+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август 2010, 03:00

Әхлак дәресе өчен “икеле”

Фәния Габидуллинаның “Директорга ярый белмәсәң, башың төрмәдә черер...” дигән җан тетрәткеч мәкаләсен укыгач, мин уйланып калдым: без кайсы илдә яшибез икән? Бөек совет педагогы В. А. Сухомлинский әйткәнчә, директор — укытучыларның укытучысы булырга тиеш булып, үз кулы астында эшләгән 37 еллык педагогик стажы булган мөгаллимәнең язмышын тимер рәшәткә артына яшерүен вәхшилек дими ничек атарга соң?


Әйе, мәктәптә көндәлек эш барышында, халык әйтмешли, кырык ата баласы белән, дистәләгән укытучы белән эш иткәндә барысына да ярап бетеп тә булмый. Кайчак кызып та китәсең, дорфа сүзләр дә (балалар ишетмәгәндә!) ычкындырасың. Ләкин бераздан суынып, акылга килеп, гаебеңне таныйсың да гафу үтенәсең. Алай итмәгәндә конфликт куера, коллектив эчендәге хәлләр урамга чыга, ата-аналарга барып җитә, югары органнарга ишетелә. Сәбәп бер генә: җитәкченең үз вазыйфасын аңлап бетермәүдә. Үзеңә охшап бетмәгән һәр укытучы өстеннән чүп-чар җыеп утырганчы, аның белән ничек уртак тел табып, аны ничек иҗади эшчәнлеккә кертеп җибәрү турында баш ватасы урынга, Жуково мәктәбе директоры чын мәгънәсендә җинаять юлына баскан. Моңа охшаш мисалларны һәр районда да очратырга була, дисәм, һич арттыру булмас. Сәбәп нидә соң?
Мәктәп — тәрбия учагы, галим сүзләре белән әйтсәк — шатлык йорты. Моңа ирешү өчен компьютерлы классларның да, интерактив такталарның да булуы мәҗбүри түгел, алар — заман таләбе, алар белән дәүләт үзе тәэмин итә. Ә менә балаларда әхлаклылык, гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү — авыр эш. Аңа ирешү өчен җиде пот тоз ашарга, чиләкләп тиреңне түгәргә кирәк. Кызганычка каршы, мәктәп үзенең төп юнәлешеннән читләште, тәрбия мәсьәләләре арткы планга күчте. Алай гынамы?! Мәктәп эшчәнлегенә бәя бирүдә аның тышкы һәм эчке (стеналар, класс бүлмәләре) бизәлеше, техник чараларга бай булуы хәлиткеч фактор булып санала башлады. Шулай булмаганда, Жуково мәктәбе директоры Т. Реуцкая, йөгәненнән ычкынып шундый башбаштаклык гамәлләре кылырга батырчылык итәр идеме икән?
Моннан 15 ел чамасы элек мин Уфа шәһәренең Октябрь районы мәктәпләре директорлары өчен ачык әхлак дәресе күрсәттем. Дәрескә анализ ясаганда бер директор (ул элек мәгариф җитәкчесе булып эшләгән): “Урамда талаш, үтереш барганда, эчкечелек, наркомания чәчәк атканда әхлак белән шөгыльләнү кирәкме икән?” — дип сорап куймасынмы! Мин сорауга сорау белән җавап бирдем: “Әгәр без, педагоглар, бүген әле сез санап киткән кире күренешләргә көрәш ачмасак, иртәгә без укыткан балалар, аларның ата-аналары кемнәргә әйләнәчәк соң?” Әйтергә кирәк, күпчелек минем фикер белән килеште, әлбәттә.
Хәзерге вакытта мәктәп директоры вазыйфасына укытучылар атлыгып тормый. Чөнки директорга карата таләпләр ифрат зур һәм тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Үз фәнеңне яхшы укыту яисә коллектив алдында матур итеп чыгыш ясый белү генә аз. Мәктәп ул — олы бөтен бер йорт. Аның уты да янарга, суы да даими булырга, җылылыгы да туктап тормаска, түшәмнән яңгыр яисә кар суы да саркып чыкмаска тиеш. Дөрес, боларны күзәтергә кешеләре куелган, әлбәттә. Ләкин алар өстеннән даими контроль ясап тору барыбер директорга гына йөкләтелгән. Бар ягы да килгән универсал җитәкчене табу җиңел эш түгел. Аларны бер уку йортында да (курслар, семинарларны исәпкә алмаганда) әзерләмиләр.
Жуково директорын узындырганнар. Димәк, узындыручылары бар. Хәбәрче, аларның исемнәрен атап, бик дөрес эшләгән. Укытучыны кулга алырга килгән ике милиционерның кулында нинди рәсми документ булды икән? Балага ялган белешмә биргән табиб аның авыру тарихына (история болезни) күз салырга вакыт тапмадымы икән? Укытучыны төрмәгә утыртырга карар чыгарганда судья үзенең дәүләт тотрыклылыгын яклаучы булганлыгы турында аз гына да уйламадымы икән?
Яңа, күптән көтелгән Президент мәгариф хезмәткәрләренең һәр елгы август киңәшмәсен оештыру буенча бик эшлекле тәкъдимнәр әйтте. Алар хәбәрче мәкаләсендә күтәрелгән Кешегә мөнәсәбәт проблемалары белән турыдан-туры бәйле. Властьның халык өчен эшләргә тиешлеген без дә аңлый башларга вакыт түгелме икән?
Республиканың Мәгариф, Сәламәтлек саклау һәм Эчке эшләр министрлыклары, Прокуратура, Президент тәкъдимен инкарь итмичә, гаепсезгә гаепләнүче укытучының намусын пычратучыларга тиешле җәзасын бирерләр, дип ышанасы килә.
Вил Казыйханов,
Дүртөйледәге 3нче мәктәпнең 27 елдан артык эшләгән элекке директоры, Русия мәктәпләренең атказанган укытучысы.


Читайте нас: