+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2010, 03:00

Алданган халыкны кем яклар? Әлегә исә алар яклаучы эзләп митингларга чыгарга мәҗбүрләр

Уфа шәһәре хакимиятендә “Яшел яр” торак комплексы төзелешендә өлешләтә катнашучыларның һәм инвесторларының инициатив төркеме әгъзалары шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Рәшит Саттаров белән очраштылар. Тәмамланмаган торак төзелеше проблемасына власть вәкилләре игътибарын җәлеп итү максатында Ленин исемендәге мәйданда пикет оештырганнан соң чиновникларның рәсми рәвештә кабул итүенә ирешелде.


Әңгәмә барышында төзелешне тәмамлау һәм 2006 елда ук башланган торак төзелешендә өлешләтә катнашучыларны, комплекска инвестицияләр салучыларны законлы хокуклары белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Инициатив төркем әгъзаларына бу юнәлештә алып барылган эш турында хәбәр ителде, торак төзелешендә өлешләтә катнашучыларның бу проблеманы хәл итүнең иң яхшы юлын билгеләү буенча сорауларына җавап бирелде.
— Очрашу нәтиҗәсендә гражданнар бу проблеманы хәл иткәндә ярдәмләшергә тиешле хокукый консультация алды, — диде шәһәр хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Марат Газизов.
Исегезгә төшерәбез: комплексны төзүче “Геострой” фирмасы җитәкчеләренә карата торак төзелешендә өлешләтә катнашучыларның акчаларын үзләштерү шиге белдерелә. Башкортстан Арбитраж суды фирманы хәлсез дип тапты һәм банкротлык процедурасын игълан итте. Фирма җитәкчеләренең дистәләрчә миллион сум акчаны әрәм-шәрәм итүе буенча җинаять эше кузгатылды.
“Яшел яр” торак комплексы М. Гафури исемендәге парктан ерак түгел мәйданда үсеп чыгарга тиеш иде. Анда күпкатлы йортлар гына түгел, мәктәп, физкультура һәм тау чаңгысы комплексы да каралган.
Төзелеш, архитектура һәм транспорт министрлыгы төзү-челәрнең күпфатирлы йортлар салу буенча бурычларын үтәмәү нәтиҗәсендә зыян күргән төзелештә өлешләтә катнашучылар проблемаларына зур игътибар бүлүне дәвам итә. Ведомствоара комиссиянең үткән утырышында Уфа шәһәренең “сакаллы” төзелешләре буенча мәсьәләләр тикшерелде, алар буенча ведомство конструктив карарлар кабул итәчәк.
“Геострой” җәмгыяте бу күпфатирлы йортларны кешеләрнең һәм оешмаларның акчасын законсыз җәлеп итеп төзи. Министрлык үткәргән тикшерүләрдән соң хокукый мөнәсәбәтләр төзелештә өлешләтә катнашу турында закон таләпләренә ярашлы үткәрелә башлады.
Бүгенге көндә “4” һәм “8” санлы йортларны төзүдә өлешләтә катнашу турында 80 килешү төзелгән. Килешүләрнең тагын бер өлеше заем төрендә кала һәм яңадан килешүләр төзүне таләп итә.
“Геострой” җәмгыятенә карата банкротлык турында эш кузгатылган, күзәтү процедурасы бара. Идарәче вазыйфасын вакытлыча башкаручы үткәргән финанс анализы нәтиҗәләре буенча компаниянең түләүгә сәләтлелеген тергезү һәм конкурслы производствоны ачу мөмкин түгеллеге турында йомгак ясалган.
Шулай ук билгесез кешеләргә карата РФ Җинаять кодексының 160 статьясы буенча җинаять эше ачылган, аның кысаларында торак төзелешендә өлешләтә катнашучыларны җәлеп итүгә һәм аларның акчасын тотынуга кагылышлы документлар тартып алынган. Тикшерү органнары юлламасы буенча Уфа шәһәренең Ленин район суды карары нигезендә “Геострой” җәмгыятенең төзелеп бетмәгән объектларына арест салынган.
Компания җитәкчесенең кредиторлар белән якын арада исәпләшәчәге турында вәгъдәләре фактлар белән расланмый. Агымдагы елның июль-августында Арбитраж суды банкротлык процедурасы мәсьәләсен тагын караячак.
Хәлне тикшергәннән соң комиссия әгъзаларына бу хәлдән чыгу буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушылды. Аерым органнар вәкилләре үз компетенцияләре кысаларында бу проблеманы хәл итү буенча анык мәсьәләләрне тикшерәчәк. Тиешле тәкъдимнәрне кыска вакытта әзерләргә планлаштыралар.
— “Геострой” җәмгыяте акчаларыбызны кайтара алмас, — ди пикетта катнашучы Ильяс Рөстәмов. — Бу хәлдән чыгуның икенче юлы бар — яңа инвесторлар табу. Без инвесторлар эзләү белән мәшгульбез. Шәһәр чиновниклары белән очрашуда торак кооперативы төзергә тәкъдим иттеләр. Безгә бу вариант бармый, чөнки яңадан акча салырга туры киләчәк.
Пикетта катнашучылар мондый чараларны ешрак оештырырга планлаштыра. Алар алданган кешеләрнең гомум җыелышларын атна саен үткәрә. Якын арада проблеманы хәл итү буенча анык чаралар күрелер дип ышаналар.
Читайте нас: