+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2009, 02:00

Яңа закон киң мөмкинлекләр бирә

Бу көннәрдә Чалмалы авыл хакимияте башлыгы Айрат Сәлимгәрәев райондагы коллегаларының һәм дусларының җылы котлауларын кабул итте. “Сез эшегездәге уңышлар белән төбәкнең данын күтәрәсез, башкаларга да яхшы үрнәк күрсәтәсез,” — диделәр аңа.Безнең республикада ел саен “Башкортстан муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе тарафыннан конкурс уздырыла, анда яңа шартларда уңышлы эшләүче җирле үзидарә органнары билгеләнә. Быелгы бәйгедә катнашу чалмалылыларга зур танылу китерде. Алар конкурсның “Иң яхшы авыл биләмәсе” номинациясендә өченче урын яулап, ассоциациянең дипломы һәм 15 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.


Соңгы елларда Чалмалыда урындагы үзидарәне реформалаштыру, 131нче Федераль законны гамәлгә ашыру буенча кыю гына адымнар ясадылар.
— Бүгенге көндә без — Шаран районында үз керемнәре исәбенә яшәүче, ягъни югарыдан дотация алмаучы бердәнбер муниципаль берәмлек, — ди Айрат Мәгъдәнур улы. — Эш тәҗрибәбездән чыгып, 131нче Федераль закон чалмалылыларның тормышын яхшыртуга сизелерлек өлеш кертте, дип әйтә алам. Чөнки урыннарда киң вәкаләтләр белән бергә финанс ягыннан да зур үзаллылык алдык. Безнең бюджет гамәлдәге чыгымнарны тулысынча каплый. Хәтта ирекле акчабыз барлыкка килде. Без аны “күчмә фонд” дип йөртәбез. Узган елның бюджетында үз керемнәребезне 2,8 миллион сум күләмендә җыю каралган иде. Аның үтәлеше 5 миллион сумнан артып китте. Бюджетта акча булгач, безгә инде закон тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру да җиңелрәк.
Әйе, финанс-икътисади базасы ныклы булгач, Чалмалы муниципаль берәмлегендә яңа шартларда үзләрен яхшы тоялар. Законда каралганча, хәзерге көндә җирле казнада физик берәмлекләрнең кеременә салымның 10 проценты калдырыла. Күп түгел сыман. Әмма салымның шул төре урындагы бюджетны формалаштыруда төп рольне уйный.
— Менә быел 9 айда керемнәребезнең иң зур өлеше, ягъни 1 миллион 553 мең сумы шушы салымнан керде, — ди хакимият башлыгы. — Безнең биләмәдә берничә эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе бар. Магистраль газүткәргечләрнең Шаран линия производство идарәсе бездә урнашкан. Анда эшләүче халыкның хезмәт хакы да яхшы. Яңа законга ярашлы, физик берәмлекләрнең кеременә салымны предприятие безгә түли. Дөрес, икътисади кризис газчыларның эш нәтиҗәләренә дә кире йогынты ясады. Ә авыл җитештерүчеләре арасыннан “Чалмалы” кооперативы базасында төзелгән “Агро-Марс” җәмгыяте яхшы уңышларга ирешә. Ел коры килүгә карамастан, алар 20 мең центнердан артык ашлык җыеп алды. Сөт саву буенча 3300 килограмм чиген узып киттеләр. Хәзерге көндә “Агро-Марс”та җитештерүнең күп тармаклары рентабельле. Елның 9 аенда продукция сатудан алар 1 миллион 50 мең сум саф табыш алды.
Муниципаль берәмлекнең финанс эшчәнлеге белән танышканда шуны игътибарга алдык: әгәр 2006 елда бюджетка аренда түләве 60 мең сум булса, хәзер ул 378 мең сумга җиткән. Бу инде авыл биләмәсендә фермерлык хәрәкәтенең һәм кече эшкуарлыкның яхшы үсеш алуына ишарәли. Җир мәйданы 8540 гектар тәшкил иткән муниципаль берәмлектә бүген 20 крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы эшләп килә. Авыл җитештерүчеләре, гадәттә, җир участокларын аренда шартларында файдалана. Күпләре Туймазы фермерлары үрнәгендә ябык грунтта яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Теплицаларның гомум мәйданы монда 15 гектарга җитә. Бу җәһәттән Шаранда беркем дә чалмалылыларга тиңләшә алмый. “Калина”, “Миләш”, “Эльмир” крестьян-фермер хуҗалыкларының уңышлары районнан читтә дә киң билгеле. Быел ябык грунтта гына 4300 центнер яшелчә үстерелгән.
— Язын һәм җәен теплицаларда күп халык эшли. Безнең өчен авыл эшкуарларының җирле казнага салымны тулы күләмдә һәм вакытында түләве мөһим, — ди Айрат Сәлимгәрәев. — Авыл биләмәсенең социаль-икътисади инфраструктурасын үстерүгә юнәлтелгән программа кабул иткән идек. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, кече бизнес субъектлары белән үзара хезмәттәшлек һәм берлектәге эшчәнлек турында килешүләр төзедек. Урындагы бюджетка салымнар күбрәк түләнсен, эш хакы “күләгәдә” калмасын өчен хәзер эшкуарларның барлык хезмәт килешүләрен хакимияттә теркәп барабыз. Күчемсез милеккә ия булу хокукларына теркәү кәгазьләрен алуларына да ныклы исәп куелганын безнең гражданнар яхшы белә.
Чалмалыда шәхси хуҗалыкларда продукция җитештерүне арттыру өчен дә яхшы шартлар тудырылган. Бүген ихаталарда гына 1500 башка якын мал, шул исәптән 555 сыер асрала. Ике-өч һәм аннан да күбрәк сыер тотучы хуҗалыклар 208гә җитә. Печәнлек итеп файдалану өчен авыл Советы фондыннан халыкка 380 гектар җир бүлеп бирелгән. Шәхси сектордан сөт җыю буенча муниципаль берәмлек байтак еллар инде районда алдынгы урыннарны алып килә. Быел халыктан 6650 центнер сөт сатып алынган, бу инде һәр сыердан 1200 килограмм дигән сүз. Бу төр продукция хәзерләүдән генә дә авыл кешеләренең гаилә бюджетына 4 миллион сум акча кергән. Моннан тыш, шәхси хуҗалыклар 6 миллион сумлык ит саткан.
Муниципаль берәмлекнең авыл икътисадын үстерүдәге уңышларын тагын шуннан күрергә була. Быел районга шәхси хуҗалыклар өчен льготалы шартларда дүрт “МТЗ-82” тракторы кайтарылса, шуның икесе чалмалылыларга эләккән. Без шундый трактор хуҗаларының берсе, авыл Советы депутаты Мөнирҗан Хуҗин гаиләсендә булдык. Булдыклы егет инде дистә ел җирдә үзаллы хуҗалык итә. Ишле мал асрый, базарда ит, сөт сата. Хуҗалыгында елкы малын да үрчетә. Ике гектар җирендә печәнгә күпьеллык үлән үстерә. Авыл эшкуары умартачылык белән дә шөгыльләнә. Узган сезонда 1,5 тонна бал саткан.
— Быел лизинг буенча яңа трактор алып сөендем. Күптән бу хакта хыяллана идем, — ди ул. — Техника хакының 60 процентын хөкүмәт каплый. Биш елда безгә 350 мең сум түлисе генә кала. Квартал саен 11 мең сум кертеп барам. Хәзер эшчәнлегемне киңәйттем, мәйданы өч гектар булган буаны арендага алдым. Анда балык үрчетә башладым.
Инфраструктурасы яхшы үсешкән Чалмалыда финанс-кредит мөнәсәбәтләре дә ныклы тамыр җибәргән. Шуны телгә алу да җитә: “Агросәнәгать комплексын үстерү” проекты кысаларында 25 шәхси хуҗалык 10 миллион сум кредит алган. Бу акчага алар токымлы мал, яңа техника сатып алган. Бүген монда шәхси ихаталарда 25 трактор, 29 йөк автомашинасы бар.
Без авыл хакимиятендә булганда җирле казнадагы үз керемнәрен ничек файдаланулары белән дә кызыксындык.
— Планнан тыш тупланган керемнәрне авылларны төзекләндерүгә, юлларны ремонтлауга, урамнарны яктыртуга, көнкүреш калдыклары өчен полигон төзүгә һәм башка шундый эшләргә тотынабыз, — ди урындагы үзидарә органы җитәкчесе. — Хәзер бездә бөтен урамнар да яктыртыла. Быел үзебезнең бюджеттан авылларны төзекләндерүгә 2 миллион сумга якын акча бүлдек. Чалмалыда яу кырында ятып калган батыр якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү өчен мемориаль комплекс төзедек, шушы изге эшкә казнадан 270 мең сум акча тотындык. Безнең авыллардан фронтка 509 кеше киткән, аларның 364е туган ягына әйләнеп кайта алмады. Без якташыбыз, Советлар Союзы Герое Зәйнулла Мөстәкыймов белән хаклы горурланабыз. Ил азатлыгы өчен гомерен биргән батыр сугышчыны халык онытмый. Ямадыбашта мемориаль комплекс берничә ел элек үк ачылган иде. Анда геройның бюсты куелган, мәрмәр плитәләргә яугирләрнең исемнәре уеп язылган. Быел Дүрмәндә Бөек Җиңү солдатлары хөрмәтенә һәйкәл ачылды, аны үз акчасына шул авылдан чыккан эшкуар Мөсәгыйть Нәбиуллин төзетте.
Әле муниципаль берәмлектә алдагы елның бюджетын формалаштыру буенча эш башланган. Әлбәттә, чыгымнарның нәтиҗәлелеген күтәрү, заман үзе таләп иткәнчә, мәгариф учреждениеләре челтәрен оптимальләштерү мәсьәләләре урындагы хакимиятне дә борчый. Әлеге көндә Чалмалы авылы биләмәсендә ике урта, бер башлангыч мәктәп, өч балалар бакчасы эшли. Тик соңгы елларда монда да укучы балаларның саны сизелерлек кимегән. Шул сәбәпле авыл Советында мәгариф учреждениеләрен тотуга чыгымнарны киметү юлларын эзлиләр. Дүрмәндәге башлангыч белем бирү йорты Чалмалы урта мәктәбенең филиалына әйләнгән. Хәзер инде “Ромашка” балалар бакчасын мәктәпкә кушу мәсьәләсе көн үзәгенә килеп баскан. Дөресрәге, алдагы елда ике учреждение бер кыек астында урнашачак, әлеге балалар бакчасының бинасы бушатылачак.
— Яңа закон муниципаль властьларны да, җирле үзидарә органнарын да бюджетны сакчыл тотынырга өйрәтә, — Айрат Мәгъдәнур улы. — Кризиска карамастан, безнең Чалмалының икътисади сулышы яхшы. Шулай булгач, урындагы бюджетка да акча кереп торачак. Муниципаль берәмлекнең финанс-икътисади базасын ныгыту иңебезгә йөкләтелгән вәкаләтләрне безгә киләчәктә дә уңышлы гамәлгә ашыру мөмкинлеген бирәчәк.
Читайте нас: