+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2009, 02:00

Балалы йорт — нурлы йорт

Башкортстан Хөкүмәте яшь гаиләләр, гомумән, киләчәк буын турында зур кайгыртучанлык күрсәтә. Чакмагыш районы җитәкчелеге дә максатлы эш алып бара. Республика күләмендә хуплауга лаек “Базы” кооперативындагы сөенечле хәлләр белән таныштырырга телим.Узган елның февралендә үткән “Сабыйлар туса — авыл яшәрә” дигән кичә хәтердә. Ул Русия һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вадим Соколов башлангычы белән үткәрелгән иде.

Яшь бәбиле әниләрне хөрмәтләүгә багышланган бәйрәмгә яше-карты җыелды. Авылның җитмештән артык үзешчәнен берләштергән концерт программасы белән башланды ул. Кооператив рәисе Вадим Васильевич яшь гаиләләргә игътибарны арттыру, гаиләләрдә балалар санын ишәйтү һәм, әлбәттә, авыл халкының эш һәм яшәү шартларын яхшырту турында сөйләде. Хуҗалыкта вәгъдәләр сүздә генә калмый. Яшьләр авылда калсын, гаилә корсын, кинәнеп-сөенеп эшләсен өчен шартлар тудырыла. Кооператив акчасына иркен кабинетлары, кабул итү бүлмәләре булган амбулатория бинасы калкып чыкты. Авыруларга район үзәгенә барасы юк.
Терлекчелек фермаларында, машина-трактор остаханәләрендә хезмәт шартлары яхшыра, айлык эш хакы күләме арта. Авылда калган егет һәм кызларның киләчәккә өмет-ышанычы бар. Читкә чыгып китүчеләргә үпкәсе юк кооператив җитәкчесенең. Китәләр икән — димәк, дөньясын бөтәйтергә, күбрәк акча эшләргә омтыла, булдыклы егетләр, дип фикер йөртә ул. Авылда яшәү һәм эшләү шартлары яхшы булса, мотлак кайтачаклар. Шуңа да бар хәстәрлек — әнә шул булдыклыларны авылда төпләндерү, китүчеләрнең кайтуын тизләтү. Яшьләрне туган авылында калдыру ниятеннән дистәләгән йорт төзелде. Бүген инде яңа, якты урам калкып чыкты.
Гомумән, авыл халкы муллыкта яши. Хуҗалык идарәсе йорт салырга ниятләүчелергә сизелерлек ярдәм күрсәтә.
Яшь бәбиле әниләрне хөрмәтләүне дә авылның киләчәген хәстәрләү, кешене, эшчене санлау, яшьләр турында кайгырту дими, ни дисең?!
Берничә ел элек кооператив әгъзалары җыелышында кабул ителгән карарны җиренә җиткереп тормышка ашыруларына янә бер мисал. Балалар туса — авыл яшәрә. Алдагысын уйлап, яхшы ният белән әйтелгән сүзләр. Шуңа да идарә утырышында үзен хуплаучыларына һич шикләнмичә тәкъдим кертте хуҗалык рәисе: ирле-хатынлы икесе дә кооперативта эшләгән гаиләгә беренче баласы туу уңаеннан — 25 мең, икенчегә — 30 мең, өченчегә — 35 мең, дүртенчегә — 40 мең, бишенчегә бәби алып кайтсалар 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирергә. 2006 елда ук акчалата бүләккә 6 гаилә лаек булды. 2007 елда 18 яшь гаилә барлыкка килде, 2008 елда 36 бала дөньяга килде.
Әлеге тантанада 16 ана катнашты. 50 мең сумлык акчалата бүләккә 5 бала әнисе Фируза Тангатарова лаек булды. Дүрт балалы Гүзәлия Насруллина — 40 мең сум, Альбина Борханова, Раушания Саяхова, Зөлфия Хәбибуллина — 35 мең, Нәсимә Вәлиуллина— 30 мең, Гөлназ Галләмова 25 мең сумлык акчалата бүләк алды.
Иске Почкакта Фируза белән Әүхәт Тангатаровларның тату гаиләсе яши. Фируза тәүдә сөтчелек фермасында сыер сауды, аннан клуб мөдире итеп тәгаенләделәр. Әүхәте дистәдән артык еллар дәвамында шофер булып эшләде, хәзер “Базы” кооперативы компанияләренең берсе — жаваплылыгы чикләнгән “Радуга” җәмгыяте җитәкчесе.
Бу парга сокланып туялмассың, матур яшиләр, балалары үсеп килә. Тәүге кызлары Айгөл урта мәктәпне тәмамлап, Башкортстан дәүләт университетының тарих факультетында читтән торып укый. Күрше авыл егете Данис белән гаилә кордылар, берничә атна элек кенә уллары Данияр туды. Фируза һәм Әүхәт Тангатаровлар япь-яшь килеш оныклы да булганнар. Шунысы үзенчәлекле: Фируза үзе дә биш балалы гаиләдә тәрбияләнгән. Әүхәт исә — сигез балалы гаиләдән. Тангатаровларның кода-кодагыйлары да биш бала үстерә.
Икенче уллары 18 яшьтә. Себер тарафларында эшләп йөри, Чакмагыш һөнәрчелек училищесында укуын дәвам итмәкче. Таңсылу өченче сыйныф укучысы. Айварга 6 яшь тулган. Төпчекләре — 50 мең сум “премия сәбәпчесе” Вилдан да көннән-көн һөнәрләрен арттыра бара.
Менә шулай, авылларда хәзер матур яшиләр, тырышып эшлиләр, илгә игелекле уллар-кызлар үстерәләр.
Читайте нас: