+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 август 2010, 03:00

Динар Гыйльметдинов, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы

Юл хәрәкәтендә һәр кешенең хәвеф чыганагы яисә корбан булу куркынычы бар. Моңа каршы тору өчен һәркемнең куелган максатка ирешергә омтылуы таләп ителә. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында кешеләр автомобиль барлыкка килгәннән бирле уйлана. Юл-транспорт вакыйгалары корбаннарына исәп 1896 елның 17 августында Лондонда руль артындагы Артур Эдселлның ике бала анасы 44 яшьлек Бриджит Дрисколлны бәрдергәннән соң ачыла. Бу дөньяда кешенең автомобильдән файдалануы нәтиҗәсендә беренче үлем очрагы була. Шаһитлар күрсәтүенчә, автомобиль зур тизлектә хәрәкәт итә. Ул көнне “Инглиз-француз автомобиль компаниясе” халыкка яңа машина тәкъдим итә. Исәп буенча, автомобиль сәгатенә 9 чакрымга якын тизлектә барырга тиеш була, әмма тизлекне ике тапкыр арттыра. Эдселлның автомобиль йөртү тәҗрибәсе дә өч атна гына була. Шофер транспортка идарә иткәндә хәвефсезлек таләпләрен белми, өстәвенә, юл буе яшь кыз белән сөйләшеп бара. Ул чорда юл кагыйдәләре бөтенләй булмый.


Бүгенге юл хәрәкәте кагыйдәләре юлларда хәвефсез хәрәкәтне оештыру буенча күпьеллык тәҗрибәгә нигезләнә. Тоташ алганда, шушы катлаулы булмаган нормативларны үтәү юлларда иминлек тәэмин итә. Әмма бүгенге хәл юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем өчен авыр сынау булып тора. Кызганычка каршы, бу сынауларның ахыры бертөрле түгел. Русия юлларындагы юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендәге югалтулар күрсәткечләре чаң сугуны таләп итә. 2005 елның 15 ноябрендә РФ Президенты рәислегендәге Русия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында дәүләт идарәсе өлкәсендә яңа юнәлеш сыйфатында юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшчәнлекне гомуми оптимальләштерү бурычы игълан ителә. “2006-2012 елларда юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыру” максатлы федераль программасында, шулай ук РФ Президентының 2006 елның 22 сентябрендәге “Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар турында” 1042 санлы Указында шушы бурычны гамәлдә хәл итү юллары чагыла.
Бүгенге юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсьәләсен тикшергәндә аның чыганакларын, юл хәрәкәтендә катнашучыларга янаучы хәвефнең артуына булышлык итүче сәбәпләрне ачыкларга кирәк.
Безнең юллар
Илебездә урам-юл челтәренең нигезе совет чорында формалашкан дию һич арттыру булмас. Күпчелек магистральләрнең һәм шәһәр урамнарының үзенчәлекләрендә ул чорда торак пунктларының бер-берсеннән ераклыгы, транспорт агымының киренкелеге чагыла. Озынлыгы буенча масштаблы юл төзелеше проектларын бик тиз гамәлгә ашыру теләге магистральләрнең минималь үткәрү сәләтен — ике якка да берәр полоса киңлеген күз уңында тота. Артыгы кирәкми дә кебек. Йөкләрнең күпчелеге, планлы икътисад ихтыяҗларыннан чыгып тимер юллар һәм транспортның башка төрләре белән гамәлгә ашырыла. Шәһәрләрдә хәл тоташ алганда тотрыклы кала. Шәһәр эчендә автомобиль юлларын планлы төзү транспорт агымын бүлүне тәэмин итә, 70-80нче еллар өчен автомобильләр бик тиз артмый.
90нчы еллар ахырына хәл тамырдан үзгәрә башлый. Беренче чиратта бу социаль-икътисади төрдәге үзгәрешләргә бәйле. Хуҗалык итү ысулларының үзгәрүе илебездә йөк ташуны автомобиль транспорты белән башкаруны тәэмин итте, бу формалашкан хуҗалык итүче яңа субъектларның ихтыяҗларын яхшырак канәгатьләндерә. Юл инфраструктурасындагы кимчелекләр шуның фонында ачык күренә. Өлкә һәм федераль автомобиль юлларында бүген йөк автомобильләре колонна-колонна булып агыла, ә башкалар аларны узып китү өчен даими каршы хәрәкәт полосасына чыга. Ә бу юл-транспорт һәлакәте өчен төп сәбәп булып тора.
Шәһәрдә кыска вакыт эчендә автомобильләр саны нык артты. Эре шәһәрләрдә транспорт агымы урам челтәренең үткәрү сәләте чигенә җитте, ә төп шәһәр магистральләрендә аннан артып китте. Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү мөмкинлеге бик чикле. Юл билгеләре, хәтта еш кына светофорлар да юлларда тиешле тәртипне тәэмин итми. Барлык шоферлар да юллардагы хәлнең автомагистральләрнең киеренке эшләвенә бәйле үзгәрүенә игътибар бирми.
Хәвеф чыганагы
Социаль-икътисади үзгәрешләр халыкның кеременә тәэсир итми калмады. Күпләр хыялда йөрткән автомобиль сатып алу теләген гамәлгә ашырды. Бераз вакыттан халыкның бер өлеше бик уңайлы чит ил автомобильләре дә сатып ала башлады. Бүген автомобильләштерү дәрәҗәсе арта бара. Тормышның төрле тармакларында актив эшләүче автомобиль сатып алучы яшьләрнең аңында аларның уңышлары иҗтимагый институтлар, дәүләт структуралары эшчәнлегенә түгел, үзләренең тырышлыгына бәйле итеп күзаллана. Андыйлар дәүләт власте институтларының әһәмиятен кире кага башлады. Транспорт чаралары шоферларының бер өлешенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән нормаларны кире кагуы — шушы күренешнең чагылышы. Юллардагы югарыда атап үтелгән хәл бу күренешне тагын да арттыра. Моны автотранспортка идарә иткәндә законда билгеләнгән нормаларны аңлы рәвештә үтәмәү дип билгеләргә мөмкин. ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан даими үткәрелүче оператив хәлне анализлау бу мәсьәләнең көнүзәк булуын раслый. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның һәр очрагы диярлек шоферның аңлы рәвештәге гамәлләре нәтиҗәсе булып тора. Шуны онытмаска кирәк, бүгенге катлаулы шартларда юл хәрәкәтендә катнашучыларның берәрсенең мондый гамәлләре тирә-яктагыларны хәвефкә дучар итә, кызганычка каршы, моның нәтиҗәсе һәрвакыт “җиңелчә курку” гына булып калмый.
Моны һәркем аңларга тиеш
Юл-транспорт һәлакәтен тикшерү күпчелек очракта анда катнашучыларның төп ике ягын билгели — гаепле һәм зыян күрүче. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар һәм шуның нәтиҗәсендә төрле тәэсирләргә дучар ителгән кешеләр анык бүленгән төркем булып тормый — барысы да шоферның юлдагы хәлгә җавап бирү ниятенә бәйле. Әмма Юл хәрәкәте кагыйдәләренең таләпләре һәркем өчен уртак. Бу кагыйдәләрне үтәүнең өстәмә шартын һәм, димәк, юлларда тигезлек саклауга ЮХХДИ хезмәткәрләре күзәтчелек итә. Алардан башка юлларда тоташ тәртипсезлек хөкем сөрер иде. Юл-патруль хезмәтенең бурычын юл хәрәкәте өлкәсендә транспорт чараларына идарә итүчеләрнең төп хокукы — хәвефсезлек хокукына даими кул сузу шартларында гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау дип билгеләргә мөмкин. Кыскасы, юл хәрәкәтендә катнашучыларның бер төркемен икенчеләрнең гамәлләреннән яклау буенча даими эш алып барыла. Сәламәтлеген һәм гомерен алар саклап калган шоферлар бихисап күп. Тик аларның эшчәнлеген юл хәрәкәтендә катнашучылар кайчак гаепли дә.
Шул ук вакытта юл хәрәкәте хәвефсезлеге торышы турындагы җәмәгатьчелек фикере мониторингы нәтиҗәләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның бер төркеменең дәүләтнең автомобиль юлларында тәртип булдыру буенча тырышлыгын хуплавын күрсәтә. Безнең гражданнар урамнарда һәм юлларда дуамал һәм җавапсыз карашлы шоферлар тарафыннан тудырылучы хәлләргә бәйле булудан баш тарта. ЮХХДИ хезмәте эшчәнлеген юл хәрәкәтендә катнашучыларның конструктив фикерләүче төркеме һәрвакыт хуплаячак һәм андыйлар даими арта барачак.
Шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозудан аңлы рәвештә баш тартуы катлаулы автотранспортка идарә итү шартларында аларның шәхси тынычлыгының нигезе булып тора. Юл хәрәкәтендә катнашучының аңлы гамәлләре, яисә аның юлларда хәвефсезлек системасын бозучы гамәлләрдән баш тартуы юллардагы хәлгә җәмәгатьчелек тәэсирен формалаштыруга нигез була алыр иде. Кызганычка каршы, әлегә без юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсьәләсен алай аңламыйбыз.
Тарихта беренче үлем белән тәмамланган юл-транспорт вакыйгасын алты сәгать тикшергәннән соң, присяжныйлар моны “очраклы үлем” дип таный һәм Эдселлга каршы җинаять эше кузгатылмый. Алар бу беркайчан да кабатланмаска тиеш дигән фикергә киләләр.
Читайте нас: