+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2010, 03:00

Яугирләр турында хәтер кадерләп саклана

8 майда Иглин районы Рәсмәкәй авылында истәлекле вакыйга булды. Мәдәният йорты каршында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган тантаналы митингтан соң Бөек Ватан сугышында һәлак булган Рәсмәкәй, Сәмкәс һәм Әмир авыллары яугирләре истәлегенә обелиск ачылды.



— Фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәшүчеләргә, халкыбызны мәңгелек коллыктан коткаручыларга чиксез рәхмәтлебез. Ватан өчен аяусыз сугышка Рәсмәкәй һәм күрше-тирә авыллардан да байтак асыл егетләр киткән. Кызганычка каршы, яу кырыннан һәммәсе дә исән-сау әйләнеп кайтмаган. Канкоешлы алышларда яраланучылар, башларын салучылар да байтак булган. Шуңа күрә яшь буын ветераннарны, ил киләчәге өчен җанын фида кылганнарның рухын хөрмәт итәргә, аларның батырлыклары каршында баш ияргә бурычлы. Биредә төзелгән обелискны ихтирамның бер билгесе дип кабул итегез, — диде чыгышында Майский авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Людмила Ушакова.
Арытаба, бу мөкатдәс эшнең башында торучы отставкадагы подполковник, Әмир авылында дөньяга килгән, 30 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган Тәлгать Әсәдуллин һәйкәлгә капланган япманы ачты. Тимер бетоннан эшләнгән, башында кызыл йолдыз балкыган, диварларына сугышта катнашкан һәм яу кырында ятып калган Рәсмәкәй, Сәмкәс, Әмир авылларының 150 фронтовигы исеме уелып язылган обелиск зәвык белән ясалган. Аңа үтә җаваплы һәм саваплы эшне башкарып чыгарга бертуган энесе Җәүдәт һәм туганы Ирек Сакаев ярдәм иткән. Төзелеш материалларына таләп ителгән акчаны җыюда өч авыл кешеләре, бу якларда туып, әлеге вакытта чит җирләрдә яшәүчеләр дә катнашкан. Архитектор ялларга кирәк булмаган. Гомерен Самара, Ырынбур өлкәләрендә төзелеш гаскәрләрендә үткәргән Тәлгать Әсәдуллин һәйкәлнең сызымын да үзе сызган, салкын ташларга да үзе җан өргән.
Тантанада Рәсмәкәй авылында исән калган бердәнбер сугыш ветераны, 86 яшьлек Әхмәтзәки Сакаев катнашты.
Чара концерт белән тәмамланды.

Читайте нас: