+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 апрель 2010, 03:00

Күргәзмәдә — Җиңү байраклары

Сугышлар байракларның җилдә җилфердәве белән тәмамлана, диләр. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә китергән, данга күмелгән бу кызыл байраклар истәлекле урыннарда кадерләп саклана. Республиканың Хәрби дан музеенда да алар бихисап. Кичә музейда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган Җиңү байраклары күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәгә Башкортстан биләмәләрендә оештырылган һәм Бөек Ватан сугышында хәрби операцияләрдә катнашкан частьлар һәм берләшмәләр байраклары коллекциясе куелган. Алар арасында 1292нче истребитель-танкка каршы артиллерия полкының хәрби байрагы бар. Салават Юлаев исемендәге бу полк 1943 елның июнендә Алкинода оештырыла һәм 1нче Украина фронтының 60нчы армия составында Житомир янында сугышка керә. Бу полк сугышчылары фашистлар басып алган төбәкләрне азат итеп ике мең чакрым юл үтә. Аның 600гә якын яугире орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Суворов һәм Хмельницкий орденлы 214нче Кременчуг-Александрийск укчылар дивизиясе байрагы да данга күмелгән. 214нче укчылар дивизиясе сыйфатында Уфада оешып, 645 торак пунктын азат итүдә катнаша. Дивизиянең 9 мең сугышчысының күкрәген орден һәм медальләр бизи, 9ына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Күргәзмәгә шундый бай тарихлы барлыгы 10 хәрби байрак куелган.
— Алар безнең горурлыгыбыз, символларыбыз һәм тарихи ядкәрләребез. Гаскәр байрагын саклап, аны яу кырыннан исән-имин алып чыгу элек-электән хәрбиләрнең иң изге бурычы саналган. Чөнки байракны югалту хәрби частьның дә юкка чыгуына тиң.
Әлеге күргәзмәне карарга килүчеләр күп булыр, ул бигрәк тә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өчен әһәмияткә ия чара буларак хезмәт итәр, дип уйлыйм, — диде күргәзмәне ачканда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешев.
— Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби частьлар һәм полклар составында хәрби байраклар астында Башкортстаннан 700 меңнән артык яугир катнашты. Байракларда яугирләрнең илгә тугрылыгы, батырлыгы, даны чагылыш тапкан. Шушы байраклар янында ант иткән 322 мең каһарман солдат яу кырларында ятып калган. Күргәзмәне оештыруның төп максаты да алар батырлыгы алдында баш ию һәм яшь буынны шушы рухта тәрбияләү, — диде Хәрби дан музее директоры Илшат Үтәев.
Күргәзмәне ачу тантанасында катнашкан башка чыгыш ясаучыларның чыгышлары да патриотик хисләр белән сугарылган иде.
Күргәзмә экспозициясен тәшкил иткән бу сирәк экспонатлар агымдагы елның башында Үзәк Кораллы Көчләр музееннан кайтартылган һәм 25 майга кадәр биредә сакланачак.
Әлеге күргәзмәне ачуда аны оештыручылар — министрлыклар һәм ведомстволар, оешмалар вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадетлар катнашты.
Читайте нас: