Бүген дә каз асрау авыл кешесенең яраткан шөгыле. Аларның кыйгаклаулары су буйларына ямь, ә ит түшкәләре һәм эчендәге “ деликатеслары” шактый табыш бирә.
Сер түгел, кризис тормыштагы бөтен тармакларның да бәкәленә сукты. Аннан хәтта мәгариф өлкәсе дә зыян күрде. Күп төбәкләрдә уку-укыту кирәк-яраклары алу, мәктәп биналарын, сыйныф бүлмәләрен төзекләндерү өчен акча җитми башлады.
— Ярдәм сорап мәгариф бүлеге мөдире тупсасын таптап туйганнан соң, үзебез акча эшләү мөмкинлеге хакында җитди уйланырга тотындык, — ди Мәчетле районының Әбдрәхим төп гомуми белем бирү мәктәбе мөдире Наил Әхмәтханов. – Мин җитәкләгән коллектив зур түгел, шулай да уйладык-уйладык та, казлар үстерергә булдык. Саклыкта иске мәктәп биналарын саткан берникадәр акча бар иде. Шуңа 80 баш каз бәбкәсе һәм урындагы фермердан 1 тонна бодай сатып алдык. Башта аларны мәктәпнең җылыту казаннары торган бинада карадык. Бәбкәләр үскән арада, мәктәптә эшләп йөрүче ир-егетләр элекке колхозның ташландык фермасының бер өлешен төзекләндердек һәм аларны бераздан иркен һәм коры бинага яба башладык.
Бәбкәләргә азык-ризыкларны тик пешереп кенә ашатырга тырыштык. Мәктәп яны бакчасы зур безнең. Башка елларда кая куярга белмәгән кабак, кишер, бәрәңге, һәм башка тамыразыклар һәм яшелчәләр бик тә кирәкле булып чыкты. Нигездә, казларыбыз шуларны ашап тазарды — симерделәр. Суга да кытлык юк бездә. Мәктәбебез яныннан гына җәйрәп Әй елгасы агып ята.
“Каз каравы мәшәкатьле шөгыль, укучыларыгызга каникул, укытучыларыгызга ял күрсәтмәгәнсез икән?” — диярсез. Һич тә юк. Каз карау мәшәкатьләре аларга төшмәде дә. Ярдәмгә районның мәшгульлек бүлеге килде. Ул авылның эшсезләрен җәмәгать эшләренә җәлеп итү максатында мәктәпкә вакытлыча эшчеләр җибәреп торды. Шулар казларыбызны көтте дә инде. Шуңа карап, беребез дә казларыбызга битараф булмадык. Укыткан балаларыбыз көн саен мәктәпкә килеп аларга булышып һәм казларны санап кына тордылар. Казларның йокламавын барыбыз да беләбез, шуңа төнгә дә азыкны мул итеп калдырдык. Мавыгып һәм намуслы итеп тәрбияләп торучылар булгач, казларыбызның берсе дә югалмады, үлмәде дә.
Быел кыш соң килде. Шуңа каз өмәсен декабрь башында гына үткәрдек. Каз өмәсен зурлап, халкыбыз йоласына туры китереп, бәйрәм дәрәҗәсенә күтәреп уздырдык. Анда бөтен мәктәп, ата-аналар катнашты. Кыз балалар җырлар җырлап, көянтәләргә эленгән симез казларны елгага төшеп чайкадылар.
Гомумән, тырышлыгыбыз бушка китмәде. Казларның һәрберсе дүрт-биш килограмм тартты. Әйткәндәй, каз түшкәләрен сорап районның ерак авылларыннан да килә башладылар инде. Кыйммәткә сатмыйбыз, бер түшкәсен 1 мең сумга биреп җибәрәбез.
Каз ите һәм яшелчә сатудан мәктәп казнасына сиксән мең сумнан артык акча керер дип өметләнәбез. Керемне кая кую мәсьәләсен дә күптән хәл иттек. Уку бүлмәләренең һәрберсен телевизор һәм DVD белән җиһазлаячакбыз. Укучылар видеокамера сорый. Спорт кирәк-яракларын да яңартасы бар. Әлбәттә, шулкадәр табыш булдыруда катнашучыларның укучы, укытучы булуына карамастан, барысына да акчалата дәртләндерүче премияләр таратачакбыз.
Мәктәп мөдире киләсе елда да коллективның күңеленә хуш килгән шөгыль — казлар үстерүне дәвам итү яклы.
— Мәктәп янында крестьян-фермер хуҗалыгы булдырып, дәүләт ярдәмен алып буа төзергә һәм балык үрчетеп тә карарга иде, — ди ул.
Күрәсез, юньчел һәм булдыклы Наил Әхмәтхановның планнары зурдан. Аның башлангычын хуплап һәм гамәлгә ашырырга әзер торучы бу тату коллективка уңышлар телик.