+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2010, 03:00

Җиңүчеләрне Кызыл мәйдан көтә

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек Башкортстанда бәйрәмчә күтәренке рухта үтә. Мәйданнар, һәйкәлләр, обелисклар тәртипкә китерелә, анда чәчәк бәйләмнәре салына. Мәдәният сарайларында, уку йортларында, төрле оешмаларда ветераннар белән очрашулар үткәрелә. Бер төркем ветераннарыбыз Мәскәүдә Җиңү парадында һәм Санкт-Петербург, Волгоград, Курск шәһәрләрендәге тантаналы чараларда катнашачак. Ветераннарны бу тарихи парадка һәм истәлекле сәфәргә олы хөрмәт күрсәтеп озаттылар.

Башкортстан ветераннары делегациясенә исемнәре киң билгеле шәхесләр — генерал-майор Ростислав Имам улы Сибәгатуллин, Сабир Шәяхмәт улы Җиһаншин, Марат Сабит улы Муллагалләмов һәм Владимир Сергеевич Тараторкин кергән.
— Бөек Җиңүне яулау өчен Башкортстан халкы күп көч салды. Һәр өченче танк, һәр бишенче самолет безнең нефтьтән эшләнгән ягулыктан файдаланды. Авыл халкы җитештергән бөтен продукцияне фронтка озатып торды. Бөек Ватан сугышына киткән 700 мең якташыбыздан 300 меңе яу яланнарында ятып калды. 278 Советлар Союзы Герое, Дан орденының 37 тулы кавалеры, орден-медальләргә лаек булган 200 меңнән артык яугиребез булуы якташларыбызның сугыштагы каһарманлыгы турында ачык сөйли, — диде делегация җитәкчесе, күренекле дәүләт эшлеклесе Марат Муллагалләмов озатучылар алдындагы үзенең чыгышында.
— Еллар үткән саен Бөек Җиңүнең әһәмияте арта гына. Ул узган гасырда булган вакыйгаларның иң олысы. Чөнки ул дөньяны фашизмнан азат итте һәм барлык халыкларга тыныч, имин тормыш китерде. Шуңа безнең гомер бушка үтмәгән дип бүген зур горурлык белән әйтә алам, — диде иң матур яшьлек елларын Туган илебез хакына биргән Сабир Җиһаншин.
Сабир Шәяхмәт улы Мәскәүдә Җиңү парадында икенче тапкыр катнашачак. Сугышка ул кырык икенче елда алына. Туган ягы — Учалы районы Мансур авылыннан чыгып киткән егетне Урал пулеметчылар училищесын тәмамларга да бирмичә фронтка җибәрәләр. Ул утлы сугыш елларын 15нче гвардия укчылар дивизиясе составында бронебойщик буларак үтә. 1944 елда каты яралана. Госпитальдән соң янә фронтка китә. Яу кырындагы батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач Сабир Шәяхмәт улы югары белем ала, Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен яклый, мәгариф һәм партия органнарында җаваплы вазыйфалар башкара. 14 ел Мәгариф ми-
нистрлыгына җитәкчелек итә. Тагын 14 ел Башкортстан дәүләт педагогия институтында студентларга белем бирә. Бүгенге көндә ул республика ветераннар оешмасының актив әгъзасы. Ул уку-укыту темаларына 120дән артык мәкалә авторы. Аларның күбесе үзәк басмаларда дөнья күргән. Җиңү парадларына багышланган күләмле мәкаләсе шушы көннәрдә “Агыйдел” журналында чыгачак.
Ветеран яугирләрнең озын юлга чыгу алдыннан кәефләре күтәренке иде. Алда аларны истәлекле вакыйгалар көтә. Хөрмәтле ветераннарыбыз бәйрәм сәфәрләре вакытында хөкүмәт вәкиле һәм махсус тәгаенләнгән табиблар күзәтүе астында булачак.
Читайте нас: