+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2010, 03:00

Рәйсә Хәмитова: “Улымның халыкка тугры хезмәт итәчәгенә иманым камил...”

Хозур табигать кочагында урнашкан Балтач районының Штәнде авылында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның әнисе Рәйсә апа яшәгән йорт капкадан ук үзенең табигыйлеге белән игътибарны җәлеп итте. Гүя без капкадан ихатага түгел, йөз төрле ялан чәчәкләренә төренгән урман акланына атлап үттек. Бу “аклан”ның як-ягын миләш, балан, шомырт, кура җиләге, башка җимеш куаклары һәм агачлары уратып алган. Ә иң түрдә тамырларын тирәнгә җибәргән имән җәйге эсседән уйга талган. Аның куенына озын куе “чәчләрен” җиргә кадәр үргән тал сыенган. Дөрес, озак еллар дәвамында күптармаклы тамырлары белән шушы бәрәкәтле җиргә дым тартып торучы тал да инде шактый олыгайган, әмма бүген дә ул шушы “аклан”ның иң зур яме, яшәү чыганагы булып тора...



— Барысы да Зәки абыегыз тудырган матурлык. Һәр агач-куакны үз куллары белән урманнан алып кайтып утыртты. Ялан чәчкәләре орлыкларын җыеп, ихатаны гөлгә күмде. Берничә ел элек умарталар да бар иде әле, олыгая төшкәч, ул эш белән шөгыльләнергә хәзер инде көч җитми. Йортта да һәр такта, һәр бизәк Зәки абыегызның кул җылысын саклый, — диде, безне ихлас сәламләп, тал төбендәге утыргычка хәл алырга чыккан ак яулыклы Рәйсә апа.
Дүрт миллионлы халыкның язмышын үз кулына ышанып алырлык һәрьяклы, шул исәптән рухи яктан ныклы үсешкән шәхес, чын халыкчан Президент нәкъ шундый мохиттә тәрбияләнергә тиештер. — Зур булмаган, әмма югары зәвык белән төзелгән йортны, биредә һәр нәрсәнең үз урынында булуын, табигыйлек һәм тәртипне күздән кичергәндә, акыл һәм сабырлык алиһәсе булган Рәйсә апа белән аралашканда шундый фикергә килдек. Ә Рәйсә апа барысын да түкми-чәчми сәйләде дә сөйләде. Бу минутларда ул, гүя, безнең белән түгел, гомерлек яры Зәки Сәлим улы белән яшьлек сукмагыннан атлый иде.
— Зәки белән Новосибирск шәһәрендә таныштык. Ул тау белгечлеге буенча укый иде. Минем исә шул ук шәһәрдә педагогия институтында укып йөргән чагым. Бер күрүдән дигәндәй бер-беребезгә гашыйк булдык. Озак та үтми кавыштык. Быел бергә яшәвебезгә 57 ел булыр иде. Кызганычка каршы, Зәкинең гомере кыска булды, бу бәхетле көннәрне күрә алмады...
...1953 елда укуны тәмамлаганнан соң, Зәкине юллама буенча ерак Себер тарафларына авыл хуҗалыгын күтәрергә МТСка эшкә җибәрделәр. Әйтергә кирәк, һөнәре буенча таучы булса да, авыл хуҗалыгы тармагына эшкә ул зур теләк белән юлланды. Балаларыбыз да анда эшләгән чорда туды. Кемеровода саф урыс мохитендә яшәсәк тә, балаларыбызга мөселман исемнәре — Рөстәм һәм Рәшит дип куштык. Чөнки Зәкинең гаиләсендә дә, минем гаиләдә дә милли традицияләргә игътибар һәрвакыт зур булды. Шуңа күрә үз балаларыбызны да булмышыбыз белән милли рухта тәрбияләргә тырыштык, гәрчә моңа махсус рәвештә аерым игътибар юнәлтмәсәк тә.
1958 елда Зәкинең туган төяге Балтачка күченеп кайттык. 1960 елда исә Зәки Мәскәүгә, авыл хуҗалыгы фәне буенча аспирантурага укырга керде. Күпмедер вакыттан соң без дә аның янына күчендек. Укуын тәмамлаганнан соң Зәкине юллама буенча Красноярскидагы гыйльми-тикшеренү институтына эшкә җибәрделәр. Бу вакытта Рөстәм улыбыз икенче сыйныфны гына тәмамларга өлгергән иде әле. Төгәл биш елдан соң, ягъни 1968 елда Уфага күченеп кайттык.
Әйтергә кирәк, кайда гына булса да, Зәки Башкортстанны сагынып яшәде. Ике сүзнең берсендә “кояшлы Башкортстаным” дип кабатлады. Шуңа Башкортстанга кайтуыбыз да, беренче чиратта, Зәкинең туган якны сагынуы, көчле җирсү хисе белән бәйле булгандыр. Бүген килеп Башкортстан җире үзем өчен дә икенче Ватаныма әверелде.
Уфага кайткач, Зәки эшчәнлеген Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында дәвам итте, озак еллар авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетын җитәкләде. Мин һөнәрем буенча башкаланың 107нче мәктәбендә хаклы ялга киткәнче математика дәресләрен укыттым. Балалар 115нче мәктәптә укыды. Рөстәм бу вакытта җиденче сыйныфта укый иде. Җәйге каникулларда исә балалар һәрвакыт Балтач районының Яңа Штәнде авылында, Зәкинең әнисе — әнкәй хозурында булды. Бу уңайдан Рөстәмнең дә, икенче улыбыз Рәшитнең дә иң матур, иң хозур балалык мизгелләре гүзәл Балтач төбәгендә узды дисәм дә хата булмас. Нәнәләре янына балалар һәрвакыт ашкынып, зур теләк белән кайта иде. Яңа Штәнде авылы беткәч, әнкәй Яңа Тушкыр авылында яшәде. Балалар анда да зур теләк белән кайтып йөрде, бер генә елны да кайтмый калганнары булмады. Балаларыбызның үз туган телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яхшы үзләштерүендә бу да аз роль уйнамагандыр. Үзебез дә вакыт чыккан саен әнкәй янына кайтырга ашыктык. Иң яхшы ял безнең өчен һәрвакыт аның янында, Балтачның хозур табигать кочагында булды. Гомеребез буена безгә дә, балаларыбыз өчен дә Башкортстаннан да хозуррак, якынрак җир булмады!
Әйтергә кирәк, Зәкидәге һәм балалардагы шушы рәвешле туган җиргә зур сөю, тирән хөрмәт һәм ихтирам тойгысы, мөгаен, әнкәйдән киләдер. Әнкәй олыгайгач һәм Яңа Тушкыр авылындагы өе дә искергәч, кышларын аны үзебезнең янга Уфага алып килә идек. Яз җитеп, кояш турырак карый башладымы, әнкәй авылга алып кайтуыбызны үтенде. Зәкинең дә авылдагы нигезне югалтасы килмәде. Әмма Яңа Тушкырга еш кайтып йөрү өчен күп вакыт юл булмый. Балалар белән бергә җыелышып уйлаштык та, Яңа Тушкырга күрше генә булган Штәнде авылында өй салырга булдык. Бу 1985 ел иде.
Әйтергә кирәк, яңа нигездәге һәр кадак, һәр такта Зәкинең һәм балаларның кул көче белән кагылды, биредә һәр әйбер аларның күңел җылысын саклый. Шунысына сөенәм: кайчандыр без гаиләбез, балаларыбыз белән ашкынып Яңа Штәндедәге, аннары Яңа Тушкырдагы нигезгә кайтып төшсәк, бүген Зәки кулы белән салынган бу йорт оныкларыбыз, туруннарыбызның шат авазларына күмелә. Бу яклап та мин бәхетле ана. Биш оныгым, дүрт туруным бар. Балаларым вакытлары чыккан саен гаиләләре белән яныма кайтып тора. Рөстәмем Мәскәүдә эшләгән вакытта да ялларда бер генә көнгә булса да яныма кайтырга тырышты. Кайткан саен авылдашлары белән аралашып, хуҗалыкта нинди дә булса бер эш эшләп китә иде. Хәзер, әлбәттә, Башкортстан Президенты вазыйфасына сайланганнан соң аның иңнәрендәге җаваплылык тагы да артты.
Рөстәмнең Башкортстанга кайтуын гел тели идем. Менә хәзер уйлыйм: яраткан нигезенә кайтырга Рөстәмем ничек кенә вакыт табар икән? Чөнки, аңлыйм, аның иңнәрендә бүген дүрт миллионлы Башкортстан халкы язмышы өчен гаять зур җаваплылык ята. Мин аның тәртибе, эшлеклелек сыйфатлары, эшне җиренә җиткереп алып баруы өчен аз гына да борчылмыйм. Болар барысы да улыма какшамаслык итеп салынган. Шушы кадәр зур бурычларны тормышка ашыру өчен Ходай сәламәтлеген генә бирсен. Чөнки Рөстәм һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга күнеккән. Һәр гамәленең ахыргы нәтиҗәсе өчен зур җаваплылык тоеп эшләүче кеше. Югары вазыйфада да ул шулай булыр дип уйлыйм. Иманым камил, Рөстәм халыкка тугры хезмәт итәчәк, үзен тулысынча Башкортстанга багышлаячак...
Рәйсә апа тормышта яуланган үрләр турында бәян иткәндә дә, улларының уңыш-казанышлары турында сөйләгәндә дә, тәү чиратта, боларда Зәки абыйның ролен ассызыклады. Сәгатькә якын сөйләшеп тә, без аңардан “мин” дигән сүзне ишетә алмадык. Ирне ир иткән, гаиләне югары биеклекләргә күтәргән ак күңелле, ак яулыклы саф мөселман хатыны, күрәсең, нәкъ шундый буладыр. Шундый ана гына халык язмышын үз кулына алырлык шәхесләрне дөньяга китерә аладыр...
Рәйсә апа белән саубуллашып ихатадан чыкканда күзем янә тирән тамырлары җиргә китеп, үзе күккә ашкан мәгърур имәнгә һәм аның куенына сыенган, үзенең киң колачы белән барлык яшеллекне эссе кояш нурларыннан саклаучы тал агачына төште. Ни өчендер алар миңа Зәки абыйны һәм Рәйсә апаны хәтерләтте. Имәндәй ныклы Зәки абый рухы балаларын югары биеклекләргә дәртләндерсә, ак яулыклы Рәйсә апа изге догалары белән аларны бәла-казалардан курчалый, дым тарткан тал тамыры кебек иң авыр вакытларда да яшәү чыганагы булып тора...
Читайте нас: