+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2009, 03:00

Шлем кидерәбез Айга да!

Мондый уңыштан соң үзебезнең юлдашны очыру турында уйлана башладым. Биш ел буе әлеге мәсьәлә өстендә эшләдем. БР Фәннәр академиясендәге чыгышым да хупланды. Эш, гадәттәгечә, финанс мәсьәләсенә килеп төртелде. Чөнки җиһанга бер килограмм әйбер очыру өчен 15 мең доллар таләп ителә. Ә безнең юлдаш кимендә 50 килограмм булачак иде. Ике ел элек уку йорты “Мәгариф” инновацион проектында 583 миллион сумлык грант откач, “боз кузгалды”. Сметага юлдашка тотылачак чыгымнар күләмен дә керттек. 150 миллион сумлык УГАТУСАТ юлдашы “Полет” (Омск) конструкторлык бюросында төзелде һәм үзенең “йолдызлы” сәгатен көтә. Аны җәй уртасында очырырга планлаштырабыз. Без бу юнәлештә “пионер” түгел. Мәскәү дәүләт университеты “Татьяна” юлдашын очырган иде. Алар әле “Татьяна-2”не орбитага чыгарырга әзерләнә.


— Хезмәт җимешегезнең мөмкинлекләре нидән гыйбарәт?
— 50 килограммлык УГАТУСАТ 800 чакрымга күтәрелгәч, махсус камера ярдәмендә Җир өстен күзәтәчәк, укыту процессында ярдәм итәчәк һәм башка орбиталь төркемнәр белән элемтә тәэмин итәчәк. Безнең юлдаш төбәк һәм федераль әһәмияткә ия мәсьәләләрне дә хәл итә ала. Әфьюнлы үләннәр чәчүлекләрен, террористик төркемнәр тупланган урыннарны ачыклау да аның өчен авыр булмаячак. Әйтик, Асылыкүлнең пычрана башлаганын да чит ил юлдашыннан алынган мәгълүмат аша күрдек. Очу белән идарә итү, мәгълүматны кабул итү һәм эшкәртү үзәге, студентларның конструкторлык бюросы оештырылды. УДАТУның бер корпусы түбәсенә антенналар урнаштырылды. Әлеге вакытта TERRA, AQUA (АКШ), SPOT-2, SPOT-4 (Франция), RADARSAT-1 (Канада), IRS-1C IRS-1D, IRS-P6 (Һиндстан), EROS A, EROS B (Израиль), ENVISAT (Европа берләшмәсе) NOAA-15, NOAA-17 һәм NOAA-18 (АКШ) юлдашларыннан мәгълүмат кабул итеп эшкәртәбез. Тиздән алар сафына УГАТУСАТ та кушылачак.
— Хәзер барлык дөньяны борчыган җиһан мәсьәләләренә күчик. Мәгълүм булуынча, 2007 елда Кытай үзенең беренче “Чаньэ-1” дигән Айның ясалма юлдашын очырды. 2012 елда алар Айга тагын да колачлырак пилотсыз экспедиция әзерли һәм Җирнең юлдашына роботлар төшерергә ниятләре бар. 2017 елда өченче экспедициядә Айга луноходлар төшермәкчеләр. Кытай МКСка (Халыкара космик станция) кушылган 17нче дәүләт булырга тели. Сезнеңчә, безнең күрше дәүләт мондый адымнар белән нинди максатка омтыла? АКШ ни өчен аның уңышларына куанмый?
— Моңа кадәр дөньяда ике космик державасы, АКШ белән СССР гына бар иде. Алар бер-берсе белән узыша-узыша, җиһан өлкәсендә шактый уңышларга иреште. Космос индустриясе тотылган акчалар буенча хәрби-сәнәгать өлкәсеннән кала икенче урынны биләде. Илнең куәтен, дәрәҗәсен дә әлеге юнәлешкә түгелгән чаралар билгеләде. Дөньяның башка илләре җиһан серләренә безгә, яисә АКШка ияреп төшенде. Кытай бу өлкәдә бәйсезлеген саклап калды һәм үзаллы эш алып барды. Әлбәттә, бездән һәм океан артыннан галимнәрне дә күпләп җәлеп итте. АКШның Кытай уңышы өчен сөенмәве ачык билгеле. XXI гасырда җиһанда үз урынын тапкан дәүләт кенә дөнья лидеры була алачак. Кораблар йөреше заманында Черчилль “Кем диңгезгә хуҗа, шул дөньяга хуҗа” дигән. “Диңгез” сүзен “космос”ка алыштырсак, бу әйтем бүгенге көнгә туры килә. Гомумән, арытаба безнеке кебек кечкенә, чагыштырмача аз чыгымнар таләп иткән юлдашларга өстенлек биреләчәк. Юлдашлар, башлыча, күзәтү һәм хәвефсезлек функцияләрен үтәячәк. Мисал өчен, АКШ, ун ел эчендә биш мең кечкенә юлдаш очырып, Җир шарын камап алып, разведка, күзәтү һәм башка бик күп мәсьәләләрен тамырдан хәл итәргә планлаштыра. Бу юнәлештә Русиядән тыш тагын бер көндәшнең барлыкка килүе АКШка ошамавы табигый хәл.
— 2004 елда Һиндстан EDUSAT дигән дөньяда беренче белем бирүче юлдаш очырды. Ул 18 рәсми телдә һәм 400 диалектта мәгълүмат бирә ала. EDUSAT һинд педагогларына наданлык белән көрәшүдә ярдәм итә. Юлдашлар тагын нинди тыныч максатларда файдаланыла?
— Мисал өчен, УГАТУСАТ укыту-мәгариф миссиясен үтәячәк. Киләчәктә студентларыбыз җиһан технологияләре белән турыдан-туры эш итәчәк. Хезмәт җимешебез Җирне күзәтеп, аның экологиясе турында мәгълүмат җыя ала. Юлдашлар тагын бик күп өлкәдә тормышыбызны җиңеләйтәчәк.
— Кояш системасының килеп чыгышы бик күп галимнәрне борчый. Әлеге мәсьәләне философ Кант һәм математик Лапплас та урап узмаган. Бу проблемага XXI гасырда җитди игътибар биреләме?
— Җиһан программаларының төп максаты Җир тирәли орбитага юлдашлар очыруга гына кайтып калмый. Бездән ерак урнашкан планеталарга да экспедицияләр җибәрелә. Айга, Марска “сәяхәтләр” оештырылды да инде. Кешелек һәрвакыт “Тагын берәр кайда безнең кебек цивилизация бар микән?” дигән сорауга җавап эзләгән. Җиһан проектларының глобаль концепциясе дә бу билгесезлеккә ачыклык кертүгә кайтып кала. МДУ җибәргән “Татьяна” юлдашының бер максаты – Кояшның радиоактив нурланышын, космоста плазма хасил булуын тикшерү. Минемчә, галәмне, җиһанның безгә билгеле булмаган өлешен тикшерүгә беркайчан да игътибар кимемәячәк.
— Мексиканың “News” гәзите хәбәр итүенчә, бүген җиһанда ракеталарның һәм юлдашларның калдыклары, ягъни йөз мең кечкенә кыйпылчык сәяхәт итә. Алар сәгатенә 30 мең чакрым тизлектә оча, космик станцияләр, юлдашлар һәм ачык җиһанга чыккан космонавтлар өчен зур куркыныч яный. НАСА (Космик киңлекне өйрәнү һәм аэронавтика буенча АКШ дәүләте идарәсе) “Орион” проектын эшли. Аның асылы “космик себерке” ярдәмендә лазер нуры белән чүп-чарны атмосфераның өске катламына “себереп” төшереп яндыруга кайтып кала. Әлеге мәсьәләгә Русиядә нинди игътибар бирелә? Сезнеңчә, бу проблеманы тагын ничек хәл итәргә мөмкин?
— Юлдашлар, ресурсы беткәч, атмосферага кереп янып бетәрлек итеп программалана. Җиһанда чүп идарә итү сафтан чыкса гына барлыкка килә. Чөнки юлдаш үзенең соңгы миссиясен үти алмый. Баштагы мәлләрдә контрольсез, ахырына кадәр уйланып бетмәгән объектлар очыру җиһанның чүпләнүенә китерде. Хәзер бу мәсьәлә җайга салынды. Җир тирәли орбитада һәр юлдашның үз урыны бар һәм объектлар бер-берсенә хәрәкәт итәргә комачауламый. Русия бу юнәлешкә игътибар бирә. Хәтерегездә булса, илнең беренче космик станциясе сафтан чыккач, океанга төшереп батырылган иде. Кечкенә юлдашлар атмосферада яндырыла. Шулай да, күптән түгел ике юлдаш бәрелеште. Мондый очраклар ешайса, җиһанда очу хәвефле булачак. Аяныч вакыйгалар кабатланмасын өчен язмышын галәм белән бәйләгән һәр кеше үз вазыйфасына җаваплы карарга тиеш.
— 2001 елда АКШта Дональд Рамсфельд (соңрак ул оборона министры булды) җитәкләгән чираттагы комиссиянең доклады басылды. Анда АКШның космик һөҗүм итү һәм оборона кораллануын үстерү мөһимлеге ассызыклана. Әйткәндәй, АКШ Әфганстанда, Гыйракта сугыш алып барганда космик чараларны даими файдаланды. Әлеге юнәлештә Русиянең хәлләре ничек?
— Бу сорауга җавап бирергә хокукым юк. Шулай да берничә сүз әйтеп китәм. Русиянең хәрби-космик көчләре булганы мәгълүм. Ә аның бүгенге хәле, эчке дөньясы хәрби сер санала. Хәрбиләрнең ГЛОНАССны һәм башка җиһазларны үзләштерүе үк илдә бу юнәлешкә җитди игътибар бирелүе турында сөйли.
— Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, 1945 елда Германиядән Бөек Британия, АКШ, Франция һәм СССР А-4 немец ракеталарын алып чыга. АКШ белән СССР беренче космик тәҗрибәләрен нәкъ әлеге ракеталар нигезендә ясый. Бу ракеталарның җиһанны яулауда әһәмияте зур буламы?
— Сер түгел, ике бөек дәүләт тә “Фау” ракеталарына таянып эш итә башлый. “Салкын сугыш” вакытында А-4 төзелеше атом төш коралын эшләгәндә дә файдаланыла. Бу ракеталар җиһанны үзләштерүгә нигез салуда да мөһим роль уйный.
— СССР таркалгач, Байконур космодромы Казахстанда калды. Ә Русиянең “Плесецк”, “Свободный”, “Капустин Яр” космодромнары бөтен таләпләргә дә җавап бирми. Русия кайчан бу юнәлештә бәйсезлек яулаячак?
— Казахстан белән килешү буенча, “Байконур” Русия космодромы санала. Көнчыгышта яки Себердә аңа лаеклы алмаш төзү турында сүз күптән йөри. Әлегә булганы белән канәгатьләнергә мәҗбүрбез.
— XXI гасырда безне җиһан өлкәсендә нинди яңа ачышлар, истәлекле вакыйгалар көтә?
— Бүген бу хакта беркем дә төгәл фикер әйтә алмыйдыр. Шулай да фаразлар бар. XXI гасырда кеше тагын бер планетага, атап әйткәндә, Марска аяк басачак. Әлеге максатка АКШ ирешергә омтыла. Ә Русиянең яңа планетага очу программасы 1994 елда көрчеккә терәлде.
Гомумән, яңа чор башлана. Җиһан кешеләргә якынаячак. Биш-ун елдан соң юлдаш технологияләре кесә телефоны кебек даими кулланылачак. Димәк, гуманитар мәсьәләләрне хәл итү юллары да артачак. Террористик актлар, сугышлар азаячак. Безнең кечкенә проектны да башкарылачак зур эшләрнең, тормышны уңай якка үзгәртәчәк үзгәрешләрнең чишмә башы дип карарга мөмкин.
— Әңгәмә өчен рәхмәт! Барлык уй-гамәлләрегез, проектларыгыз тормышка ашсын!


Читайте нас: