+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2009, 03:00

“Беренче мәкаләм тәнкыйть булды”

Муса Мөлеков “Кызыл таң” гәзитенә Башкортстан дәүләт университетының филология факультетында укып йөргән җиреннән чакырыла. Республика гәзитенә студент кешене эшкә алу тарихта булмаган хәл, дисәң дә ярый. Кечкенәдән журналистикага тартылган егет укуын да ташламый, гәзит эшенә дә башы-аягы белән чума. Укуын ташламый гына түгел, Казан дәүләт университетында аспирантурада укып, кандидатлык диссертациясе яклый. Гади хәбәрчедән бүлек мөдире, җаваплы секретарь, гәзитнең баш мөхәррире вазыйфаларына кадәр күтәрелгән журналист, галим, педагогия фәннәре кандидаты Муса Гайса улы бүген редакциядә кунакта. Әңгәмәбез “Кызыл таң”, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге хакында.



— Муса абый, “Кызыл таң” турында беренче тапкыр кайчан ишеттегез? Һәм аны кайчан укый башладыгыз?
— Укырга бәләкәйдән яраттым. Мәктәп китапханәсендәге барлык китапларны укып чыккач, совхоз китапханәсенә йөрергә гадәтләндем. Шунда көндәлек гәзит-журналлар тупланып баручы бер бүлмә бар иде. “Кызыл таң” гәзитен беренче тапкыр, бишенче сыйныфларда укыганда булса кирәк, шунда күрдем һәм, моңа кадәр күпчелек урыс, башкорт китапларын укыганлыктан, үз телемдә, саф татарча язылган бу гәзитне укып хәйран булдым. Ул вакытта бит гәзитләр бармак белән генә санарлык иде. Һәр өйдә гәзит алдыру мөмкинлеге дә юк иде. Чөнки йомырка сатып, салым түләгән чорлар... Гәзитләрне халык кулга акча керә башлагач кына өйләренә алдыра башлады. Аңа кадәр барыбыз да, яшьләр дә, өлкәннәр дә, совхоз китапханәсенең шул бүлмәсенә килә идек.
Тәүдә беренче битеннән укый торган идем. Әллә ни кызык түгел. “Правда” гәзитенә охшаган: сәясәт, минем аң авыр кабул иткән проблемалы рәсми материаллар, карарлар, указлар... Аннары гәзитне дүртенче битеннән укый башларга гадәтләнеп киттем. Анда кызыклы материаллар бар. Кешеләр, тормыш турындагы язмалар үзенә тартты. Ә иң җәлеп иткәне — шигърият. Бик матур, моңа кадәр дәреслекләрдә укыганнарга охшамаган, яңа авторлар шигырьләре! Бер укуда хәтердә калырлык шигырьләр! Ятлап алып сөйләп йөри идем хәтта. Соңрак, алтынчы-җиденче сыйныфларда укыганда, беркадәр “күз ачыла” башлагач, гәзитне мотлак укырга тотындым. Һәм гәзиткә үзем дә мәкалә, хәбәр яза алам ласа, дигән фикергә килдем. Гәзиттәге төрле темаларга язылган хәбәрләрне, тәнкыйтьне укый-укый фикерләү сәләтем дә арта бара. Тик нәрсә турында, ничек язарга? Шунда яшьләрнең бердәнбер җыела торган урыны — авылыбыз клубының бикле торуы беренче тапкыр кулыма каләм алуга сәбәп булды. Клубның тәрәзәләре ватык, кәҗәләр кереп йөри. Мин шушы хакта “Кызыл таң”га язып җибәрдем. Һәм минем язганнарның күпмедер өлешен бастырып та чыгардылар. Эй-й, башым күккә тиде. Ул гына түгел, “Кызыл таң” башка кешеләрне дә кузгатып җибәрде. Район җитәкчеләре әлеге мәкаләне укыган. Шушы мәкаләмнән соң клуб та ремонтланды, тәрәзәләр дә куелды, авылыбызга кино да килә башлады. Китаплар да кайта, гәзитләрнең ниндие генә юк! Мин гәзит көченә, “ташка басылган” сүзнең куәтенә шунда ышандым һәм гәзитнең халыкка ярдәмен беренче тапкыр шунда тойдым.
Сугыштан соңгы чорда авылларда гаделсезлекләр күп иде. Җитәкчеләр гади халыкка кимсетеп карый, кыйнауга кадәр барып җиткән чор иде әле бу. Шулар белән көрәшү юлында гәзитне корал буларак кабул иттем. Шушы вакыйгадан соң гәзиткә ышанычым туды, аны якын иттем.
Кеше гомер-гомергә дөреслек, хаклык эзли. Урындагы җитәкчеләргә бара ул, алар хәл итә алмый яисә хәл итәргә теләми. Аннан китә юристларга, судка. Анда да проблема дөрес хәл ителми. Аннары, иң соңгы инстанция итеп, гәзиткә бара кеше. Һәм гәзит хәбәрчеләре урынга барып тикшереп, гаделлек эзләүчеләргә ярдәм итә иде. Мин эшли башлаган чорда шулай булды.
— “Кызыл таң”га Сез студент буларак эшкә килгәнсез. Ул кайчан һәм ничек булды?
— Гәзитләргә мин мәктәп елларыннан ук языша башладым, дидем. 1954 елда Благовар районының Сынны җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа урман хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Хезмәт юлымны “Гидравлика” заводында башладым. Шунда “Ленинец” — “Ленинсы” һәм “Кызыл таң” редакцияләрендәге әдәби түгәрәкләрдә актив катнаштым, мәкаләләр язуымны дәвам иттем. Сәхнә әсәрләренә, кинофильмнарга рецензияләр яза идем. Аннары Башкортстан дәүләт университетына укырга кердем. Гәзиттә еш булам. “Кызыл таң” журналистлары миңа мәкалә язарга заказлар, темалар бирә. Алар, “Кызыл таң”чылар тарафыннан матурланып, дөнья күрә.
Бервакыт шулай Суфиян абый Поварисов (ул промышленность бүлегендә эшли иде) миңа “Химпром” заводына барып, анда ашлама җитештерү хакында материал туплап кайтырга кушты. Яз айлары. Мин инде өченче курста укыйм. Гәзит хәбәрчесе булып, төрле урыннарга барам. Солидный булырга тырышам. Матур гына язгы-көзге пальто алдым. Шул өр-яңа пальтомны киеп, “Химпром”га киттем. Материал тупладым. Кайтырга чыккач, заводтагы яман ис үзем белән иярә. Баксаң, ашламалар исе киемгә сеңгән икән. Мине хәтта трамвайга кертмәделәр. Өйгә кайттым, һаман теге ис мине эзәрлекли. Пальтомны җилләтеп тә карадым, бетми генә бит! Нәтиҗәдә, пальтомны юк итмичә, истән арына алмадым. Шулай итеп, мин өченче курсны тәмамлаганда “Кызыл таң”ның үз кешесе булып киткән идем инде.
Бервакыт, дүртенче курста укып йөргәндә, әле яңа гына университетны тәмамлап, үз хәбәрче булып эшләп йөрүче Эдуард Әгъзамов мине эзләп тапты. “Сине Таһир Ахунҗанов (“Кызыл таң”ның ул чактагы мөхәррире) чакыра, бар әле”, — диде. Киттем. Таһир Исмәгыйль улы мине әллә кайчангы танышы, хәтта үз кеше итеп кабул итте. “Әйберләреңне укып барам, ярыйсы гына язасың. Безгә эшкә киләсеңме?” — ди бу. Көтелмәгән бу сораудан каушап калдым, ни дип җавап бирергә дә белмим. “Кызыл таң” кадәр гәзиткә, өлкә гәзитенә гап-гади бер студентны эшкә чакырсыннар әле! Ул вакытта студентны түгел, шәп журналистны да партия өлкә комитеты рөхсәте белән генә, кат-кат тикшереп кенә эшкә ала торган иделәр. Таһир Ахунҗанов бу хакта белмидер дип уйлап: “Мин әле укыйм гына бит”, дидем. “Университеттан җибәрү мәсьәләсен хәл итәрбез, укуыңны ташламассың, ирекле программа белән укырсың”, диде мөхәррир. Хәл итү озакка сузылды. Әмма Ахунҗанов мәсьәләне уңай хәл итте. Ул сәләтле хәбәрче яшьләрне үстерү, гомумән, журналистиканың киләчәген кайгырту белән җитди һәм нык шөгыльләнде.
Өч-дүрт айлап сынау үтеп, яңалыклар бүлегендә эшли башладым. Анда бүлек мөдире — Хәмит Сәмихов. “Кызыл таң”чылар хәтерли булыр, Хәмит абый бик бәйләнчек иде. “Ник бу сүзне кулландың? Бу җөмләне ник болай яздың? Монда нигә өтерең юк?” — дип җилеккә үтә иде. Беренче дәресләремне мин шулай Хәмит абыйда алдым. Шуннан Радик Сибәгатовка эләктем. Ул җөмлә төзелешенә, өтер-нокталарга түгел, фикерне дөрес ачып бирүгә игътибар итә иде. Аннары нык таләпчән, каты куллы Мәүли Садретдинов белән бер бүлектә эшләдем.
Озакламый җаваплы секретарь урынбасары итеп куйдылар. Ул чакта бу урында Марсель Бакиров эшли иде. Казанга аспирантурага китәргә булгач, үз урыныңа кеше тап, дигәннәр моңа. Марсель мине тәкъдим иткән. Бик җаваплы һәм эшнең иң катлаулы урыны ул секретариат. Икенче урынбасар — Рәшит Зәйнуллин. Икәүләшеп мине бер ай эш рәтенә өйрәттеләр, өйрәттеләр генә түгел, иләделәр. Җаваплы секретарь — Мазһар Гыймадиев. Марсель өйрәтәсен өйрәтте дә Казанга китеп котылды бу эштән. Мин Мазһар абый артыннан көчек кебек ияреп йөрим. Типография редакциядән аерым — Карл Маркс урамында. Бөтен материалны кулдан җыялар. Карыйм, тикшерәм дә тагын дүрт квартал арадагы редакциягә йөгерәм. Мазһар абыйның бер бармагы тураеп тора иде. Шул бармагы белән төртә-төртә, материалларны кайда һәм ничек урнаштырырга кирәклеген күрсәтә иде. (Әле булса кайчак төштә шул бармакны күрәм.) Көне буе шулай йөгерәм. Гәзиткә кул бик соң — сәгать кичке тугыз-уннарда гына куела иде. Иртәдән бирле авызга бер тәгам ризык капмаган чаклар да була. Ә мин университетта да укыйм бит әле. Кая ул лекциягә бару! Шуннан аерым план белән укып, университетны яхшы тәмамладым. Бер генә фәннән — философиядән “өчле” куйдылар. Философияне белмәгән өчен түгел, ә дәрескә йөрмәгән өчен.
— Гәзит эшенә өйрәнеп беткәч кенә аспирантурага укырга киткәнсез. Үзегезне гыйльми эшкә багышлыйсыгыз килдеме?
— Мин үземдә төрле өлкәләрдә эзләнү эшләре алып барырлык көч тоя идем. Яшь чак бит. Күп нәрсәне беләсе килә. Тәүдә дин тәгълиматы буенча тема алдым. Теманы алуын алдым, тик җитәкче таба алмыйм. Берничә кешегә мөрәҗәгать итеп карадым, барысы да “Мин бу темадан ерак”, “Мин булдыра алмыйм”, дип кире кактылар. Мәскәүгә барырга тәкъдим итәләр. Ничек Мәскәүгә барасың инде! Шуннан икенче тема эзләргә мәҗбүр булдым. Ерак өлкә түгел, әдәбият буенча ал, диделәр. Шулай итеп, Марсель Бакировның үкчәсенә басып диярлек Казанга киттем һәм каләмдәшемне эзләп табып, үземнең ниятләремне әйттем.
Марсель абый инде кандидатлык диссертациясен яклап, эшли башлаган иде. Аларда тукталдым. Имтихан турында сүз чыккач, бирерсең, син башлы бит, ди болар ирле-хатынлы. Белемем барлыгына шикләнмим, тик мин имтихан кебек сынаулар вакытында каушыйм бит, каушыйм да бөтен нәрсәне онытам, дип ныкышам. Шунда Марсель абый хатынын чакырып алды да: “Кифая, бир әле теге могҗизалы төймәңне”, ди. Кифая апа (безнең якташ ул, Туймазы кызы) ике төймә бирде, яртысын гына кабарга кушты.
Мин имтиханга кереп утыру белән теге төймәнең яртысын каптым. Билет алып, сорауларга җавап яза башладым. Теге даруның бер дә тәэсирен тоймыйм. Дулкынланам. Тагын каптым даруны. Преподаватель каршына сөйләргә барып утырдым. Бик матур гына җавап бирә башладым. Бәй, бераздан әллә нәрсә булды бит. Каушау да юк, тик үз тавышымны үзем ишетмим. Имтихан алучы бик гыйлемле, олпат Хатыйп Госман иде. Икебезнең арада калын пыяла барлыкка килгән кебек тойдым. Ул да мине ишетми кебек. Хатыйп абый мине тынычландырып та карый. Тик минем фикер буталды, тел әйләнми. Шуннан ул, “Каушадың булса кирәк, ярый, сөйләгән кадәре дә җиткән. Сездә, Башкортстанда, әдәбиятка игътибар йомшак иде инде ул”, дип, чыгарып җибәрде. Бер урынга дүрт кеше идек. Үзебезнекеләр бераз әзерләнеп килсен, Башкортстаннан кадәр килгән, гәзиттә эшләп тәҗрибә туплаган егетне алмый булмас, дип мине шулай аспирантурага кабул иттеләр.
Ибраһим Нуруллин җитәкчелегендә фәнни тикшеренүләр алып барып, Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты буенча диссертация әзерләдем. Драматургия буенча бездә белгечләр юк, дип, аспирантурадан соң мине Казанда калдырырга уйлаганнар иде. Мине “Кызыл таң” тартты. Тик мине, аспирантурада укыган кешене, университет та көтеп торган. Ректор белән җитди генә сөйләшү булды, мине татар кафедрасында урын юклык коткарды. Һәм яңадан “Кызыл таң”ыма кайттым. Бу 1975 ел иде. Хатлар бүлегенә мөдир итеп куйдылар. Озак та эшләмәдем, ел ярым дигәндә җаваплы секретарь вазыйфасын йөкләттеләр.
— Мөхәррирлек вазыйфасы Сезгә ничек йөкләтелде, хәтерегездәме? Ул чорда үзгәртеп корулар башланган иде. Ул үзгәрешләрнең гәзиткә мөнәсәбәте, йогынтысы нинди булды?
— Гәзит укучыларны үзебезгә җәлеп итү максатыннан без елның-елында яңа темалар табып, халыкка ниндидер дәрәҗәдә яңалык, үзгәрешләрне җиткерә килә идек инде. Илдә башланган үзгәрешләргә карап кына гәзитне тиз генә үзгәртү авыр ул. Һаман элеккечә язу дәвам итте. Коммунистлар партиясенең какшамас көченә ышану зур иде әле. Үзгәртеп кору процессына кушылырга үзебез дә әзер түгел идек. Шуңа да мин мөхәррирлек итә башлаган тәүге елларда (1986 елда мөхәррир итеп тәгаенләделәр) гәзит эчтәлеге берникадәр үзгәреш кичерсә дә, торгынлык темасы, тәнкыйть мәкаләләре аксый иде әле.
КПСС Үзәк Комитетының 1987 елның гыйнвар Пленумы матбугат эшчәнлеген җанландыру буенча бурычлар куйды. Шунда ук тәүге тапкыр киңкүләм мәгълүмат чараларында сүз иреге турында әйтелде. Шушы чордан башлап гәзиттә тәнкыйть мәкаләләре бермә-бер артты. Элек тәнкыйть мәкаләләрендә аерым бер хуҗалыклардагы җитешсезлекләрне фашлауга кайтып калса, хәзер инде гомум җәмгыятьтә өлгереп җиткән көнүзәк мәсьәләләр дә чагылыш тапты. Гәзитнең тематикасы киңәйде. Яңа рубрикалар кертелде. Мин, университетта укытып та йөргән кеше буларак, шәхсән үзем “Мәктәп рубрикасы” дигән рубрика булдырдым. Бу уңайдан гәзит укучылар белән бәйләнешләрне арттырдык, яңа авторлар булдырдык. “Кызыл таң”дагы кебек авторлар башка гәзитләрдә юк иде.
Әле мин гәзитебезне гади укучы буларак та, мөхәррир күзлегеннән дә бик җентекләп укыйм да бераз кыен хәлдә калам. Бер санда гәзитнең махсус хәбәрчеләренең өчәр фамилиясе белән мәкаләләр чыга. Бу нәрсәдән шулай? Авторлар юклыктан. Мин — талантлы журналист, оста җитәкче Ремель Дашкин кул астында эшләгән кеше. Әгәр ул чакта гәзиттә эшләгән журналистның һәрберсенең кимендә ун авторы булмаса, Ремель Миргазиян улы, белмим, нишләтер иде икән безне! Шуңа да үзем мөхәррир булгач, нәкъ шушы мәсьәлә турында даими кайгырттым, авторлар белән эшләүне журналистның беренчел бурычы итеп куйдым. Бер үк санда бер үк гәзит хезмәткәренең берничә мәкаләсен уку гәзитне алдыручыларда да күңелле фикер тудырмый. Мин үз гәзитемне тәнкыйтьләргә җыенмыйм, бу хәл минем дә күңелне кыра. Әйдәгез, бергәләп яңа авторлар эзлик, сәләтле генә яшьләр укый журналистика, филология факультетларында, аларны җәлеп итик, өйрәтик.
— Гади хәбәрчедән җаваплы секретарь, мөхәррир вазыйфаларына күтәрелгән кеше буларак, әйтегез әле, гәзиттә эшләү кемгә җиңелрәк? Хәбәрчегәме, әллә мөхәрриргәме?
— Бу мәсьәлә ике яклы. Мөхәррирләргә беркайчан да җиңел булмады. Аңа гәзиттә генә киртәләр куелмады, югарыда да куелды. Мөхәррир ике якка да эшләрне уңай хәл итәрлек нәтиҗәгә килә белергә тиеш. Хезмәттәшләреңнең мәнфәгатен дә якларга тиешсең, коллективның да йөзенә кызыллык килмәсен. Әгәр гәзиткә ниндидер гаеп ташлана икән, бу бит аның бөтен укучыларын, хәтта гәзит йөзендә халкыңның күңелен пычрату дигән сүз. Шуңа күрә мөхәррирдә итагатьле һәм бер үк вакытта “кылыч тел” булырга тиеш. Кирәк урында гәзит мәнфәгатен яклый да белергә тиешсең. Авыр чорда, үзгәртеп кору башланган мәлдә мөхәррирлек иткәч, алар гәзит эшенә дә йогынты ясады. Әмма мин республика җитәкчелегенең ярдәмен, теләктәшлеген тоеп тордым. Аннары, редакциядә көчле журналистлар эшли иде бит ул чорда. Аларның гәзиткә куелган бурычны үтәп чыгарлык тәҗрибәләре дә, белемнәре дә бар иде.
— Сез эшләгән чордагы белән бүгенге гәзит эшендә аерма нинди? Телне яхшы белүче галим буларак, мәкаләләрнең язылышы белән канәгатьсезме?
— Гәзит мәкаләләрендәге аерма чорга бәйле ул. Без бит совет чорында эшләдек. Хәзер ул система бөтенләй бетте. Безнең чорда калыпка салынган тәртип яшәде. Бүгенге белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Бүген икенче формация: яңадан капитализмга кайттык. Ә без гомер буе капитализмны каһәрләп яшәдек. Хәзер, киресенчә, совет чорын хурлыйлар. Чынлап та шулай хурларлык микән совет чорының бөтен якларын да? Юк, дип уйлыйм мин. Дөрес түгел бу. Жириновскийга ияреп, ул чорны 1937 ел белән тиңләп, юкка чыгару кирәкмәс иде. Әйбәтен алу, аны пропагандалау — гәзит журналистларының бурычы, минемчә.
Һәр системаның әйбәт яклары бар, шуларны таптап үтәргә кирәкмәс иде. Мәсәлән, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә килгәндә, октябрятлар, пионер, комсомол оешмалары начар идемени? Тәрбия өлкәсендә менә дигән оешмалар иде алар. Менә шушы мәсьәләләр гәзитне дә, журналистларны да борчый һәм кыен хәлгә куя.
Барлык гәзитләргә дә кагылучы бер нәрсә бар: рәсми хәбәрләрдә барысы да әйбәт дип язалар, ә эчке битләрдә — үтереш тә суеш. Капма-каршылык туа. Мондый мәкаләләр кешеләрдә өметсезлек уята. Кешеләр гәзитне укымый атып бәрерлек булмасын өчен, мондый каршылыклар тумасын өчен язмаларның эчтәлегенә игътибарлырак булырга кирәк.
Аннары, гәзиттә элек күбрәк ир-ат эшли иде. Хәзер хатын-кызлар килә журналистикага. Шуңа да мәкаләләрнең эчтәлегендә хатын-кыз кулы, хатын-кыз йомшаклыгы сизелә. “Яшь сыктыру” дип атар идем мин аны. Ир-ат ныклыгы, фикерләве югалды. Сирәк күренә, икътисад өлкәсендәге материалларда гына. Бу да гәзитнең тотрыклылыгын боза. Хәтерлисезме, мәктәпләрдә ир-ат укытучылар кими башлагач, мәгариф хезмәткәрләре чаң суккан иде. Чыннан да, тәрбия берьяклы гына була башлады бит. Армия хезмәтенә барасы үсмерләрнең кырыс тормышка әзер булмавында күренде бу.
Гәзит кешене тәрбияләргә тиеш. Сәяси, социаль темага караган мәкаләме ул, рухи дөнья беләнме — анысы журналистлар сәләтендә. Гәзиткә мәгърифәтче итеп кенә дә карарга ярамый. Шуңа да бит “иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басма” дигән язуы да бар аның.
— Бүген Сезнең өчен “Кызыл таң” нәрсә ул? Рухи азыкмы? Гәзиткә тугрылык саклап укумы?
— Минем өчен “Кызыл таң” — үземнең гәзит. Гәзитнең көченә дә мин үсмер чактан ук ышандым. Басма сүзнең көче чыннан да зур иде. Аеруча мин мөхәррирлек иткән чорда (1985-1991 еллар) гәзитнең көче гаҗәеп дәрәҗәдә зур иде. Бөтен инстанцияләрне үтеп, “Сез генә ярдәм итә аласыз”, дип, гәзиткә елап киләләр иде. Һәм ярдәм итә идек тә. Мин Тимер Алюк, Гали Кәримов абыйларга гаҗәпләнеп карый идем. Гали абый Кәримов, җаваплы секретарь булып эшләгәндә,1950 елда яла ягылып, дүрт ел төрмәдә утырып чыккан. Әнә шундый, үзләре гаделсезлек корбаны булган кешеләр башкаларга хаклык эзләүдә ярдәм итте дә инде.
“Кызыл таң” минем өчен рухи азык та, зур мәктәп тә. Галимлек юлына да “Кызыл таң” аша килдем. Фикерне эзлекле, дөрес итеп аңлата белергә, җөмлә төзергә өйрәтте. Шуңа күрә мин “Кызыл таң”га рәхмәтлемен. Гәзитсез бүген дә яши алмыйм. Бер көн укымыйча торсам, күңелем буш була. “Кызыл таң” яшәү өчен тәм бирә. Университетта студентларга да әйтә килдем: гәзит укымаган кеше тормыштан аерыла, дөньяга битараф була, дип. Үземчә, яшьләрдә каләм көченә ышану, иҗат белән яшәүнең тәмен аңлатырга тырыштым. Дөрес эшләгәнмендер, дип уйлыйм: мин укыткан бер буын студентлар гәзитләргә эшкә барды. Гәзитче, гәзиткә язган кеше тирә-яктагылардан, башка һөнәр ияләреннән бер башка югары була, ди торган идем. Гәзит укыган, язышкан кешенең теле дә икенче була, фикерләве дә ачык.
“Кызыл таң” — тарихта үзенең якты, тирән эзен калдырган гәзит. Шуңа күрә ул яшәячәк. Былтыр гына ничек матур итеп гәзитебезнең 90 еллыгын бәйрәм иткән идек. Тиздән аның йөз еллыгы да җитәр. Ул вакытта без булмабыз инде. Моны күңел, әлбәттә, авыр кабул итә. Шуңа карамастан, “Кызыл таң”ны саклагыз!



Читайте нас: