+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2009, 03:00

Журналистлар тәҗрибә уртаклашты

Дүртөйле шәһәрендә Илеш, Кушнаренко, Чакмагыш, Бүздәк, Благовар, Бакалы, Шаран һәм Дүртөйле районнары гәзит редакцияләре журналистларының ел саен оештырылучы иҗади очрашуы үтте. Семинарны БР Хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарә начальнигы Эдуард Юлдашев ачты. Анда катнашучыларны сәламләп, ул коллегаларының арытаба эшенә нәтиҗәле тәэсир итәчәк үзара файдалы хезмәттәшлегенә ышаныч белдерде.


Семинарның пленар өлеше күңелле күренештән башланды. Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Фәрит Әхмәдиев аның яңа әгъзаларын иҗади берләшмәгә керү белән котлады. Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград сугышында катнашкан Мәсрүрә Шәрифҗанова, өлкән яшьтә булуына карамастан (аңа 88 яшь!), район гәзите белән актив хезмәттәшлек итә, фронтташ ахирәтләре турында мәкаләләр яза, күптән түгел “Күңелем энҗеләрен өләшәм” дип аталган китап бастырып чыгарган. Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы билетын “Юлдаш” район гәзитенең яшь журналисты Зөлфия Шәрипова да алды. Аның яшьләр, спорт темаларына язган мәкаләләре гәзит укучыларда зур кызыксыну уята.
“Хакимиятнең район гәзите белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе” дигән темага багышланган чыгышында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов район гәзитенең чын-чынлап дәүләт сәясәтен үткәрүче булуын һәм урындагы властьның гәзит белән хезмәттәшлегенең партнерлык нигезендә алып барылуын ассызыклап үтте.
Хөкүмәт каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарә начальнигы урынбасары Марина Эделеваның чыгышы “Кризис шартларында гәзит редакцияләре эшчәнлеген оптимальләштерү” дигән көнүзәк темага багышланды.
“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов басманың тематик моделен булдыру эшендәге тәҗрибә белән уртаклашса, Фәрит Әхмәдиев “Журналистлар берлеге эшендә башлангыч оешмаларның роле” турында сөйләде.
Иҗади берләшмә җитәкчесе, “Юлдаш” редакция-нәшрият комплексы директоры-мөхәррире Хәмит Нәбиев отчет белән чыгыш ясады. Иҗади очрашуның пленар өлеше Хәмит Миңнехәмәт улының бертавыштан шушы вазыйфага яңадан сайлануы белән тәмамланды.
Аннары семинарда катнашучылар секцияләрдә эшләде. Мөхәррирләрнең “түгәрәк өстәл”е сайтлар эшен анализлауга, реклама материалларын файдаланудагы типик хаталарга багышланды. Тәрҗемә төркемнәре буенча мөхәррир урынбасарларына “Милли басмалар: проблемалар, аларны хәл итү юллары” дигән тема тәкъдим ителде. Җаваплы сәркәтипләрнең бәхәс клубы “Гәзитнең график моделе”н тикшерде.
Шәһәр белән якыннан таныштыру өчен кунакларны тарих-туган якны өйрәнү музеена чакырдылар. Андагы бай экспозицияләр журналистларда зур тәэссоратлар калдырды.
Һәм, әлбәттә, журналистлар “Иң яхшы полиграфик бизәлеш”, “Шәҗәрә буенча иң яхшы мәкалә”, “Иң яхшы фоторәсем” һәм “Яшьләр темасын иң яхшы яктырту” иҗади конкурсларында бик теләп катнашты.
Семинар анда катнашучылар өчен бик фәһемле һәм файдалы булды.



Читайте нас: