-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2009, 02:00

Иминлек сагында — халык дружинасы

Җинаятьчелеккә каршы көрәштә, имин тормыш, тәртип урнаштыруда участок милиционерларының өлеше аеруча зур. Чөнки алар үзләренә бүлеп бирелгән территорияне энәсеннән җебенә кадәр өйрәнә һәм анда яшәүчеләрнең ышанычын яуларга тырыша. Шул ук вакытта, кемнең нәрсә белән шөгыльләнүе дә ачыклана. Аянычлы тәмамланырга мөмкин булган юк-бар гына ызгыш-талашларның асылына төшенү, әбиләрнең югалган тавыкларын эзләү дә, бер-беренә ачу тотучыларны дуслаштыру да участковый иңендә. Үз территориясендә яшәүчеләрнең һәммәсенә тиешле игътибар бүлүче хокук сакчысы гына тиешле нәтиҗәгә ирешә.


Иглин районы эчке эшләр бүлегенең 21 участок милиционеры да бу сыйфатларга ия дисәк, һич ялгыш булмас. Чөнки аларның хезмәте төгәл саннарда, нәтиҗәләрдә ачык күренә. Гомумән, районда участок милиционерларының эше канәгатьләнерлекме? Алар тарафыннан ачылган җинаятьләр саны артканмы, әллә кимегәнме? Шушы һәм башка сораулар белән без Иглин районы эчке эшләр бүлегенең участок милиционерлары бүлеге җитәкчесе, милиция майоры Эдуард Әхмәтшинга мөрәҗәгать иттек.

— Иглин районы миллионнан артык халык яшәүче мегаполисның “сулышын” тоеп яши. Уфаның якынлыгы җинаятьчелек торышында да чагылыш таба, — дип башлады ул сүзен. — Безнең территориядә 152 бакчачылык ширкәте урнашкан. Кара көздән иртә язга кадәр хуҗалар шәһәрдә булганда буш калган йортлар белән кызыксынучылар күп. Каракларны “кайнар эзләр” буенча кулга алу өчен күп көч түгелә һәм күбесе тиешле җәзасын ала. Уфадагы “кара риэлторлар” да тик тормый. Алар, фатир хуҗаларын төп башына утыртып, шәһәрдәге фатирларын тартып алып, үзләрен безнең авылларга күчерә. Эшсез, киләчәксез бәндәләр тайгак юлга баса һәм безгә зур мәшәкатьләр тудыра. Һәм мондый тормышның үзәгендә, әлбәттә, беренче чиратта без “кайныйбыз”. Киләчәктә тәҗрибәле, катлаулы хәлләрнең очына чыга алучы хокук сакчыларын арттыруга җитди игътибар бүлү күздә тотыла. Җиңел автомобильләр, компьютерлар җитешмәве дә бераз кыенлыклар тудыра.
Әйткәндәй, агымдагы елның тугыз аенда Иглин районында 665 җинаять ясалган. Күңелсез хәлләрнең “сер йомгагын” сүтүдә участок милиционерларының өлеше зур. Хокук сакчылары “Уңыш” операциясе барышында 122 мең сумлык авыл хуҗалыгы техникасы, мал азыгы, ашлык урлаучыларның эзенә төшкән. “Браконьер” операциясе дә нәтиҗәле булган. Законсыз сакланган биш мылтык тартып алынган. Бу нәтиҗәләргә ирешүдә зур тырышлык, үрнәкле хезмәт күрсәтүче курку белмәс милиция майорлары Радик Габидуллин, Альберт Мөсәгыйтов, өлкән лейтенантлар Владислав Батыров, Байрас Кадербаев һәм капитан Янбулат Хәйбуллинны аерым билгеләп үтү мөһим.
Җинаятьчелек белән көрәштә авыл хакимиятләре дә актив катнаша. Эдуард Әхмәтшин фикеренчә, Иглин, Кудеевка, Акбирде, Альтовка, Красный Восток авыл биләмәләрендә тайгак юлга басучылар кимүе нәкъ урындагы җитәкчелек белән хокук сакчыларының тыгыз хезмәттәшлеге белән аңлатыла.
Иглин районы хакимияте башлыгы Ришат Исхаковның 2005 елгы карары нигезендә, Иглин авылының хәвефле урыннарында тәртип урнаштыруда халык дружиналары да катнаша. Һәр шимбә, сәгать кичке тугыздан соң оешма, предприятие хезмәткәрләре алдан билгеләнгән урамнарга, мәйданнарга, паркларга юллана. Бу эш алымы шактый нәтиҗәле дияргә тулы нигез бар. Агымдагы елда участок милиционерларына тоемлы ярдәм күрсәтүче дружина әгъзалары тарафыннан 31 җинаять ачылган һәм 22 хокук бозучы кулга алынган. Бәлки, бу тәҗрибәгә башка районнарга да колак салырга кирәктер.


Читайте нас: