+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2009, 03:00

Эш сөйгәнне ил сөйгән

Алдынгы сөт җыючы Вәсил Хаков шушы файдалы эш белән инде дүртенче ел шөгыльләнә икән. Аны һәркөн иртән, Зирекледән тыш, күрше-тирәдәге бәләкәйрәк авылларда да көтеп алалар.


— Ел ярым элек хатыным белән хосусый эшкуарларга әйләндек, — ди Вәсил. — Эшне хәләл җефетем белән бергәләп алып барабыз.
Хаковлар халыктан җыелган сөтне “Уфамолагропром” җәмгыятенең Шарандагы кабул итү пунктына тапшыра. Килешүдә каралганча, продукция эшкәртүчеләр тиешле акчасын аларның банктагы исәбенә күчерә. Үкенечкә каршы, быел сөткә бәяләрнең төбән төшүе авыл малтабарларының керемен дә киметкән.
— Базис майлылыгындагы сөт өчен эшкәртүчеләр бүген 6 сум 20 тиен түли. Шул акчадан үзебезгә 30-35 тиен генә кала, калганы исә халыкка тия, — ди авыл эшкуары. — Транспорт чыгымнарын үзебез күтәрәбез, моннан тыш, сөт бидоннарын, кирәкле бөтен җиһазны сатып алырга туры килә. Югарырак майлылыктагы сөт өчен акчасы да күбрәк түләнә. Шуңа без дә иртән шәхси ихаталардан җыелган сөтне флягаларга салырга ашыкмыйбыз, тәүдә махсус аппарат ярдәмендә тапшырылган продукциянең сыйфатын тикшерәбез. Шундый таләп куйган очракта гына кешеләр дә тиешле тәртипкә күнегә.
Бәяләр түбәнрәк булса да, сөт сату бүген авыл халкына яхшы гына табыш китерә. Вәсил телгә алуынча, күпчелек хуҗалыкларга бу төр продукция хәзерләүдән аена кимендә 2500 сум тирәсе акча кереп тора. Ул Зирекледән ихаталарында ике сыер сауган хуҗабикәләр Рәйлә Сәләхова белән Светлана Шәйхуллинаны мактап телгә алды. Алар җәйге айларда көненә 25әр литр сөт саткан.
— Шулай да быел авыл Советы буенча сөт былтыргыдан бераз кимрәк җыелды, — ди хәзерләүче егет. — Чөнки күпләр малларын киметте. Икенчедән, кайберәүләр җитештергән сөтен безгә тапшырмый, үзләре базарга чыгарып сата. Аларны да аңларга була. Базарда сөтнең литрын 16-17 сумга сатарга мөмкин. Габидуллиннар хуҗалыкларында 7 сыер асрый. Савып алган сөтләрен үзләре сата. Без үзебез дә көзге-кышкы айларда сөт сатарга Туймазыга йөрибез. Иртәнге сәгать тугызларда ук анда барып җитәбез. Минем сәүдә ноктасы күпләргә билгеле, шуңа сөт китергәнне кешеләр көтеп тора. Көненә кимендә 200 литр сатып кайтасың. Октябрьский шәһәре базарына да юлланганыбыз бар. Шунда ук каймак, эремчек, йомыркасын да алып барасың. Берничә баш мал симертеп, ит сату белән шөгыльләнүче кешеләр дә бар. Без үзебез дә мал суеп саткалыйбыз. Хәзерге көндә авыл җирендә вак товарлыклы хуҗалыклар өчен табыш алу юллары җитәрлек. Менә без ярты бакчада сарымсак үстерәбез. Яшелчәнең шундый төрләренә базарда ихтыяҗ һәрчак яхшы. Былтыр сарымсакны 4 мең сумлык саткан идек. Ул да иш янына куш.
Уңган гаиләдә ике кыз бала үсә. Аларның картәниләре Әлфия апа улының һәм килененең гөрләтеп дөнья көтүләренә сөенеп бетә алмый. Ул үзе 28 ел мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгән. Заманында ире белән умарта да тотканнар. Хаклы ялга чыккач та Әлфия Мәҗит кызы шул шөгылен ташламаган. Аннан күреп, улы Вәсил дә умарта күчләрен карарга әвәсләнеп киткән.
— Кулларыннан килмәгән эшләре юк балаларымның, — ди ул. — Бакчада өч сутый теплицалары да бар. Улым ат та асрый, юртагы белән катнашып, быел Түбән Зәеттә үткәрелгән сабантуйда икенче урын алды.
Тырышлыгы белән авылдашларының ихтирамын яулаган Вәсил Хаков киләчәккә якты уй-ниятләр белән яши. Ул хөкүмәттән ташламалы кредит алып, әтисеннән калган нигезне яңартырга, заманча иркен йорт салып керергә тели. Аның кебек дәртле һәм егәрле кешеләр алларына куйган максатларын тормышка ашырмыйча калмый.
Читайте нас: