+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 сентябрь 2009, 03:00

Дмитрий Медведев: “Безнең җәмгыять ирекле, гадел, игелекле булачак” Президентның “Русия, алга!” мәкаләсе дәүләт доктринасы роленә дәгъва итәме?

Заманның көчәя һәм ешая барган давыллары якабыздан алган саен: “Йә, Ходай!” — дибез дә әллә кайдагы төпсез күккә карыйбыз. Әйтерсең, безнең һәр адымыбызны искәртеп, хәвеф-хәтәрләрдән курчалап торган ниндидер көчне эзлибез. Гомумән, хыялга бирелебрәк, могҗиза көтебрәк яшәгән халык бит инде без. Идел аръягында безгә әллә ниләр бар сыман тоела, әмма шул “ниләр”нең асылын белергә, кирәксә, үз ярыбызга алып чыгарга бездә рәт тә, теләк тә булмый. Менә ничәмә гасыр инде, шагыйрь сүзләрен гадигә күчереп әйткәндә, Русиянең асылына акыл белән җитә, гадәти аршинга сала алмый җәфаланабыз. Бөтен дөнья, бар кешелек уң аякка басса да, без, милли үзенчәлегебезне саклыйбыз дип, адымны сулдан башлыйбыз.


Кемнәр соң без һәм нигә болай яшибез? Русия дәүләтендә урыс кавеме белән күп гасырлар катнашып көн күргәч, аның милли үзенчәлекләре һәм менталитет сыйфатлары бүтән милләтләргә дә күчеп беткән. Шуңа күрә гомум Русия халкының йөзе, холык-фигыле турында фикер йөртергә мөмкиндер. Яшь Президентыбыз, инанулары җәһәтеннән либераллыгын саклап калса да, ил башындагы гамәли адымнары белән катгый прагматизмга авыша баруын раслый башлады. Бу сәясәт икътисад һәм финанс кризисына каршы чаралар кулланганда үзен ачык күрсәтте. Читтән карауга, Президент башлыча тышкы сәясәт белән шөгыльләнгән сыман күренсә дә, Дмитрий Медведев ил эчендәге икътисади һәм финанс хәленә ешрак мөрәҗәгать итә, хәтта стратегик инициативалар кузгатуда Хөкүмәт Рәисе В. Путиннан вәкаләтләрнең шактый өлешен үзенә ала башлады.
Дәүләтнең иң югары җитәкчесе авызыннан ишетелгән һәр сүз, табигый, җәмәгатьчелекнең игътибарын шундук тарта. Чөнки “башлык” төшенчәсе үзе үк башлап баруны, башлангыч салуны аңлата. Шул ук вакытта безгә, ил тарихының төрле чорларын кичергән олы буын кешеләренә, югарыдан төшкән күп уй-ниятләргә сагаеп карау хас. Тарихи хәтер безне шулай өйрәткән.
Дмитрий Медведевның “Русия, алга!” мәкаләсе үзәк матбугат битләрендә басылып чыгардан алда ук җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Аны хәтта “Валдай” клубының Мәскәүгә төрле илләрдән җыелган әгъзалары да иң мөһим мәсьәлә рәвешендә кабул итте. Һәм мондый игътибарның җитди нигезләре бар.
Русия дәүләте, гомумән, дәүләтләр гаиләсендә чагыштырмача яшь саналса да, авыр сынаулар, эзләнүләр һәм фаҗигале хаталар кичергән. Язучы һәм политолог Абдрахман Авторханов әйтмешли, “үзе бәхетле булмаса да, урыс кешесе башкаларны бәхетле итәргә омтыла, бу аның холкына салынган”. Драматик тарихыбызның сәбәпләре шуннан киләдер, дип раславы, әлбәттә, кыен, әмма бәлаләребезнең башы күп очракта чамасыз ихласлыктан һәм үзеңне корбан итәргә әзер торудан килә. Гомер бакый урыслар һәм алар белән бергә Русия халкы кемгәдер ярдәм итә, кемнедер коткара, кемгәдер сабак бирә. Шул ук вакытта шушы ярдәмнәр һәм корбаннар еш кына аның гаебе, йомшаклыгы һәм тарихи хатасы булып әверелә.
Моңа мисалларны еракта калган гасырлардан да, кичәге көннән дә бихисап табарга мөмкин. XIII-XV гасырларда монгол-татар яулары, Кытай, Себер, Урта Азия, Урыс кенәзлекләрен үтеп, Европага ябырылгач, дәһшәтле баскынчылар белән көрәшне гамәлдә җиңелгән, әмма буй бирмәгән Русия халкы гына дәвам иткән һәм бу тарихи фактның Европа цивилизациясе өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын Көнбатышта бүген хәтергә алмаска тырышалар. Фарсы һәм Төркиянең корбаны була язган грузиннар да, нацизмнан йолып алып калынган поляклар да, Көнбатыш цивилизациясенә Русия аша якынлашкан Урта Азия халыклары да актив булып яши алулары белән Русиягә бурычлы икәнлекләрен оныта. Дөресрәге, тарихи хакыйкатьне конъюнктур үзгәртү юлы белән бүген мөстәкыйль дәүләтләр халыкларын Русиядән аерып алу сәясәте тормышка ашырыла.
Көнбатышта безнең илне азиятлыктан мәңгелеккә чыга алмаячак, үсеш юлында гомерлеккә калачак дәүләт, ә Русия халкын кыргый, варвар кешеләр дип карау стереотибы саклана. Шушы кимчелек мөһерен Русия патшалары да үзендә тойган. Бөек Петр һәм аннан соң Екатерина Икенче, яртылаш Европада, яртылаш Азиядә ятучы дәүләтне Көнбатыш белән якынайтырга тырышканда, анда Русияне колониаль, чимал биләмәсе буларак кына кабул итәргә омтылу сәясәтенә очраган. Һәм шушы синдром әле булса саклана. Америка Кушма Штатлары, Бөек Британия законнарында Русия белән мөнәсәбәтләрдә һәртөрле чикләүләр, таможня киртәләре тулып ята. АКШ конгрессы, мәсәлән, Русия Федерациясенә югары технологияле продукция сатуны катгый тыя, шул ук вакытта бездәге заманча технология белән эшләүче предприятиеләрнең, гыйльми-тикшеренү учреждениеләренең эшчәнлегенә тупас кысыла. Әгәр моны турыдан-туры эшләп булмаганда, Америка Русияне технологик тышаулау сәясәтен үз союздашлары аша тормышка ашыра. Президент мәкаләсендә гадел әйтелгәнчә, Көнбатыш, Русиянең иң талантлы галимнәрен һәм белгечләрен үзенә җәлеп итеп, илебезнең интеллектуаль куәтен нык какшата. Мондый сәясәт, үзебездәге гафиллек белән кушылып, милли һәлакәт рәвешен алды.
Русиянең хроник артта калуы сәбәпләрен, әлбәттә, урыс боярларының патриархальлек традицияләреннән дә, үзәк хакимиятнең Русия биләмәләрендә колониаль сәясәт үткәрүендә дә, өзлексез сугышларда да, патерналистик сәясәттә дә, совет чорында идеологиянең матди җитештерүдән өстенлекле булуда да эзләү үзен аклыйдыр. Бәлаләребезнең башын крепостнойлыкта, революциядә, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында, Столыпин реформалары һәм парламентаризмны урнаштыруның тәүге омтылышларының барып чыкмавында, авыл хуҗалыгын репрессив коллективлаштыруда да күрәбез. Аларның һәрберсе ил тарихында канлы, аһ-зарлы эз, халыклар язмышында уңала алмаслык җәрәхәт калдырган, әлбәттә. Ләкин, нинди генә зур булмасыннар, аларның берсе дә һәм тоташ факторлар җыелмасы да, Русиянең егерменче гасыр азагындагы егерме беренче гасыр башындагы мескен, бөлгән хәлен яклый алмый. Без илебезнең бөек дәүләт мәртәбәсен кичә генә югалта башламадык. Аның тамырлары тирән булса да, кайдан үсүе һәм нәрсә белән туклануы билгеле. Ялкаулык, эшсезлек, җавапсызлык — милли менталитетның хурлыклы сыйфатлары булып өлгергәнче, билгеле бер социаль-сәяси, әхлакый мохиттә шытым алган, иҗтимагый аңда ныклап урнашкан. Халыкта заманча белем, гыйлем җитмәү дә ихтимал, ләкин ул ялкау да, эчкече дә, демагог-бюрократ та булып тумый. Тарихыбыздагы якты, фәһемле сәхифәләрне яңадан тергезә алсак, күршеләрнең яхшы гамәлләренә күз салырга гарьләнмәсәк, кояш баесын дип түгел, илем баесын дип эшләү гадәтен кайтарсак, без дә кеше рәтенә керербез. Бүгенге властьның барлык тармаклары да, югары принциплар турында күп сүз куертып, аны гамәлгә ашырмый. Законнар күп языла, әмма аңа хөрмәт тә, үтәү теләге дә юк. Матди һәм рухи кыйммәтләрне бар итүче кеше милли байлыкларны кулга төшергән олигархлардан, үзе өчен генә кәгазь кыштырдатучы чиновниклардан, депутатлардан ким булганда, дәүләт мантымаячак. Хак сүзләр әйткән, изге ниятләр белдергән хәлдә дә.
Дәүләт башлыгының халыкка шундый ачыклык белән мөрәҗәгать итүе, андагы ихласлык, ачыну тойгысы битараф калдырмый. Әмма ул эш белән ныгытылмаган чираттагы декларация булмасын иде. Явым-төшемсез генә ялт-йолт үтеп китүче аҗаганнарны күп күрдек бит...
Русияне, бәлки, гадәти аршинга салу урынсыздыр? Аңа ышану гына кирәктер?
Читайте нас: