+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2009, 02:00

Президент әйткәнне бердәм эшләсәк кенә

“Мин яңа Русиягә ышанам. Үткән тарихыбызны кадерләп сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Һәм чынлап торып киләчәк өчен эшләү зарур. Без, һичшиксез, артта калганлыкны һәм коррупцияне җиңәчәкбез, чөнки без көчле һәм ирекле, бүгенге үсешкән демократик җәмгыятьтә кешечә тормышка лаеклы халык”, — дип белдерде ил Президенты Дмитрий Медведев 12 ноябрьдә Федераль җыелышка чираттагы Юлламасында. Русия Президентының иртәгәсе көнгә шушы рәвешле ныклы ышанычы нәрсәгә нигезләнә? Бу юнәлештә ил башлыгы нинди бурыч һәм максатлар куя? Түбәндә сүз шул хакта.


— Тамырдан яңа башлангычта Русиянең дөнья державасы статусын алу зарурлыгын һәм мөмкинлеген мин ил киләчәгенең төп нигезе итеп күрәм, — диде бу уңайдан Дмитрий Медведев. Ягъни Президент фикеренчә, илнең абруе һәм гомумдәүләт казанышлары элек ирешелгән уңышларга гына нигезләнергә тиеш түгел. Ни өчен дигәндә, бюджетны төп тәэмин итүче нефть һәм газ тармагы, безнең хәвефсезлек гаранты булган ядро (төш) коралы, сәнәгать һәм коммуналь структура әле совет заманы белгечләре тарафыннан җитештерелгән. Һәрхәлдә, безнең тарафтан түгел.
— XXI гасырда безнең илгә янә һәрьяклы яңарту таләп ителә. Һәм бу демократия кыйммәтләренә һәм институтларына нигезләнгән беренче үзгәртеп кору булачак. Чимал җитештерүгә нигезләнгән хуҗалык урынына без кешеләргә файдалы белем, яңа әйберләр һәм технологияләр җитештерүче акыллы икътисад булдырачакбыз, — диде бу уңайдан Дмитрий Медведев. Гомум алганда, ил Президентының “Яңа Русияне төзү” башлангычы берничә юнәлешне үз эченә ала. Беренче юнәлеш, һичшиксез, дәүләтнең социаль йөкләмәләренә кагыла. “Дәүләтнең социаль йөкләмәләре тулысынча үтәлергә тиеш”, — ди бу уңайдан Президент. Атап әйткәндә, алдагы өч елда Русиядә пенсия күләме ким дигәндә 1,5 тапкырга артачак. Федераль бюджеттан ветераннарны торак белән тәэмин итүгә бүленгән 46 миллиард сум 34 мең ветеранның торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк. Эшсезлек буенча пособие күләме 1,5 тапкырга арткан. Бу мәсьәләгә арытаба да иң җитди игътибар биреләчәк.
Халыкны сыйфатлы медицина препаратлары белән тәэмин итүне Президент шулай ук мөһим мәсьәләләрнең берсе итеп билгеләде.
— Инде биш елдан дарулар базарында үзебезнең препаратлар ким дигәндә 25 процентны тәшкил итәргә тиеш. 2020 елга исә үзебездә җитештерелгән даруларның өлешен 50 процентка җиткерүне максат итеп куябыз, — диде ил башлыгы.
Президент энергетика өлкәсе үсешенә бәйле дә мөһим бурычлар куя. “Без чикләнмәгән энергия чыганагына юл ачачакбыз”, — диде ул бу уңайдан Юлламада. Биредә Президент үзенең ышанычларын тәү чиратка ядро (төш) энергетикасына нигезли.
2014 елда бездә чит ил җитештерүчеләре тарафыннан да зур сорау белән файдаланылучы яңа буын реакторлар һәм ядро ягулыгы барлыкка киләчәк, дип ышандырып әйтелә Юлламада.
Коррупциягә каршы көрәшнең бер юлын исә Президент электрон технологияләрне кыюрак эшчәнлеккә кертүдә күрә.
— Алдагы елда дәүләт хезмәтләре күрсәтү электрон элемтә каналлары аша да мөмкин булачак. Бу, беренче чиратта, водитель таныклыгы алу өчен имтихан тотканда, милекне исәпкә куйганда һәм дәүләт фондларыннан библиографик мәгълүмат алганда гамәлгә керергә тиеш. Ике елдан соң шушы (электрон) формада ким дигәндә 60 төр дәүләт хезмәте күрсәтеләчәк, — диде Президент.
Президент фикеренчә, мәктәп иҗат һәм мәгълүмат үзәгенә әверелергә тиеш.
— Беренчедән 2010 елда ук белем сыйфатын билгеләүче яңа таләпләрне һәм тиешле документлар исемлеген билгеләячәкбез. Икенчедән, мәктәп интеллектуаль һәм спорт тормышы белән сугарылган иҗат һәм мәгълүмат үзәгенә әвереләчәк. Өченчедән, мәктәпләрнең үзаллылыгы киңәйтеләчәк. Дүртенчедән, законнар нигезендә дәүләт һәм шәхси белем бирү учреждениеләре тигез хокук алачак. Һәм, бишенчедән, педагогик белем бирү системасын җитди үзгәрешләр көтә. Русиянең иң яхшы югары уку йортлары һәм мәктәпләре базасында мәҗбүри белемне һәм квалификацияне күтәрү курсларын гамәлгә кертү көтелә, — диде Президент.
Дмитрий Медведев шулай ук демократияне ныгыту һич кенә дә тәртипне йомшартырга тиеш түгеллеген сызык өстенә алды. Төньяк Кавказдагы хәлдән чыгып, Президент төбәкләрдә, һичшиксез, һәр эш-гамәл өчен зур җаваплылык тоючы җитәкче булырга тиешлегенә басым ясады.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Әлбәттә, 2010 елга төп документтагы һәр гамәл илне арытаба үстерүгә, яңа үсеш баскычына чыгаруга юнәлтелгән. Шул ук вакытта Юлламада билгеләнгән бурычларның тиешле дәрәҗәдә үтәлеше дәүләт власте органнары белән халыкның һәрьяклы берлектәге хезмәттәшлеген таләп итә. Бу юнәлештә Юлламада аерып басым ясалмаса да, Президент тарафыннан билгеләнгән бурыч-максатлар киң җәмәгатьчелектә аңлау һәм яклау табар дияргә кирәк. Һәрхәлдә, яңа Русияне төзү буенча мөһим максатларга власть һәм халык бер йодрык булып бердәм аңлашып эшләгәндә генә ирешергә мөмкин.

Илдар Фазлетдинов.

__________________________

Люция Гомәрова,
Башкортстан Республикасының Конституцион Суды рәисе:
— Бүгенге Русиянең якын киләчәктә дөнья державасы статусына ирешүе икътисад чимал юнәлешеннән инновацияле үсешкә күчкән очракта, анда дәүләт катнашлыгы оптимальләштерелгәндә, җәмгыятьнең барлык тармакларында дәүләт-хосусый партнерлыгы киңәйтелгәндә, социаль иминлеккә ирешкәндә мөмкин.
Илне модернизацияләү стратегиясен гамәлгә ашыруның хокукый механизмы гамәлдәге гражданнар, салым, бюджет, инвестицион законнарга системалы үзгәрешләр кертүне үз эченә ала. Русия Федерациясе Президентының конституцион положениеләрне гамәлгә ашыру, вәкаләтле демократия органнарын формалаштырганда сәяси күптөрлелек һәм күп партиялелек, коррупцияне тамырдан бетерү, судлар эшчәнлеге турында ачык мәгълүмат бирү, гадел суд тикшерүенә өстәмә гарантияләр булдыру нәтиҗәсендә халыкның властьның эш-гамәлләренә ышанычын кайтару турындагы тәкъдимнәре хуплауга лаек.
Президентның “Русия, алга!” мәкаләсенә халыктан килгән кайтавазларның 17 проценттан артыгы хокук, суд системасы эшчәнлеге һәм коррупциягә бәйле мәсьәләләрне үз эченә ала. Гомум юрисдикциядәге судларда апелляция инстанциясе кертү турындагы тәкъдим һәм судьяларны дисциплинар җаваплылыкка тарттыруның яңа тәртибе, һичшиксез, хокук тәртибенең тотрыклылыгына, хөкем чыгару эшчәнлегенең сыйфатына тәэсир итәчәк, Русиянең суд мөстәкыйльлеген тергезәчәк һәм кеше хокуклары буенча Европа судына дәгъвалар агымын кыскартачак.

Айрат Шаммазов,
Башкортстан Фәннәр академиясе президенты:
— Русия алдына яңа, ирекле, көчле һәм, иң мөһиме, югары технологияле ил булу стратегик бурычы куелды. Федераль җыелышка Юлламасында Русия Президенты Дмитрий Медведев илне икътисади модернизацияләүнең стратегик юнәлешләрен билгеләде. Безнеңчә, өр-яңа медицина, энергетика һәм мәгълүмат технологияләре булдыру, космик һәм телекоммуникация системаларын үстерү, шулай ук энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү юнәлешләре булырга тиеш алар. Барлык үзгәрешләрнең нигезе — фән һәм инновация технологияләре, мәгариф һәм халыкның сәламәтлеге. Русия Президенты куйган максатларга ирешү өчен безнең һәрберебезгә гомумдәүләт мәнфәгатьләрен аңларга һәм иң элек үзебездән — интеллектуаль, һөнәри, рухи үсештән һәм сәламәт яшәү рәвешеннән башларга кирәк.

Ринат Сәгыйтов,
Дәүләт Думасы депутаты:
— Президент игътибарга алган мөһим мәсьәләләрнең берсе — гаиләне һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау. Дмитрий Медведевның моны өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп билгеләве бик мөһим. Шуны әйтергә кирәк, илебездә демографик хәл шундый, халык сәламәтлеге мәсьәләсе чыннан да җентекле игътибар һәм ашыгыч хәл итүне таләп итә.
Мин шулай ук Дмитрий Медведевның ашыгыч рәвештә мәктәпләрне модернизацияләү кирәклеге турындагы фикере белән килешәм. Аларның күпчелеге, кызганычка каршы, бүген бик начар хәлдә. Күпләр моны аңлый һәм ата-аналар ремонт өчен акча кертә. Әмма мәсьәләне мондый юл белән хәл итү дөрес түгел. Бу максатка акча махсус бүленергә тиеш. мәктәпләрне барлык кирәк-ярак белән тәэмин итү зарурлыгын күз уңында тотып, Дәүләт думасы утырышында бюджетка үзгәрешләр кертү мәсьәләсен күтәрәбез. Бу бик мөһим, илебезнең киләчәге яшьләрнең бүген нинди тәрбия алуына турыдан-туры бәйле.
Президентның торак мәсьәләләрен хәл итүгә омтылышын да хуплыйм. Дмитрий Медведевның хәрбиләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә басым ясавы аеруча шатландыра. Авырлыкларга карамастан, дәүләтнең Ватанны саклаучы кешеләр алдында үз бурыч-йөкләмәсен үтәргә тырышуы мөһим.
Президент Дәүләт думасына турыдан-туры кагылучы мәсьәләләрне дә күтәрде. Бу — законнарга үзгәрешләр кертү кирәклеге. Салымнарны түбәнәйтү мәсьәләсе дә көнүзәк.
Юлламада Президент тарафыннан Русия Хөкүмәте һәм ил алдына куелган барлык бурычлар да үтәлергә тиеш дип исәплим. Һәм моның шулай булачагына ышанам.

Фирдәвес Хисаметдинова, Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих,
тел һәм әдәбият институты директоры, филология фәннәре докторы:
— Президентның фәнгә һәм технологияләргә ярдәм күрсәтүдә грантлар бирү мәсьәләсен күтәреп чыгуы бик шатлыклы. Бу — фәнне үстерүнең перспектив юнәлеше. Мәсәлән, грантлар безнең институтка яңа архив, археологик, археографик, этнографик, фольклор һәм диалект материалларын әйләнешкә кертергә булышлык итүче фәнни экпедицияләр, командировкалар оештырырга, гуманитар өлкәдә дөнья әһәмиятендәге ачышлар ясарга мөмкинлек бирде.
Юлламада аерым бүлек мәгарифкә багышлана. Мәгарифтән башка фән дә юк, җәмгыять куйган бурычларны гамәлгә ашырып булмый. Дмитрий Медведев: “Куелган бурычларны тормышка ашыруны мәктәптә яңа шәхес тәрбияләүдән башларга кирәк”, — дип бик дөрес әйтә. Миңа аның акыл эшчәнлегенә, спорт чараларына бай булган, балаларның шәхси үзенчәлекләрен, бала турында заманча гыйльми белемне игътибарга алган яңа мәктәп турындагы положениеләре күңелемә хуш килде.
Юлламада мәдәниятне үстерү турындагы юлларны канәгатьлек белән укып чыктым. Мәдәниятне үстерү өчен куәтле инфраструктура булдыру кирәклеген Президент дөрес билгели. Русиянең кече шәһәрләренә һәм авылларына мәгълүмати технологияләрне кертү күптән хәл ителергә тиеш мәсьәлә.
Юлламада башка өстенлекләр дә ассызыкланды. Без мәдәниятнең бердәм киңлеген аның барлык төрлелеге белән сакларга, Русия халыкларының бай милли традицияләрен үстерергә, шул ук вакытта илебез бердәмлегенең һәм милләтара аралашуның нигезе булып торган урыс теле укыту программасын камилләштерергә бурычлыбыз. Русиянең төп халкының 50 проценты (милли республикаларда 30 процентка кадәр) туган телен белмәгән чорда туган телләрдә укытуны камилләштерү дә көнүзәк булып кала.
Читайте нас: