+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2010, 03:00

“Бик бәхетле кешеләр без” Балтач районының Яңа Янбай авылындагы бердәнбер йортта яшәүче Хәния һәм Әлтаф Шакировлар тормышта ялгыз түгел

Вакыт агымсу кебек, һич тукталып тормый. Әлтаф абый белән Хәния апа да инде тугызынчы дистәне ваклыйлар. Шушы дәвердә күтәрә алмаслык авырлыкларны да, сөенеп туя алмаслык бәхетле минутларны да күп кичерергә туры килгән аларга.


Әлтаф абый 1926 елда Яңа Янбай авылында Фәрхениса һәм Хәтмулла Шакировлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Авылда колхозлашу чоры була ул. Хәтмулла белән Фәрхениса да, барлык мөлкәтләрен, мал-туарларын тапшырып, колхозга керәләр. Хәтмулла башта атлар карый, аннары остаханәдә эшли, тимерче вазыйфасын башкарырга да туры килә. Фәрхениса да колхозда эшли, урак ура, сыер сава, гомумән, кая кушсалар — шунда. Сигез балага гомер бүләк итәләр.
Шулай матур гына гомер иткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Тимерче Хәтмулланы тәүдә бронь белән фронтка җибәрми торсалар да, 1942 елда сугышка алалар. Уналты яше тулып килгән Әлтаф әнисенә төп терәк булып кала.
Канкойгыч бәрелешләрнең берсендә Хәтмулла каты яралана һәм гарипләнеп туган авылына кайта. Гаилә өчен олы шатлык була ул. Әмма бу вакытта Әлтафка 17 яшь тула, ә сугышның очы-кырые күренми... Әтисе кайтып бер ай үтүгә Әлтафка чакыру кәгазе китерәләр. 1943 елның урак вакыты була ул. Дүрт үсмер егетне Балтачтан элеваторга ашлык илтүче йөк машинасының кузовына ашлык өстенә яткырып, япма белән каплап, Бөре шәһәренә озаталар. Аннары Уфага кадәр пароходта баралар. Бөтен республикадан җыелган егетләрне Уфадан теплушкаларда ары озаталар. Тик поездның көнбатышка түгел, ә көнчыгышка юл алуы гына аптырата булачак яугирләрне.
— Поезд Свердловск шәһәре вокзалына килеп туктый. Свердловск шәһәрендә безне бер заводка алып килделәр һәм аның ашханәсендә Уфадан чыгып киткәннән соң беренче тапкыр кешечә ашаттылар — дип искә ала Әлтаф ага. — Аннары һәрберебезне эш урыннарына тәгаенләделәр. “Уралмаш”ның җиңел танклар чыгаручы заводына килеп эләккәнбез икән.
Әлтаф эшнең җаена тиз төшенә, үзенә йөкләтелгән бурычны җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Тәүлегенә 12 сәгать эшлиләр, бер атна көндез, бер атна төнге сменада. Авыр эш үсмерлектән яңа чыгып килүче егетләрнең күбесен аяктан ега. Әлтаф та дәваханәгә эләгә. Дәваханәдән соң аны пыяла кисү цехына күчерәләр.
Ниһаять, Бөек Җиңү таңы ата. Завод эшчеләре өчен чын бәйрәм була ул көн. Аларны үзләре ясаган танкларга утыртып, кулларына кызыл флаглар тоттырып, шәһәр урамнарыннан үткәрәләр.
Әлтаф туган авылына 1947 елда гына кайта. Кайткач та тимерлектә эшли башлый һәм 12 ел гомере шунда үтә.
Сугыш авырлыкларыннан Хәния дә читтә калмый. Җиденче сыйныфны тәмамлаган кызны фермага хисапчы итеп тәгаенлиләр. Үсә төшкәч, Янбай авылындагы кабул итү пунктына сөт ташый башлый. “Чәчкә” кушаматлы үгез бик усал булса да, ни гаҗәп, шушы кечкенә кызчыкның һәр командасын үти торган була.
Бер кышта авыл кызларын Яңа Янбай авылына урман кисәргә җибәрәләр. Анда аларны фатирларга урнаштыралар. Хәния Әлтаф үскән йортка туры килә. Теремек, уңган кызны Хәтмулла ага белән Фәрхениса апа тиз арада яратып, үз итеп өлгерәләр.
Әлтаф авылга кайтып озак та үтми, энесе Газнавига армиягә китәр вакыт җитә һәм ул: “Абый, мин киткәнче син йортка килен алып кайт, әнигә ярдәмче булыр”, — дигән теләк белдерә. Улларының бу сүзен ата-ана да хуплый һәм: “Бигелдедә бик уңган кыз бар”, — дип Хәнияне тәкъдим итәләр. Шул ук кичтә Әлтаф, энеләре Газнави белән Исмәгыйльне ияртеп кыз яшәгән авылга китә. Әлтаф Хәнияне күрү белән үз итә, Хәния күңеленә дә егет хуш килә, ризалыгын белдереп ияреп тә килә.
— Әлтафлар гаиләсенә тугызынчы бала булып килдем, — дип хәтерли ул көнне Хәния апа.
Иртәгәсен Газнавины армиягә озаталар.
Яшьләр муеннан эшкә чума. Әлтаф тимерлектә эшли, Хәниягә авыл халкыннан сөт җыярга кушалар. Бер үк вакытта почта да ташый, йорт-кура, мал-туар карарга да өлгерә.
Илдә үсеш чоры була бу еллар. Балтач районы да андый эшләрдән читтә калмый, әлбәттә.
— Өйдә тотмадылар мине, — дип хәтерли ул чакларны Әлтаф ага. — Районда нинди төзелеш бар, шунда йөрттеләр.
Чыннан да, оста куллы, эш рәте белүче кешеләргә ул вакытта ихтыяҗ бик зур була. Әлтаф ага райондагы ике су электростанциясен төзүдә катнаша. Район үзәгендә төзелүче объектларга ишек-тәрәзәләр ясауны да аңа йөкләтәләр. Берничә авылда пилорама төзүдә катнаша. Яңа штәнде авылында һөнәрчеләр артеле оештырылгач, тагын Әлтафны чакыралар. Анда да пилорама урнаштырып бирә. Берничә ел шунда эшли, унике чакрым араны җәен җәяүләп, кышын чаңгыда эшкә йөри.
Бу елларда гаиләдә бер-бер артлы 5 бала туа: беренчеләре Әйдүнә 1952 елда дөньяга килә, аннары кызлары Әнүдә, уллары Марат, Мәгъдән, Әдһәм туалар. “Балаларыбыз онытмыйлар, гел кайтып ярдәмләшеп торалар”, диләр Хәния апа белән Әлтаф ага. Бишесе дә район үзәге Балтачта яши. Бишесенә дә тормышта үз урыннарын табарга, үз тормышларын корырга ярдәм иткән ата белән ана. Әлтаф ага өч улына да өй бурасын үз куллары белән бураган. Кече уллары Әдһәм Балтачка барып урнашканда Әлтаф агага 81 яшь була. “Өйне әти бурады, Балтачка илтеп, икәү күтәрдек”, — ди Әдһәм. Менә шулай олыгайганчы балта-пычкысы, чүкече кулыннан төшми Әлтаф аганың. Ул ясаган тәрәзә рамнары, ишекләр әле дә бик күпләргә хезмәт итә. Әлтаф ага ясаган туй сандыклары, шкафлар да күпләрнең йортын бизи.
“Бик бәхетле кешеләр без”, — диләр Әлтаф абый белән Хәния апа. — Балаларыбыз, оныкларыбыз, хәзер инде туруннарыбыз белән бәхетлебез”.
Шулай булмыйча, әлеге вакытта ундүртенче туруннарын көтәләр.
Әле дә үзләрен сау-сәламәт тоеп яши бу икәү. Без килгәндә, алар урам капкасының баганысын алыштыру белән мәшгуль иде. Кайчандыр зур булган, табигатьнең искиткеч матур урынында, күл буенда урнашкан Яңа Янбай авылында хәзер бер генә йорт — Шакировлар йорты гына калган. Балалары үзләре янына чакырса да, кузгалырга исәпләре юк. “Анда безнең хәл бетә, монда, саф һавада, рәхәтләнеп яшибез. Телефонның чыбыклысы да, чыбыксызы да эшли, безгә тагын ни кирәк”, — диләр.
Гомер буе эштән ямь табып, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән бу матур пар үзләре дә бүген кадер-хөрмәттә. Балалары гына түгел, авыл Советы, район җитәкчеләре дә онытмый аларны. Район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов бу якка юлы төшкәндә кереп, хәл белеп китә икән.
Гомумән, районда олы яшьтәгеләргә игътибар зур. ЗАГС бүлеге мөдире Фәридә Гафурова сүзләренә караганда, быел 58 пар олы юбилейларын билгели. Шуларның 54е — ярты гасыр, дүртесе 60 ел бергә яшәгән. Аларны зурлап тәбрикләү матур традициягә әверелгән.



Читайте нас: