+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 ноябрь 2009, 02:00

Җитеш тормышта яшим дисәң

Ирина Кузьмина районда үткәрелгән бәйрәмнән күтәренке кәеф белән кайтты. Анда алдынгы механизаторлар һәм терлекчеләр белән бергә сөтне күп тапшырган авыл эшчәннәрен дә сәхнә түренә чыгарып котладылар. Ирина Ивановнага да район хакимиятенең мактау грамотасын һәм акчалата премия тапшырдылар.


Ишле мал асраучы Кузьминнар быел дәүләткә 8 тонна сөт саткан.
— Бик тә тырыш гаилә, аларны башкаларга үрнәк итеп куябыз. Берсеннән-берсе сөйкемле өч бала үстерәләр. Шушы сөт акчасына дөньяларын бөтәйтәләр. Үз көчләре белән яңа иркен йорт салып керделәр, — диде Суккул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гөлфия Маннанова.
Әйе, ишле гаилә нигездә шәхси хуҗалыкларыннан кергән табыш исәбенә яши. Ирина белән Николай икесе дә байтак еллар инде “Суккул” кооперативының сөтчелек фермасында эшлиләр.
— Үзебезнең ихатада да малны күп асрыйбыз, — ди Ирина. — Бүген абзардагы сыер маллары гына 10 баш. Мин биш сыер савам. Хәзерләүчеләр куйган хаклар түбәнрәк булса да, әлеге көндә сөт сату безнең өчен отышлы. Җәйге муллык чорында көн саен 85-90 литр сөт тапшырабыз. Аена 15 мең сум акча кереп тора. Кышкы айларда да 8 мең сумнан калмыйбыз. Шулай ук һәр елны берничә баш яшь малны сугымга симертеп сатабыз.
Авыл Советында сөтне күп тапшыручы уңган хуҗабикәләрдән Гөлгенә Чулпанова, Валентина Спиридонова, Рәйфә Даутова һәм башкаларны мактап телгә алдылар.
Суккул муниципаль берәмлегендә халыктан сөт сатып алу яхшы оештырылган. Авыл эшкуарлары Бәләбәй комбинаты белән ел башында ук килешү төзиләр. Шуңа җыелган продукция эшкәртүче предприятиегә вакытында озатыла, халык та аена ике тапкыр акчасын ала.
— Безнең уңган сөт җыючыбыз Борис Никитин берничә авылны хезмәтләндерә, — ди хакимият башлыгы. — Иртән иртүк махсус “ГАЗель” автомашинасы белән бер авылның башына килеп туктый. Сәгать 10нарга сөтне җыеп та бетерә. Бәләкәй авылларны да читтә калдырмыйбыз. Шуңа быел сөт тә былтыргыдан күбрәк җыелды.
Суккул авылында без тагын бер уңган гаилә белән таныштык. Йорт хуҗасы Саим Миңнегулов элек колхозда механик булып эшләгән. Соңгы елларда үз көчен һәм тырышлыгын шәхси хуҗалыгын үстерүгә сала. Ә Саимның тормыш иптәше Сәлимә ханым 34 ел инде мәктәптә математика укыта. Хаклы ялга чыкса да, быел аны тагын эшкә чакырганнар. Тик авылда түгел, ә күрше Бәләбәй районының Байморза урта мәктәбенә йөреп эшли.
— Үземнең дә мәктәптән аерыласым килми иде, — ди хуҗабикә. — Ләкин эш хакы гаилә бюджеты өчен өстәмә акча гына. Соңгы елларда шәхси хуҗалыгыбызны киңәйттек. Хәзер сыер малларын
8 башка җиткердек. Савым сыерларым ике баш. Үзебездән арткан сөтне дәүләткә сатабыз. Җәен көн саен 20-21 литр тапшырдым. Былтыр Бишбүләк районыннан симменталь токымлы сыер сатып алдык. Сөтне мул бирә. Ел саен сугымга симертелгән 2-3 баш малны суябыз. Җәй тагын бройлерлар үстерәбез. Балаларга да итен, сөтен, маен биреп торабыз.
Гаилә башлыгы телгә алуынча, хәзер авыл җирендә мал азыгына да бернинди кытлык юк. Печәнне алар үзләре хәзерләп мәшәкатьләнми, ә күмәк хуҗалыктан гына сатып ала. Фуражын да фермерлар үзләре китереп бирә. Ашлыкны ваклап катнашазыкка әйләндерергә Саимның үзенең тегермәне дә бар.
— Җәен саткан бер баш малның акчасы печән һәм фуражны запасы белән кайтарырга җитә, — ди ул. — Шуннан без бәрәңге үстереп сатудан да яхшы гына табыш алабыз. Быел 1,5 тонна сатудан гына да гаилә бюджетына 20 мең сум керде. Без йорт янында чөгендер дә үстерәбез. Былтыр аны заводка тапшырып, бер центнердан артыграк шикәр алган идек. Быел яз коры килгәнлектән, чөгендер чыкмады. Икенче катка мал чөгендере чәчтек һәм ... отылмадык. Әле хуҗалыкта кыш ашатырга җитәрлек азык запасы бар.
Шартлар уңайлы булгач, Суккул муниципаль берәмлегендә маллар саны арта бара. Биредә әлеге көндә шәхси ихаталарда 2100 баш сыер малы, шул исәптән 880 савым сыер асрала. Бу инде ит, сөт җитештерүдә вак товарлыклы хуҗалыкларның алгы планга чыгуы турында бик тә ачык сөйли. Шуңа суккуллыларның халыктан сөт җыю буенча Ярмәкәй районында беренче урынны яулауларына һич тә гаҗәпләнәсе юк.
— Быел да сынатмаска, ирешелгәннән чигенмәскә омтылабыз, — ди Гөлфия Сабирҗан кызы. — Узган 10 айда халыктан 5833 центнер сөт җыелды. Шуның өчен генә дә авыл кешеләренә 4 миллион 302 мең сум акча алып кайтып таратылды. Өстәвенә, һәр гаилә ел саен кимендә 1-2 баш мал суеп сата. Әле шәхси хуҗалыкларда дуңгызлар — 1365, сарыклар 3442 башка җитте. Шәхси сектор халыкны эш белән тәэмин итеп кенә калмый, ә авылда яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен тиешле шартларын да тудыра. Әгәр авыл кешесенә сөт сатудан аена 10 мең сум акча керә икән, бу инде шәһәрдәге 20 мең сум эш хакына тиң. Чөнки крестьянның өстәлендәге бөтен продукциясе диярлек аның үзенеке. Шуның өчен дә Кузьминнар, Даутовлар, Миңнегуловлар кебек авыл гаиләләренең тормышлары да матур. Хәзер безнең элекке авылдашлар һәм яшьләр дә җиргә тартыла. Суккулда бүген буш ихаталар калмады. Нык искергән, авылның котын җибәрүче 48 өйне сүттек. Ул участокларны яшьләргә бирәбез, алар авылда дөнья көтәргә теләп үз нигезләрен коралар. Социаль программалар кысаларында йорт күтәрүчеләргә дәүләттән финанс ярдәме дә күрсәтелә.
Ярмәкәй районында быел халыктан 44909 центнер сөт сатып алынган, бу былтыргыга караганда 4296 центнерга күбрәк. Моннан гына да авыл кешеләренең гаилә бюджетына 33 миллион 419 мең сум акча кергән.
Читайте нас: