+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2009, 02:00

Башкортстан татарлары үсештә

Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов белән очрашу барышында Башкортстан белән Татарстан арасында мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендә киләчәктә үзара бәйләнешләрне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре тикшерелде. Мәгариф системасында милли компонентларны саклап калу, югары уку йортларына керү, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга кагылышлы актуаль мәсьәләләрдә федераль үзәк белән диалог алып барганда бердәм позиция булдыру кирәклеге сызык өстенә алынды. Очрашуда шулай ук ике республика территориясендә Башкортстан һәм Татарстан телевидение каналлары тапшыруларын киңәйтү, 2010 елда үтәчәк Башкортстан татарлары съездына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.


Бу уңайдан Ренат Закировның Башкортстан татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы эчтәлеге буенча, чын мәгънәсендә, республика Президенты белән сөйләшүнең логик дәвамы булды. Очрашуда “Ватаным” Бөтенрусия оешмасының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры, профессор Раил Әсәдуллин, Башкортстан татарлары конгрессының Стәрлетамак бүлекчәсе җитәкчесе, Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең татар-чуваш кафедрасы мөдире, доцент Илшат Насыйпов, Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Алмаз Шәйхулов, шул ук кафедра доценты, “Рамазан” милли-мәгърифәт үзәге рәисе Марат Шәрипов, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент Фәнисә Гафурова, “Кызыл таң” республика иҗтимагый-сәяси, мәдәни гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхипҗамал” оешмасы җитәкчесе Гөлҗиһан Яһудина, Уфа шәһәренең 65нче һәм 84нче татар гимназияләре директорлары һәм башкалар катнашты.
Үзенең чыгышында Ренат Закиров сөйләшүдә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлек даирәсе, хәл итәсе мәсьәләләр һәм алда торган бурыч-максатлар белән таныштырды. Аерым алганда, ул татар оешмаларына эшчәнлекне активлаштыру, уртак максатта эшлекле бәйләнешләрне үстерү зарурлыгын сызык өстенә алды. Үз чиратында Раил Әсәдуллин, Алмаз Шәйхулов, Марат Шәрипов һәм башка чыгыш ясаучылар республикада алып барылучы милли сәясәт, атап әйткәндә, татар халкын рухи-мәдәни үстерү юнәлешендә күрелүче чаралар, ирешелгән уңышлар һәм хәл итәсе мәсьәләләр турында бәян итте. Чыгышларда республикада гомер итүче һәр халыкка тигез мөнәсәбәт булуы, милләтләрне рухи-мәдәни үстерү юнәлешендә күләмле эш алып барылуы билгеләнде. Мисал өчен, Башкортстан татарларын рухи-мәдәни үстерү юнәлешендә соңгы 15-20 елда татар мәктәпләре саны сизелерлек арткан, берничә югары һәм урта махсус белем бирү уку йортларында татар теле һәм әдәбияты белгечләре әзерләүче бүлекләр ачылган, Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы төзелеше тәмамланган, “Килем” тарихи-мәдәни үзәге эшләп килә, Чакмагыш төбәкара татар милли китапханәсе матди-техник базасын тулыландыра бара, республикада татар халкын үстерүгә юнәлтелгән бихисап чаралар, конкурс-бәйгеләр үткәрелә. Чыгыш ясаучылар Башкортстанда алып барылучы милли сәясәткә канәгатьлек белдереп, даими игътибар һәм хәстәрлек өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шул ук вакытта алар татар оешмаларына тыгызрак мөнәсәбәттә эшләү кирәклеген, Бөтендөнья татар конгрессы белән эшлекле бәйләнешләрне яңа баскычка чыгару зарурлыгын да сызык өстенә алды. Бу юнәлештә Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының эшчәнлеге канәгатьләнерлек түгел, дип билгеләнде. Чыгыш ясаучылар фикеренчә, Башкортстан татарлары конгрессы яшерен, бер яклы эш алып барырга түгел, гомум татар халкы файдасына дәүләт белән берлектә объектив эшчәнлек җәелдерергә тиеш. Башкортстан татарлары конгрессы эшчәнлеген тамырдан үзгәртеп кору, халык алдында аның элекке абруен кайтару, бу эшкә республикада билгеле татар шәхесләрен җәлеп итү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе, дип билгеләнде очрашуда.
Башкортстанга эш сәфәре нәтиҗәләре буенча Ренат Закиров түбәндәгеләрне ассызыклады:
— Башкортстанда татарлар үз телләрен өйрәнеп, мәдәниятен саклап, балаларын татар халкы гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә ярашлы тәрбияләсен өчен барлык шартлар да булдырылган. Башкортстан башкаласында менә дигән “Нур” татар театры төзелгән, мәктәпләрдә балалар татар телен өйрәнә, Башкортстан районнарының күбесендәге татар авылларында тормыш бик ямьле. Бу безне шатландырмавы мөмкин түгел, — дип билгеләде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе.



Читайте нас: