+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь 2009, 03:00

Әхлакый юнәлеш

Башкортстанда журналистика йөз елдан артык яши, әмма Фәрит Әхмәдиевның “Журнал журналистикасы” китабы кебек басма беренче тапкыр дөнья күрде. Анда журнал эше турында баш мөхәррир югарылыгында фикер йөртелә — автор республиканың “Ватандаш” журналына җитәкчелек итә. “Ачык фикерләгән кеше генә ачык итеп сөйли” дигән канатлы сүз бар. Әлеге китапка карата ул бик урынлы, чөнки китап бер тында укыла — ул шундый яхшы, гади һәм аңлаешлы итеп язылган. Китап Русия өчен үзенчәлекле феномен булып торучы калын журнал эшен оештыруның этик аспектларына һәм үзенчәлекләренә багышланган. Билгеле булуынча, “этика” сүзе грек теленнән алынган, ул характер, гореф-гадәтләр дигәнне аңлата. Аны Аристотель кулланышка керткән, кешедәге батырлык, акыл, намуслылыкны — “этик сыйфатлар”, ә алар турындагы фәнне “этика” дип атаган. Конфуций иң кирәклесе — исемнәрне дөресләү-төзәтү дигән. Фәрит Әхмәдиев үзенең китабында төбәк журналистикасы өчен нәкъ менә шуны эшли дә. Автор һәр журналистның эшчәнлек нигезе итеп “басма белән җәмгыять мәнфәгатьләре арасындагы төрле-төрле булырга ихтимал әхлакый сайлау мөмкинлеген” ала. Шәхси мәнфәгатьләр дә булуны исәпкә алып, ул үрнәк буларак “идеаль журналист” төшенчәсен кертә.


Барлык процесслар диярлек оптимальләштерүгә дучар ителгән безнең чорда журналист — ялланып эшләүче, эш вакытында шәхси мәнфәгатьләре турында уйламаучы пиар-менеджер гына дигән фикер таралды. Чынбарлык исә авторның фикере дөрес булуын раслый — укучы артыннан барырга тиеш күпсанлы коммерция басмаларының этик аспекты аермачык. Ничек кенә сәер тоелмасын, бу фәнни, сәяси, яисә заказ үтәүче интернет-басмалар өчен яхшылык белән яманлыкның көрәш мәйданына әверелә. Боларның барысы да авторның безнең журналистиканың нечкәлекләрен яхшы аңлавы турында сөйли.
Һәр фикер эш-гамәлләрнең дәвамы яисә аңа чакыру булганда гына кадерле. Автор журналдагы көндәлек эш, коллектив, авторлар, укучылар турында сөйләп, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Үзе сайлаган юл аны бу эштә катнашучыларның барысына да хөрмәт белән карарга мәҗбүр итә һәм бу мөнәсәбәт аларда шундый ук җавап тудыра. Эш-гамәл турында тираждан чыгып фикер йөртергә мөмкин, “Ватандаш”ны алдыручылар “Новый мир” яисә “Знамя” журналларын укучылар санына тиң. Бу бер яклап, аның эшен мактау булса, икенче яклап, тиражлары республикадагы китапханәләр саныннан артмаган журнал нәшер итүче коллегаларына шелтә дә.
Авторның калын журналлар баш мөхәррирләре советы оештырудагы эшчәнлеге дә хөрмәткә лаек. Русиядә басманы оештыруның үзенчәлеге шундый — баш мөхәррир бу эштә төп фигура. Бөтен эш тә диярлек аңа бәйле, редакция коллективының патшасы ул. Кайчак моны турыдан-туры аңлыйлар, ул чагында кешенең акылына һәм йөрәгенә барып җитү мөмкин түгел. Әмма ул үз коллективын сайлаган икән, баш мөхәррирләр советы бердәнбер диярлек тәэмин итү коралы булып тора.
“Этик пландагы мәсьәләләр журналистлар алдында теләсә кайсы вакыйганы яктыртканда, теләсә кайсы материалны язганда калка”, — дип яза ахырда автор. Бу коллизияләрне хәл итүдә ярдәм кирәклеген күз уңында тота ул. Шушы сүзләрдән соң аны республика Журналистлар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлануының очраклы булмавы аңлашыла. Идеаль журналистлар да, мөхәррирләр дә булмый, әлбәттә. Әмма кешенең нәрсәгә омтылуы, үсешкә сәләтле булуы мөһим.
Бу мәкалә язылып беткәндә, мин китап авторының республика журналистларының иң югары бүләге — Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә тәкъдим ителүе турында белдем. Аны бу югары исемгә лаек дип исәплим.
Фәрит Әхмәдиев — үз эшенең югары остасы, уйлый белүче, эшлекле кеше, журналистика, республика һәм ил иминлеге хакына тагын бик күп нәрсә эшләячәк әле ул.
Читайте нас: