Хуҗа бар гомерен диярлек колхоз белән бәйләгән. Дүрт дистә елдан артык механизатор булып эшләгән. Тынгысыз кеше буларак, ул әле дә иҗтимагый тормыштан аерылырга теләми.
— Көзен шикәр чөгендере уңышын җыйганда эшкә чакырып алалар, — ди хезмәт ветераны. — Төягеч механизмны миңа ышанып тапшыралар. Без бит “өлкән гвардия” кешеләре, эшкә курыкмый тотынабыз. Тормыш иптәшем Рәзәния байтак еллар фермада эшләде, алдынгы савучы булды.
Авыл кешесе пенсия акчасына карап ятарга риза буламы соң? Хаклы ялга чыккач, Шакировлар да шәхси хуҗалыкларын киңәйтүгә тотынган. Иң башта 3 сутый җирдә теплица коралар. Хәзер алар авылдашларын ябык грунтта яшелчә үстерү серләренә өйрәтә.
— Бераз хәлләнә төшкәч, күпләп мал үрчетүгә тотындык, — ди Рәсим Миңнехан улы. — Былтыр дүрт сыер сава идек, быел савым көтүен алты башка җиткердек. Бозаулары белән бүген ихатадагы сыер малы 15 башка җитә. Мин шулай ук үгезләрне сугымга симертү белән дә шөгыльләнәм. Былтыр өч баш суеп саттык. Итен базарга үзебез илтәбез. Югары көрлектәге бер үгездән 35 мең сум тирәсе акча керә.
Сөт сату да гаиләгә яхшы гына файда китерә. Хуҗабикә телгә алуынча, алар декабрьдә үк хәзерләүчеләргә сөт тапшыра башлаган. Кышын продукциянең 1 литры өчен 11 сум түләгәннәр.
— Моңарчы без көненә 50-60 килограмм сөт биреп килдек. Кышкы айларда да 8-9 мең сумнан калмадык, — ди Рәзәния Әгъләм кызы. — Корылык аркасында гына соңгы вакытта сөт кимеде. Әле көненә 34-35 литр тапшырабыз. Акчасы да кышкы чорга караганда азрак. Чөнки хәзерләүчеләр җәен безнең продукциягә сатып алу хакларын киметә. Әле Туймазы комбинаты сөтнең килограммын 8 сум белән ала. Продукция эшкәртүчеләр крестьянның мәнфәгатен бигүк санга сугып бармый шул. Туймазы базарында авыл кешеләре сөтнең литрын 20 сум белән сата. Тик анда йөрергә һәркемнең хәленнән килми.
Шакировлар эшне җиңеләйтү, сыерларны машина белән саву өчен уңайлы аппарат сатып алган.
— Киленнәрем булмаса да, улларым миңа ярдәм итә, — ди хуҗа хатын. — Кайчак мине йокыдан да уятмыйлар, үзләре аппарат белән савып та куялар. Өч улыбыз да яныбызда, тик әлегә өчесе дә өйләнмәгән. 26 яшьлек Илһамга йорт төзергә участок та алып куйдык.
Егетләргә эш җитәрлек. Техника җанлы Рәсим абый былтыр кредит акчасына бер оешмадан “Беларусь” тракторы сатып алган. Без килгәндә улы Марат белән яңа печән чабу машинасын көйлиләр иде. Техника булгач, мал азыгы хәзерләү дә аларга җиңелрәккә төшәчәк. Өстәвенә, “Өсән” кооперативы кызу эш чорында күп хәстәрлекләрне үз иңенә ала. Шакировларга да Ык буендагы болыннардан дүрт пай чабынлык бүлеп бирелгән.
— Печән, саламы булса, кышны имин чыгарбыз. Мал санын киметмәскә иде исәп. Чөнки шул ит, сөт акчасына күз төбәп яшибез. Минем пенсия, ярый, 8 мең сумнан артыграк. Ә Рәзәния 4 мең сум гына ала. Аның балалар карап өйдә утырган елларын стажга кертмәгәннәр. Минем “Хезмәт ветераны” дигән таныклыгым юк, шуңа без бернинди льготалар белән дә файдаланмыйбыз. Шуның өчен дә бер пенсия акчасына гына карап ятып булмый. Безне шул өметләндерә: корылыклы елда “Өсән” кооперативы шәхси хуҗалыкларны печән-саламсыз һәм фуражсыз калдырмаячак. Заманы шундый: җитеш тормышта яшәргә телисең икән, базар ихтыяҗы өчен продукцияне дә күбрәк җитештерергә тырышасың инде.