+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2010, 02:00

Башкортстан гөлләр иле

Хәйбулла районында саф татар авыллары булмаса да, Макан, Акъяр, Уфимка авылларында, Бүребай, Подольск поселокларында милләттәшләребез күп яши. Бу якларга юл төшкәч, Миякә, Борай, Дәүләкән, Чакмагыш, Бүздәк, Бишбүләк якларында туган байтак татар килен-кияүләре белән танышырга насыйп булды.Акъяр авылына баргач, урындагы авыл Советы хезмәткәрләре бер үрнәкле гаилә белән таныштырды. Клара һәм Тәлгать Нигъмәтуллиннар 40 елдан артык тату гомер кичерә икән. Зур, матур йортта яши бу гаилә. Икесенең дә күңел җылысы, тырышлыгы чагыла анда.


— Мин Татарстанның Тукай районыннан, — дип сүз башлады Тәлгать Идрис улы. — Туган авылымда тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Баймак авыл хуҗалыгы техникумында белем алдым. Аннары юллама буенча Хәйбулла районының Акъяр авылына эшкә җибәрделәр. Клара белән биредә таныштык һәм гаилә кордык.
Тәлгать абый монда иң элек инженер, аннары байтак еллар юл ремонтлау-төзү, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәләре начальнигы булып эшләп, хаклы ялга чыга.
Ырынбур өлкәсенең Куандык районы Ишан авылында туган Клара апа пенсиягә чыкканчы төрле вазыйфалар башкарган.
— Безнең Ырынбур өлкәсендә татарлар күпләп яши. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Гомер буе башка милләтләр арасында яшәсәк тә, туган телебезне онытмадык, татарча җырлар тыңлыйбыз, китаплар, гәзит-журналлар укыйбыз, башкортча да беләбез, — ди Клара Вакас кызы. — Кеше күпме тел белсә, аның башка милләтләргә, теге яки бу халыкның мәдәниятенә, тарихына игътибары һәм ихтирамы шулкадәр зур, минемчә. Әйтик, Башкортстан мәктәпләрендә ундүрт туган тел укытыла. Бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли түгелмени?!
2010 ел Башкортстанда Республика елы дип игълан ителде. Соңгы егерме елда республиканың башка төбәкләрендәге кебек, Хәйбулла районы да танымаслык булып үзгәргән. Биредә өй туйлаучылар саны елдан-ел арта икән. Төзекләндерү, яшелләндерү буенча да шактый эш башкарылган.
— Районыбызда мондый матур үзгәрешләрне күреп күңел сөенә, — ди Нигъмәтуллиннар.
— Яшьрәк чагыгызда шәһәргә яки туган якларыгызга күчәргә теләгегез булмадымы? — дип кызыксынам.
— Юк, Ходай безне Хәйбулла районында таныштырган, кавыштырган икән, язмышыбызны да шушында бәйләргә булдык. Бәхетебезне бәрәкәтле туфраклы, кунакчыл, тырыш, уңган кешеләре белән дан тоткан, гөлләр иле булган Башкортстанда тапканыбызга Ходайга чиксез рәхмәтлебез. Яраткан эшебез булды, балалар үстердек. Бәхетле булу өчен тагын ни кирәк?!
Өч бала тәрбияләп үстергән Нигъмәтуллиннар. Ике уллары гаиләләре белән Акъярда яши, кызлары — Ямал-Ненец автономияле округында.
Бакча үстерергә бик һәвәс бу гаилә.
— Тормышыбыз җитеш. Иң мөһиме — сәламәтлек кирәк, — диләр Акъярдагы милләттәшләребез. — Бу дөньяга кунак булып кына килгәнбез. Тормыш авырлыкларына сылтанып, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне дә онытмасак иде. Үзебезнең һәм аларның киләчәге, сәламәтлеге хакында кайгыртып яшәсәк иде.
Читайте нас: