Әтисе мәрхүм Габдулла аганың шушы хакта уфтанып сөйләгән сүзләрен Габделәхәт Насретдинов һәрчак исендә тота. Шуңа да ул мәктәптә укыган елларында ук урманчы булырга хыяллана, туган авылын яшелләндерүне максат итеп куя. Урта белем алгач, спортчы егет башта Нуриман районындагы һөнәрчелек училищесында, соңрак Бозаулыктагы урманчылык техникумында махсус белем ала. Мастер булып Яңа Ишлегә кайткач, ярдәмчесе Эдик Газизов белән бергә Миякәбаш урманчылык хуҗалыгында эшли башлый. Тәүге елларда ук якташыбыз үзенең туган җирен яшелләндерү теләге белән янып яши. Тик Яңа Ишлегә яшеллеккә төренү бәхете соңлабрак, ун-унбиш ел көттергәннән соң гына килә.
Урманчы буларак, авыллардагы халык белән берлектә Миякә районының Новый Мир, Олы Кәркәле, Карамалы, Качаган, Бәләкәй Кәркәле авылларын җәен-кышын җаннарны иркәләүче яшел чыршылар, ак күлмәкле каеннар белән бизәп, бу эштә бай тәҗрибә туплаганнан соң, 1996 елда Габделәхәт Яңа Ишленең ялангач тауларын яшелләндерүне алгы планга чыгара. Бу мөбарәк эшкә урманчылык хуҗалыгы, авыл халкы, мәктәп балалары да ихлас кушыла. Гомум тырышлык нәтиҗәсендә ике-өч елда һәр гектарга биш мең төп исәбеннән чыршы үсентеләре әзерләнә. Алты гектар мәйданны киртә белән әйләндереп алу өчен җитәрлек материал туплана. Урман хуҗалыгыннан бер төрәнле махсус трактор алып киләләр. Хәвефле урыннарда тракторчы егетне кабинадан чыгарып, штурвал артына Габделәхәт үзе утыра. Тауның текә урыннарында үсентеләрне кул белән дә чокып утырталар. Техника ярдәмендә утыртылган үсентеләр кибеп китмәсен өчен укучы балалар трактор артыннан җирне тыгызлап бара. Чыршылар утыртылган мәйдан киртәләп алынгач, хезмәт ветераны Мансур ага Лотфуллин үз теләге белән яшь агачларны сакларга, түләүсез каравылчы булырга карар итә. Бу изге гамәлне ул биш ел намус белән башкара. Авыл халкы үзе дә яшь үсентеләргә күз-колак булып тора, мал-туарын ул якка җибәрмәскә тырыша. Бүген исә тәүге чыршыларга 14 яшь! Алар инде яшел урманга әверелеп бара. Соңыннан утыртканнары да күтәрелеп килә. Кыргый хайваннарга, киек кошларга сыеныр урын — әлеге гүзәл яшеллек һәркемнең күңеленә нәзакәтлелек өсти. Биредәге халык аларны “Габделәхәт чыршылары” дип йөртә.
Габделәхәт Насретдинов хәзер хаклы ялда. Хатыны Фәридә Фәрзетдин кызы белән алар биш бала тәрбияләп үстерде. Бүген абзарлары тулы мал-туар, мул тормышта яшиләр. Урман хуҗалыгы ветеранын борчыган нәрсәләр дә байтак. Аларның иң мөһиме — шау-гөр килеп торган матур авылның ташландык хәлгә калуы, лесничество эшчәнлегендәге үзгәрешләр.
— Хәзер безнең зонада урманчы вазыйфаларын Качаган егете Салават Әхмәтшин башкара. Яңа Ишленең тау битләрен арытаба да яшелләндерү буенча элек планда булган мәйданнарда кайчан яшел чыршылар үсә башлар икән? — ди Габделәхәт Насретдинов.