+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2010, 03:00

Табигать казасымы, әллә битарафлык нәтиҗәсеме?

Илнең Идел буе һәм Үзәк федераль округларында урманнар, торф яткылыклары яна. Бу афәт Русиянең урманнарга иң бай төбәкләренең берсе саналучы Башкортстанны да урап узмады. Шуңа республиканың янгын сүндерүчеләре урманнарны саклап калу өчен зур көч түгә. Алар максатына ирешә аламы? Урман янгыннары авылларга куркыныч тудырмыймы?



Август башында Көньяк Урал тыюлыгының Ямашты урманчылыгында, тау битендәге катнаш урманда, коры үлән һәм куаклар яна башлый. Әйткәндәй, урманның өске өлешендәге янгын җил уңаена сәгатенә 100 метр араны үтә ала. Аянычлы вакыйга урынына тиз арада Инҗәр авылының һәм Межгорье шәһәренең янгын сүндерүчеләре килеп җитә. Өч гектар мәйданга җәелеп өлгергән “кызыл әтәч”кә каршы көрәштә дүрт янгын сүндерү машинасы, бер трактор, 70 кеше катнаша. Бердәм көч белән янгын тулысынча сүндерелә. Белорет районында Каракай тавында Сермән һәм Шыгай авыллары тирәсендә чыккан янгын да вакытында ачыклана. Бу янгынны сүндерүдә 141 кеше һәм 21 техника катнаша.
Торф яткылыкларына ут кабу да байтак мәшәкатьләр тудыра. Кушнаренко районында Таганай авылыннан җиде чакрымда урнашкан торф яткылыгы дөрли башлый. Янгын сүндерүчеләр һәм урман хуҗалыгы белгечләре иң элек хәвефле урынның чикләрен әйләндереп, янмый торган катламга кадәр чокыр казыйлар. Аннары янгынны сүндерә башлыйлар. Янгынның сазлыклы урында булуы зур уңайсызлыклар тудыра. Янгын сүндерү машиналары керә алмагач, махсус техника файдаланыла. Бу очракта да “кызыл әтәч” чигенә. Әйткәндәй, торфның һава кермәгән урында да, су астында да үзлегеннән дә яна башлавы мөмкин. Кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе, яшен сугу да аянычлы хәлгә сәбәпче була. Торф яткылыгындагы янгын җир асты, урман янгыннарына китерә. Мондый төр янгынны сүндерү өчен экскаваторлар, бульдозерлар, грейдерлар һәм башка махсус техника да таләп ителә. Әлеге вакытта республикада Благовещен, Ишембай, Уфа, Кушнаренко, Белорет, Краснокама, Яңавыл районнарында торф яткылыклары яна.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, ел башыннан 9500 гектарда 488 табигый янгын теркәлгән.
Урманнар, торф яткылыклары ни өчен яна? Бу табигать көйсезлеге генәме? Кызганычка каршы, шаулап үскән агачларның көлгә әйләнүендә кеше дә гаепле. Урманга утынга, дару үләннәре, гөмбә, җиләк җыярга, ял итәргә барган халык бик күп чүп калдыра. Пыяла шешә һәм пыяла кыйпылчыгының да янгынга сәбәпче булуы мөмкин. Апрель уртасыннан бирле тамчы су күрмәгән җиргә тәмәке төпчеге, сүнмәгән шырпы ташлау да бәлагә китерә. “Кыргый” туристлар сүндермәгән, пыскып утырган учакның хәзерге хәл-шартларда нинди куркыныч белән янавы турында кабат сөйлисе юк. Корылык вакытында аучыларга да яраткан шөгыленнән баш тартып торырга киңәш ителә. Мылтыктан аткан чакта янган дарының кипкән үләнгә төшүе ихтимал.
Урманнар Башкортстан территориясенең 40 процентын били. Шуңа республика халкы үзенең тормышын урманнан башка күз алдына да китерә алмый. Ничек кенә авыр булса да, күңелле сәфәрләр турында вакытлыча онытып, билгеле кануннарга буйсынырга кирәк. Әлеге чорда урманнар игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Урманнар да җавапсыз калмас.



Читайте нас: