да, “Правда” колхозына рәис булып барасың, дип катгый үз фикерен белдерде. Бармыйм, кулымда дүрт бала, аларны кем карарга тиеш, дим. Әмма ул дәвердә партия органының власте көчле иде. Икенче тапкыр шушы ук кабинетта сөйләшкәндә каршылашып тормадым инде. Мине колхозның отчет-сайлау җыелышына алып киттеләр. Барыбер башта куркытты. Иңемә төшәчәк җаваплылыкны күтәрә алырмынмы, хуҗалык мәшәкатьләре артыннан чабып, балаларымны карап өлгерерменме, дип уйладым. Чыктым да сәхнә артында еларга тотындым. Һич тыелып булмый. Бераз тынычланганнан соң гына президиумга сайлап куйдылар. Отчетны да тыңладым, колхозның финанс-икътисади хәлен дә белдем. Ул заманда күмәк хуҗалыклар авырлык белән көн күрә иде. Ә гади колхозчылар хәлемә керергә, көч-куәт өстәргә тырыша. Бер бабай, бергә-бергә эшләрбез, курыкма, кызым, ди. Бер тракторчы да аның сүзен җөпләде: “Апа, бергә эшлик. Без Сезгә ышаныч белән карыйбыз, райком да бер дә юкка гына җибәрмәгәндер әле”.
Шулай 1966 елның язында мин колхоз рәисе булып киттем. Ничектер халык тиз үз итте. Намусым кушканча эшләргә тырыштым. Кешеләр дә моны күрми калмагандыр. Әлбәттә, ул чакта колхозның техника паркы ярлы иде. Хуҗалыкның байлыгын арттыру, икьтисадын ныгыту өчен җирләрнең уңдырышлылыгын, фермаларның продуктлылыгын күтәрергә кирәк иде. Без яңа агротехник алымнарны кертүгә, җирне яхшылап эшкәртүгә һәм ашлауга, орлыкчылык һәм селекция буенча эшне яхшыртуга игътибарны бермә-бер көчәйттек. Шуның нәтиҗәсендә елның-елында планлаштырылган уңышны алдык. Ашлык хәзерләү буенча йөкләмәбезне районда беренчеләрдән тутыра торган идек. Көз халыкка ашлыкны күп тараттык. Гомумән, җитештерүчәнле хезмәтне стимуллаштыруга зур әһәмият бирдек. Хезмәткә түләүдә төрле ысуллар кулландык. Мин эшләгән дәвердә колхозның белгечләре көчле булды. Икътисадчы Гамир Хәбиров бездә эшләгәннән соң Воронежга китеп, аспирантурага укырга керде. Диссертациясен уңышлы яклап, үзебезнең Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына кайтты. Хәзер инде ул профессор, кафедра мөдире. Искиткеч акыллы егет булды. Аның белән колхозда хуҗалык исәбен дә керттек.
— Әле дә “Правда” колхозының төрле тармакларда ирешкән уңышларын яхшы хәтерлиләр.
— Әйе, безнең басуларның уңдырышлылыгы яхшы булды. Чөгендерчеләребез дә хезмәт җиңүләре белән куандырды. Эш кешесе өчен стимул тудыруда әлеге шул хуҗалык исәбен кертү ярдәм итте. Чөгендер эшкәрткән өчен кыш буе хезмәт хакы алдылар. Ул дәвердә планнан тыш сатылган татлы тамыр өчен акчасын да, шикәрен дә күп бирәләр иде. Хәтта утызар капчык татлы продукция алган кешеләр булды. Җитештерүчәнлек арткач, колхозның үз исәбендә ирекле акчасы барлыкка килде. Мөмкинлек булгач, төзелеш эшләрен киң колач белән җәелдердек. Хөкүмәт тә ярдәм иттте.
— Зәйнәп апа, Сез колхоз кырларын иңләп тарантаста утырып йөрергә ярата идегез.
— Мин Зиреклегә килгәндә хуҗалыкта сигез урынлык бер машина бар иде. Күбрәк ат белән йөрдем. Таң атканчы ук фермаларны әйләнеп чыгам. Ат караучылар минем иртә киләчәгемне белеп торалар. Тиз генә җигеп бирәләр. Кич кайтканымны көтеп торалар. Ярата идем шул кырда ат белән йөрергә! Рәислек иткәндә гомернең 10-12 елы машинада үткәндер. Барыбер мин атны ташламадым. Шофер арып китсә, аңа ял бирәсең.
Пенсиягә чыккач та мин шул вазыйфамда 2 ел һәм 7 ай эшләдем. Җибәрмибез, Сезне алыштырырдай кеше күренми, диделәр. 1985 елның мартында гына хаклы ялга киттем. Эшемне үзебезнең агроном егет Әлтәф Маннуровка калдырдым.
Кеше белән эшләүнең серләре күп ул. Бу үзе бер катлаулы фән, һәрберсе бер китап, ә аны укый белергә кирәк. Мин авырлыкларны күп күрдем, ләкин хис-тойгыларымны һәм кичерешләрне тышка чыгарырга тырышмадым. Ходайдан тик сабырлык сорадым. Эшләгән чорымдагы бер гыйбрәтле хәлне телгә алып үтәсе килә. Бер мәл колхозда мал күбәйде, корылык аркасында салам җитмәгән еллар да булды. 1977 елның җәендә шулай уракны башларга җыенабыз. Егетләргә быел агрегатлар артыннан ук саламны эттереп, эскертләргә өеп барабыз, дип әйттем. Төштән соң өч комбайнны басуга чыгарып, игеннәрне суктырып карадык. Иртәгәсен уракта катнашачак бөтен техниканы эшкә кушарга булдык. Кичен машиналар ихатасына сугылдым. Печән-салам күбәләрен тарттыруда һәм эскерт салуда эшли торган егетләр сөйләшеп утыралар. Игеннәр җилләгән, иртүк басуга чыгабыз, дип сүз кушам. Апа, без бармыйбыз, былтыр да салам эскертләгән өчен аз түләделәр, диләр. Син 700 сум эшләп алдың түгелме, дим. Эчтән уйлыйм, боларны матди яктан кызыксындырыр өчен ниндидер карарга килергә кирәк. Бер-ике сәгать бәхәсләштек. Инде караңгы төшә башлады. Ярый, мин әйтәм, сезне өйдә хатыннарыгыз көтеп тора, ә минем пешереп ашыйсым бар. Кайтып киттем. Болар үзара сөйләшкәннәр: “Юкка сүз чыгардык, апаны рәнҗетеп җибәрдек бит. Ул хәзер күңеле тынычсызланып төн үткәрә инде”. Чынлап та, төне буе йоклый алмадым. Әгәр чынлап карышсалар, эш харап бит. Иртәнге сәгать 6 да ук машина-трактор паркына юнәлдем. Күрәм, теге егетләр тракторларын кабызалар. “Хәерле иртә!” — дидем дә конторага кереп киттем. Чыгып яңадан теге якка күз салам. “Апа, кичә арыш сугылган басуга барабыз, салам күбәләрен эттереп карыйбыз инде”, — диләр. “Дөрес уйлыйсыз, рәхмәт”, — дидем. Алар елмайды, мин дә көлемсерәп куйдым. Көлештек тә кичәге сөйләшүне оныттык.
— Бүген Зирекледәге авыл хуҗалыгы кооперативы начар хәлдә яши. Сезгә элекке колхозның нигезләре җимерелгәнен күрү бик тә кыендыр?
— Инде ничә еллар шуңа күңелем әрни. Хуҗалыкның бөлгенлеккә төшкәнен күрү миңа үтә кыен.
Шул гына күңелне бераз юата, күмәк хуҗалыкны тергезергә, аны бөтенләй таратуга юл куймаска халыкның теләге бар. Безнең авылда әле яшь гаиләләр дә күп. Балалар бакчасында гына 35 сабый тәрбияләнә. Зирекле урта мәктәбенә дә “оптимальләштерү” куркынычы янамый. Шушы белем йортында көчле педагогик коллектив эшли. Димәк, авылыбызның киләчәге бар. Ә хөкүмәт тарафыннан авыл хуҗалыгына ярдәм һәрчак кирәк. Авыл — тормышыбызның, димәк, дәүләтебезнең дә нигезе ул. Күз алдына китереп карагыз, безнең ил авылсыз яши аламы?
— Зәйнәп апа, Сез колхоз рәисе йөген тарту белән бергә ана бурычын да җиренә җиткереп үтәгәнсез.
— Әйе, балаларымны берүзем олы тормыш юлына чыгардым. Улым Ринат техник фәннәр кандидаты, Уфа дәүләт авиация техник университеты доценты. Олы кызым Дания хәзер инде пенсиядә. Ул да Уфада яши. Гүзәл дә матур тормыш корган иде. Тик ике ел элек аның ире, яраткан киявебез Анатолий Тихонович фаҗигале рәвештә арабыздан китте. Кече кызым Гөлназ Нефтекамада дөнья көтә, техникумда укыта. Даниянең кызы Александра аграр университетның агрономия факультетында укый. Бик тә сәләтле бала. Президент стипендиясен ала. Әле Германиягә стажировка үтәргә барырга җыена. Инглиз телен су кебек эчә, немец телен дә уңышлы үзләштерә. Авыл хуҗалыгы производствосы, агробизнес белән ныклап кызыксына. Бәлки, ул киләчәктә минем эстафетаны дәвам итәр, тормыш юлын авыл һәм туган җир белән бәйләр.
Читайте нас: