+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2009, 02:00

Иң яхшы шәҗәрә — Бикмәтовларныкы

Шәҗәрәләрне өйрәнү һәм төзү республика халкы, шул исәптән яшьләр арасында да елдан-ел киң тарала бара. Шәҗәрә бәйрәмнәре Башкортстан районнарында гөрләп үтә. Бу җәһәттән М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында “Минем шәҗәрәм” темасына йомгаклау семинары уздырылды һәм “Иң яхшы шәҗәрә төзү” республика конкурсына йомгак ясалды.


Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты оештырган чарага билгеле галимнәр, тарихны өйрәнүчеләр, архив, китапханә хезмәткәрләре, “Иң яхшы шәҗәрә төзү” республика конкурсында катнашучылар җыелды.
Тарих фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университеты доценты Ирәндек Байназаров шәҗәрәләрнең тарихы, төрләре, структуралары хакында бәян итте. Ул кайбер шәҗәрәләрнең тарихи дөреслеккә тап килмәвенә борчылу белдерде. Тарих белгече нәсел җепләрен барлауның туган якка сөю, өлкән буынга ихтирам тәрбияләүдә мөһим роль уйнавын сызык өстенә алды.
Эксперт комиссиясе рәисе, филология фәннәре кандидаты Миңнегали Нәзергулов чыгышында шәҗәрәләрнең төрле атамаларын мисалга китерде, аларның таблица, схемалар формасында ясалуын, абруйлы кешеләр — аксакаллар тарафыннан гына төзелгәнлеген билгеләде.
Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Кадим Аралбай нәсел җепләрен барлаганда тарихи фактларга таяну мөһимлеген, шәҗәрәләр турында байтак китаплар чыгарылуын белдерде һәм чыгышын үзе иҗат иткән “Шәҗәрә” шигыре белән тәмамлады.
Семинарда шулай ук архив, китапханә хезмәткәрләре чыгыш ясады. Алар шәҗәрәләрне өйрәнү һәм төзү буенча кызыклы һәм файдалы мәгълүмат китерде.
Арытаба “Иң яхшы шәҗәрә төзү” конкурсына йомгак ясалды. Республика халык иҗаты үзәгенең баш белгече Гөлгенә Баймурзина әйтүенчә, конкурска 172 эш тәкъдим ителгән. Бәйгедә республикада яшәүче төрле милләт халыкларның катнашуы куанычлы. Һәр эштә катнашучының осталыгы, иҗади фикерләве, тырышлыгы, маһирлыгы ярылып ята.
Конкурста җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнде.
“Шәҗәрәне җентекле итеп өйрәнгән өчен” номинациясендә Баймак районыннан Бикмәтовлар җиңеп чыкты. Агалы-энеле Мират, Ирек һәм Рәүф Бикмәтовлар тамырлары Чиләбе өлкәсе Коншак районына барып тоташкан нәселенең өч меңнән артык вәкиленең исемлеген төзи. Алар тырышлыгы белән басылган “Служивые отечества” дигән китапта тарихи фактларга таянып, Бикмәтовларның 1625 елдан алып бүгенгә кадәр буын вәкилләреннән тупланган шәҗәрәсе бирелгән.
“Иң тирән тамырлы шәҗәрә өчен” номинациясендә беренче урын Авыргазы районы Морадым авылыннан бер төркем кешегә бирелде. “Шәҗәрәне өйрәнүдә һәм төзүдә фәнни табыш өчен” номинациясендә — Авыргазы районыннан Мәгасүм Ягафәров һәм Мөдәрис Сафин, “Шәҗәрәнең үзенчәлекле һәм иҗади бизәлеше өчен” номинациясендә Дуван районыннан Алексей Осипов җиңү яулады. “Шәҗәрә төзүдә гаилә истәлекләрен файдалану” номинациясендә Әбҗәлил районыннан Алия Ниязова һәм Ильмира Мирхәйдәрова, Уфа шәһәреннән Мәхмүдә Хәмитова дипломант исеменә лаек булды. Конкурсны оештыручылар һәр номинациядә икенче һәм өченче урыннарны һәм тагын да 14 дипломантны билгеләде.
Театр фойесында шәҗәрәләр күргәзмәсе оештырылды.
Читайте нас: