+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2009, 02:00

Иҗат эшкә көч бирә

1 декабрьдә Октябрьский шәһәрендә “Яшь гаилә-2009” республика конкурсының йомгаклау туры узды. Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министрлыгы оештырган бу күркәм чара җәмгыятебездә гаилә статусын күтәрү, республикада яшәүче халыкларның милли-мәдәни традицияләрен тарату һәм үстерү максатын куя. Конкурсның финалында Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский шәһәрләреннән, шулай ук Дуван, Учалы, Чакмагыш һәм Куергазы районнарыннан килгән 7 пар катнашты.


Тамашачылар һәм жюри әгъзалары Уфадан Рәзилә һәм Руслан Шәйхетдиновларның чыгышын аеруча җылы кабул итте. Үзләре кебек сәләтле ике ул үстерүче бу яшь гаиләгә карап сокланмау мөмкин түгел. Руслан башкаланың Октябрь районындагы федераль миграция хезмәте идарәсе җитәкчесе булып эшли. Рәзилә “Башкортстан” телерадиокомпаниясенең “Тамыр” студиясендә “Байтус” тапшырулары мөхәррире. Иҗат ялкыны һәм күңелләрендә йөрткән җыр-моң аларның аерылгысыз юлдашы. Рәзилә шигърият белән мавыга. Руслан исә көйләр яза, яшьләр арасында популяр “Любизар” төркемендә җырлый. Уллары Батырхан “Тамыр” студиясенә йөри. Яхшы тәрбия алган малай каратэ секциясендә шөгыльләнә.
Шунысы игътибарга лаек, иҗат белән янып яшәүче Шәйхетдиновлар үз халкының, нәселенең тарихы белән тирәнтен кызыксына. Рәзилә үз шәҗәрәләрен егерме буынга кадәр белә. Ә Руслан әлегә үз тамырларының тугыз буынын өйрәнгән.
“Яшь гаилә-2009” конкурсында Октябрьский шәһәре данын яклап Светлана һәм Илдар Хөсәеновлар чыгыш ясады. Алар икесе дә медицина хезмәткәрләре. Күркәм гаилә бәйгедә лаеклы чыгыш ясады. Хөсәеновлар бәләкәйдән музыкадан, спорттан аерылганнары юк. Үзешчән сәнгать белән мавыгулары хәзер инде уллары Моратка күчкән.
Чакмагыш районыннан килгән Галиевлар да тамашачыларның олы сөюен яулады. Бу бәйге чынлап та аларның сәләтләрен ачуга булышлык иткәндер. Борис эчке эшләр бүлеге хезмәткәре. Ул буш вакытларында рәсем төшерергә ярата. Ә Гүзәлия Чакмагыштагы балалар иҗаты үзәгендә эшли, ул үзенең иҗади офыкларын киңәйтеп, кием дизайны белән дә шөгыльләнә. Авыл модельеры конкурска үзенең иҗади эшләрен — милли үзенчәлекләр белән тегелгән кием өлгеләрен алып килгән иде.
— Кызым Розалияга — 6, улым Эмильгә 2 яшь. Сәхнәдә балалар белән бергә чыгыш ясадык, — ди Гүзәлия. — Конкурс безгә ошады, анда катнашу күңелләребездә якты тәэссоратлар калдырды.
Учалы районыннан Исхаковлар гаиләсе финалда үзләренең башкару осталыгы белән барысын да таң калдырды. Илшат белән Айгөл икесе дә Учалы филармониясенең талантлы яшь артистлары. Үзләренең иҗатында алар башкорт халкының фольклор традицияләренә дә мөрәҗәгать итә. Уллары Айдар әле укырга төшмәгән, әмма ул да әти-әнисенең юлыннан китмәкче. Сәләтле бала музыка мәктәбенә йөри башлаган.
Йомгаклау концертында катнашкан һәр гаилә тамашачыларны үзенчәлекле чыгышы белән сөендерде. Аларның һәркайсысы финалга үзләренең альбомнарын, бәйләп, чигеп эшләнгән төрле әйберләрен, үзләре пешергән тәм-том да алып килгән иде. Куергазыдан Юлия һәм Сергей Король әзерләп китергән “Урыс өе” күргәзмәсе күпләрнең игътибарын җәлеп иткәндер.
Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры урынбасары Салават Сәгыйтов конкурста катнашучыларны җылы тәбрикләде.
— Яшь гаилә турында хәстәрлек хөкүмәтнең игътибар үзәгендә кала килә. Шушы күркәм чара бездә 11 ел рәттән үткәрелә, — диде ул. — 2003 елда республикада яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча махсус программа кабул ителгән иде. Дәүләтнең финанс ярдәме белән күпләр үзләренең торак шартларын яхшыртуга иреште. Шунысы тагын куанычлы, торак субсидиясе алучылар арасында бүгенге конкурсның финалында катнашкан гаиләләр дә бар. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов билгеләвенчә, кешеләрнең, яшь гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту дәүләт власте органнарының эшчәнлегендә һәрчак алгы планга куелырга тиеш.
Гала-концертта финалга чыккан гаиләләр белән бергә Октябрьский шәһәренең үзешчән сәнгать осталары да чыгыш ясады. Башкортстанның атказанган артисты, Ш. Бабич исемендәге премия лауреаты Алмас Гафаров тамашачыларга үзенең җыр-моңын бүләк итте.
Менә бәйгедә катнашучылар сәхнә түренә чакырыла. Өченче дәрәҗә дипломга Куергазы районыннан Юлия һәм Сергей Король, Дуван районыннан Алена һәм Алексей Семеновлар, Чакмагыш районыннан Гүзәлия һәм Борис Галиевлар лаек булды. Стәрлетамактан Анна һәм Рөстәм Әхмәровлар, Уфадан Рәзилә һәм Руслан Шәйхетдиновлар икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Октябрьский шәһәреннән Светлана һәм Илдар Хөсәеновлар, Учалыдан Айгөл һәм Илшат Исхаковлар беренче урынны яулады, ике яшь гаилә дә конкурсның җиңүчесе дип танылды. Бәйгенең йомгаклау турында катнашкан барлык гаиләләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Читайте нас: